Безне яңа уңышларга рухландыр!
“Бердәмлек” — безнең иң яраткан басмаларыбызның берсе. Аның айлык “Кыйбла” дини кушымтасы — барыбызга да рухи азык бирүчебез. “Кыйбла”да укып без бик күп догалар өйрәндек, күпләребез намазлыкка басты.
Элек бит без, татарлар, үз телебездә дә качып-посып кына сөйләшә идек. Ә менә “Бердәмлег”ебез даими чыга башлагач, без ничектер иркенәеп киткәндәй булдык. Үзебезне кеше итеп, чын татар итеп сизә башладык.
Минем иптәшем берникадәр вакыт Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә эшләп алды. Без аның белән “Бердәмлек”нең “Кыйбла” кушымтасыннан “Әлһәмдү лилләһи раббил галәмин” догасын ничек дөрес итеп әйтергә өйрәнүебезне әле дә хәтеремдә тотам.
Рәхмәт, “Бердәмлег”ебез! Безне, укучыларыңны, куандырып, яңа елда яңа уңышларга рухландырып озак яшә.
Рәйсә КАДЫЙРКИНА,
Самараның Барбошина Поляна бистәсендә яшәүче “Бердәмлек”нең иң актив укучыларының берсе.
* * *
Хәерле озын гомер телим
Без “Бердәмлек” газетасын инде күптәннән бөтен гаиләбез белән өебезгә яздырып алып укып барабыз. Анда үзебез өчен бик тә кызыклы һәм файдалы язмалар табабыз. Бигрәк тә котлаулар, тәбрикләүләр сәхифәсе безгә бик якын һәм кирәкле. Әнә күптән түгел генә без якын туганнарыбыз белән бергәләп әтиебез Кашаф Йосыповны 75 яшьлек юбилее белән котладык. Разия апабыз зур язма да урнаштырды. Карт әтиебезнең ничек итеп шатланганын күрсәгез икән! Башка юбилярлар да шундый ук халәт кичерәләрдер, мөгаен.
“Бердәмлек” хезмәткәрләренең барсын да Яңа ел белән котлап, хәерле озын гомер телим. “Бердәмлег”ебезнең дә гомере шулай ук озын һәм шатлыклы булсын иде.
Гөлшат ЙОСЫПОВА.
Сызран шәһәре.
* * *
Газетабызның тиражы артсын!
“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре һәм газетабызны һәрдаим яздырып, укып баручыларыбыз! Сезне якынлашып килгән Ат елы белән тәбрик итәм. Исәнлек, күтәренке күңел, тормыштан ямь табып, биргәненә шөкер итеп, яңадан-яңа дәрәҗәләргә ирешеп, Ат кебек эшләп, зур-зур уңышларга ирешеп яшәү өчен, хәерле озын, бәхетле гомер телим. Дөньялар тыныч булсын. Газетабызның тиражы артсын!
Мәгърифә ГЫЙЛЬФАНОВА.
Иске Усман авылы,
Камышлы районы.
№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.
Просмотров: 728