Әгәр бөтен Казан тулаем тарихи мирас объекты дип танылса, шәһәр параличта калачак – Илсур Метшин

Казан тарихи тору урыны (поселение) статусыннан баш тарткан, дигән сүзләр йөри, бу, чыннан да, шулаймы?

Бүген Казан ратушасында ел йомгаклары уңаеннан журналистлар белән очрашкан шәһәр мэры Илсур Метшинга шундый сорау бирелде.

Соңгы 3 елда Россиянең 176 төбәге һәм шәһәре андый статустан баш тарткан. Казан тарихи биналарны торгызуга 7 млрд. сум инвестицияләр җәлеп итте, кремль тарихи объект буларак ЮНЕСКО исемлегенә кертелде, димәк, кремльдә генә түгел, аның тирәсендә дә бернинди эшләр алып барырга ярамый: хәтта торба алыштыру өчен әллә никадәр документ юнәтәсе… Татарстан башкаласында шуңа бәйле 67 урында махсус тәртип кертелгән, әгәр бөтен Казан тулаем тарихи мирас объекты дип танылса, шәһәр параличта калачак – бу мөмкин эш түгел, дип белдерде Илсур Метшин.

“Татар-информ”

Просмотров: 796

Комментирование запрещено