Җырлы халык моңсыз яшәмәс

снегурка, дед морозВакыт үтә, картлык җитә тора, дигәндәй, керфек кагып алган арада да гомер юлы кыс­карып, тормыш җебе нечкәреп өлгерә. Әнә миңа да инде 70 яшь тулды. Әле күптән түгел генә “Бердәмлек” газетабызның беренче саны дөнья күргән кебек иде, аннан меңенче саны да чыкты, 20 еллыгы да үтеп китте, ә тагын бер елдан сау-сәламәт булсак, милли басмабызның 25 яшьлеген дә бәйрәм итәрбез, Аллаһы боерса.

Яңа ел бәйрәме үзенең беркатлы ышанулары һәм фаразлары белән һәрвакыт безне гаҗәпләндерәсе килә. Замана сабыйлары исә Кыш бабайның могҗизалы төстә пәйда булуына да, аның нәниләргә бүләк­ләрен яңа ел төнендә чыршы төбенә куеп китүенә дә, хәтта Карсылуның Кыш бабайның оныгы икәнлегенә дә ышанмый. Һич юкта, бала олылар авызыннан чыккан әкияткә ышанган булып кылана. Без, өлкәннәр дә, тыштан күрсәтергә тырышмасак та, Яңа елда әйтелгән теләкләрнең кабул булуына эчтән генә өмет итәбез бит.

Кичә үткән елны бүген кабатлар әмәлләр юк. Ундүртенче елда да без яңа мизгел башламыйбыз, бәлки, тарихка озаттык дигәнен генә дәвам итәбез. Хәер, җиһандагы дөнья кайда да, без кайда? Безгә Аллаһы Тәгаләдән рәхмәт-шәфкать сорарга гына кала. Югыйсә, үткән еллардагы кебек янә хаксыз хакыйкать, хакимсез хакимият, мөлкәтсез милек белән ялгыздан ялгыз басып торабыз. Сүнгән заводлар, сөрелмәгән ба­сулар, таркалган авыллар, уку­чысыз калган мәктәпләр, дин­нәрен сатарга әзер руханилар.

Кичәге угры бүген йомшак кәнәфиләргә утырып, акча бүлешә, тугрылыкны яклаган булып кылана, ә сүз боткасы һаман куера бара. Гади кеше дә, дәүләт ягыннан юлдашлык тапмагач, намуссыз белән кулдаш булырга мәҗбүр. Бу безнең татарларыбыз арасында бигрәк тә нык сизелә. Кайберәүләр үз шәхси мәнфәгатьләре өчен теләсә нинди әшәкелекләргә барудан да тартынмый.

Шулай да яхшыга өмет­ләнәсе бик тә килә. Яңа елда бүгенге тормышыбызны объектив бәяләп, иртәгәсе адымнарыбызны чамалап, халыкка таянып эшләргә язсын иде. Чөнки барча эшләребезнең максаты да шул халык бит.

Яңа ел, әлбәттә, бәйрәм. Чыршы, кыңгыраулы пар ат­лар, Кыш бабай, Карсылу… Те­ләкләр, мул табыннар, өмет­­ләр. Гамьсез генә үт­кәр­­гән мәлләр дә кирәктер инде. Ләкин җырлы, нурлы җи­ре­без­дә моңсыз һәм мескен булып яши­се, ятлар алдында, угрылар, куштаннар алдында тал ке­бек бөгеләсе килми. Сезгә дә бу Яңа ел бәйрәмендә нәкъ шу­ларны телим, хөрмәтле укучыларыбыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк! Без – бергә, гомергә!

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек»,

№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.

 

Просмотров: 1372

Комментирование запрещено