Талантлы балалар үсә

Гали авылында, бераз соңгарыбрак булса да, Россия Конституциясенең 20 еллыгына багышлап бәйрәм концерты күрсәтелде. Оештыручылар программаны никтер рус телендә алып барсалар да, чыгышларның бөтенесе дә чын безнеңчә, чын татарча иде.Мәктәп укучылары әзерләгән бу тамаша бик күңелле, шаярулар һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды.

Әлфия Латыйпова “Уңган кыз” биюе белән тамашачыларны шатландырды, дип авыз тутырып әйтергә була. Чөнки залда утыручылар аңа озак итеп кул чапканда: “Бу кыздан чын биюче чыгачак”, — дигән хуплау сүзләре дә яңгырады. Шулай ук игезәк Наилә һәм Камилә Хәсәноваларның “Әбиемә хат”, Фаил Абдулловның “Туган авылым”, Зилә Кәлимуллинаның “Умырзая”, Юлия Карипованың “Пар алкалар” җырлары да халыкка бик ошады.

Ә биюләргә килгәндә, алар бу көнне төрледән-төрле иде: дүрт пар “Түгәрәк уен” биюен башкарды, “Парлы”, “Дүртле”, “Яулыклы” биюләре дә күңелебезгә бик хуш килде.

 “Дорожное движение» командасы җырлары, юл кагыйдәләрен яхшы белүләре, ә “Гали өчпочмаклары” КВН командасы мәзәкләре белән халыкны туйганчы көлдерделәр.

Балалар сәхнәгә “Әбием оныклары” дип аталган күренеш тә куйганнар иде. Әби ролен – Айрат Гыйсмәттуллин башкарды, ә онык­лар булып Раушан Джумбаев, Рания Асылгәрәева һәм Гөлчирә Латыйпова уйнадылар.

Кыскасы, концерт бик эчтәлекле һәм юморга бай булды. Мо­ның өчен оештыручыларга — укытучылар Кәүсәр Шәйхетдиновага, Зө­лия Маннаповага, Фирдәүс Йосыповага һәм Гөлнур Кариповага, концертта катнашучы барлык укучыларга рәхмәт әйтәсе килә.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек»,

№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.

Просмотров: 900

Комментирование запрещено