Юл бәхетенә — дага

МухамметовДекабрь урталарында Самара – Нурлат — Казан – Чистай маршруты белән бара торган автобус, Кошки районының Яңа Фәйзулла (Яңа Җүрәй) авылы янындагы борылышка керә алмыйча, капланган иде. Бәхеткә, бу авариядә үлем-җитем булмады, берничә кеше яраланды.

Ләкин алдыңнан баручы автобусның тайгак юлда әйләнеп каплануын күрү, аның ишек-тәрәзәләрен ватып, канга баткан кешеләрнең чыга башлавын күзәтү бик авыр булгандыр. Хәтта гомере буе машина йөрткән Рәфис Харрас улы Мөхәммәтовка да бу күренеш үтә куркыныч була. Ә ул күпне күргән кеше бит инде.

Башта “Гидроавтоматика” заводында ЗИЛ машинасында эшләгән, үзгәртеп кору елларында төрле зурлыктагы автобусларда Курумоч, Тольятти юнәлешендә йөргән Рәфис аганың 34 еллык стажы бар.

Ул Яңа Фәйзулла авылы янындагы борылышны җайсыз урын, дип саный. Ничәмә авария булган инде анда! Пассажир автобусларына бу урыннан узганда бигрәк тә сак булырга кирәк тә бит. Юк, тагын шул ук урында авария…

Рәфис Мөхәммәтов тиз генә машинасын туктата да ярдәмгә ашыга. Ул яралыларны капланган автобустан бер-бер артлы тартып чыгара, үзенең аптечкасыннан бинтлар, дарулар алып, беренче ярдәмне күрсәтә һәм дүрт хатынны машинасына утыртып, егерме чакрым ерак­лыктагы Нурлат хастаханәсенә юл тота. Юлда калганнарны Яңа Фәйзулла авылы клубына урнаштыралар.

Рәфис Харрас улы Нурлат шәһәре хастаханәсенә алып килгән апалар табибка күренеп, артык зыян югын аңлагач, коткаручыларын кочаклап елыйлар, рәхмәтләр әйтеп, истәлеккә сувенир — ат дагасы бүләк итәләр. Хәзер бу дага Рәфис аганың машинасы тәрәзәсенә эленгән. Авариягә эләгеп тә исән калган кешеләрнең елап укыган догалары аның юлларына бәхет китерсен иде.

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек»,

№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.

 

 

Просмотров: 1583

Комментирование запрещено