Таллы фермерының шатлык-куанычлары

Бакаев

Таллы авылы фермеры Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВ.

Һәр кешенең Аллаһы Тәгаләдән бирелгән үз язмышы, үз тормышы була. Тәкъдир аңа әле тумас борып ук язылып куела. Менә безнең Таллы авылында яшәүче, төбәгебезнең танылган фермерларының берсе – Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВның тормышы да, язмышы да нәкъ шундый бик тә гыйбрәтле дияр идем. Әгәр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булмаса, ул дөньяга килер идеме, авырлыкларга карамастан, баһадир егет булып үсәр идеме?

…Сугыш тәмамланган авыр еллар. Авылда — дистәләгән тол хатыннар, үсеп-буйга җиткән яшь кызлар. Дөрес, берәм-сәрәм генә булса да фронтовик­лар кайткалап тора: аларның да кайсысы аяксыз, кайсысы кулсыз, дигәндәй. Ә яшьлек үзенекен итә, һәркемнең сөясе, сөеләсе килә. Тик дуадак каз кебек калган хатыннарга, кызларга ул тиң ярларны кайдан аласың?

Бәхеткәдерме, бә­хет­­сез­лек­кәдерме, Баш­кортос­тан­ның Бөрьян якларыннан күкрәкләре орден-медальләр белән тулы Шәйдулла атлы ир-ат Таллыга килеп, терлекчелек фермасына бригадир булып эшкә урнаша. Җитмәсә, рәсем ясарга да бик сәләтле, теләсә кемнең сурәтен “эх” дигәнче менә дигән итеп ясый да бирә. Бигрәк тә кызлар рәсемнәрен ясатырга чират торалар. Хөсниямал Таллы кызларының иң чибәре үзеннән ун яшькә олырак Шәйдуллага үлеп гашыйк була. Тегесе дә аңа “алтын таулар” бүләк итәргә вәгъдә бирә. Иң татлысы, әлбәттә, “өйләнәм сиңа” дигән сүзләре була. Тик бу коры вәгъдәләр үтәлми кала.

Көннәрдән бер көнне Хөсниямалның баласы буласын белгәч, аны да, Бөрьяннан алып кайткан үз хатынын да ташлап, Шәйдулла эзсез югала.

Менә шулай язмыш Хөс­ниямалның булачак улы Зәй­нулланы тумас борын ук әтисез калдыра. Бераздан аның әнисе башка иргә кияүгә чыга. Ә сабый әбисе Мәхүдә апа үлгәннән соң ялгыз калган Шамил бабасы белән яши.

Шамил абый үзе дә балачагыннан ятим калып, яшьлек елларын байларда ялланып эшләгәнгә күрә, дөньяның ачы­сын-төчесен татыган була. Оныгы Зәйнулланы бөтен җанын-тәнен бирердәй булып ярата һәм яхшы тәрбия бирергә тырыша.

Зәйнулла бик тә тырыш, сәләтле бала булып үсә. Әтисе Шәйдулла сәләте аңа күчкәндер, ул кечкенәдән рәсем ясауга тартыла. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, районның комсомол оешмасы юлламасы буенча аны өлкә үзәгенә сәнгать училищесына рәссамлыкка укырга җибәрәләр. Ә инде укуын тәмамлап кайткач, егетне районның “Правда” колхозына клуб мөдире һәм рәссам итеп эшкә билгелиләр. Нәкъ шул чакта авыл фермасында чуваш кызы Нина сыер савучы булып эшли. Чибәр дә, шаян да Нина Зәйнулланың йөрәген яулап ала. Икесе дә бер-беренә бер күрүдән гашыйк булалар һәм бер ел чамасы очрашып йөргәч, өйләнешәләр.

Туй алдыннан Зәйнулла Нинага: “Мин сине өзелеп яратам һәм беркайчан да мә­хәббәтебезгә хыянәт итмәя­чәкмен. Син дә чынлап яратасың икән, миңа шул сүзләреңне әйт. Милли мәсьәләне дә хәл итик.  Мин чувашча белмим һәм без үзара тик башкортча гына сөйләшәчәкбез дип сүз куешыйк”, — ди.

Шулай ризалашалар да. Колхоз ярдәмендә гөрләтеп туй уйныйлар. Анда кияү ягыннан бер туганы да катнашмый, чөнки бу вакытта Зәйнулланың Шамил бабасы бакыйлыкка күчкән була инде. Әтиләре урынына тәбрик сүзләрен шул чактагы колхоз рәисе Семянкинга әйтергә туры килә. Ул бераз шаяртып Зәйнулладан: “Как же ты сумел соблазнить такую красавицу?” — дип сорагач, аның өчен Нина үзе җавап бирә.

- Мин Зәйнулламны хезмәт яратучы, тырыш, булдыклы кап-кара башкорт егете булганы өчен яраттым, — ди.

Менә шулай катнаш никах туа һәм көннән-көн ныгый гына бара. Берникадәр вакыт үткәч, 1971 елда Зәйнулла белән Наилә (аны ире шулай яратып башкортча атап йөртә) туган якка – Таллыга кайталар. Зәйнулла элек яшәгән урынында клуб мөдире генә булып түгел, терлекчелек фермасында да эшли һәм зур тәҗрибә тупларга өлгерә. “Степной Маяк” колхозына кайтуга аны сигез “Беларусь” тракторын берләштергән бригаданың атак­лы бригадиры Габделкаһир Латыйпов үз коллективына эшкә ала.

Бу бригаданы шул чакларда “Легендарная” дип атап йөртәләр иде. Шулай дип әй­тергә сәбәбе дә булган, күрәсең. Хуҗалыкның күпсанлы терлекләрен нәкъ шушы бригада механизаторлары үләнен, кукурузын, мал чөгендерен үс­тереп, кышка җитәрлек печән, силос һәм башка төрле тупас һәм сусыл азыклар белән тулысынча тәэмин итәләр иде.

Наилә дә үзенең яраткан һөнәренә тугры калып, терлекчелек фермасында сыер савучы белып эшли. Гаилә дә үрчи – Бакаевларның уллары Ринат белән Руслан бер-бер артлы дөньяга килә.

Көтмәгәндә дөньялар үзгәреп китә. Гөрләп эшләп торган күмәк хуҗалыклар таркала, җимерелә башлый. “Степной Маяк” колхозы да, аның трактор бригадалары да, терлекчелек фермалары да әкренләп юкка чыгалар.

Зәйнулла үзе дә, хатыны Наилә дә эшсез калгач, 1993 елда уллары Ринат белән Руслан белән артык зур булмаган бина төзиләр һәм анда терлекчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Шулай итеп, Большая Черниговка районының Таллы авылында беренче шәхси фермер хуҗалыгы оештырыла.

Эшләре алар уйлаганча шома гына бармый. Маллары сараенда янгын чыгып, фермер хуҗалыгы зур зыян күрә. “Күрә алмаучылар ут төрткән”, — дигән сүзләр дә йөрде халык арасында.

Шулай да Зәйнулла би­реш­мәде. Башлаган эшен ул әле хәзер дә дәвам итә. Хөкүмәт биргән ссудага тракторлар, ком­байн, башка кирәкле техниканы сатып алып, ул игенчелек белән дә, малларына терлек азыгы әзерләү белән дә ныклап шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның шәхси фермер хуҗалыгы районда гына түгел, өлкә буенча да иң тотрыклылардан санала.

Бакаевлар Шамил бабалары яшәгән нигездә зур йорт төзи башладылар, маллары өчен дә иркен терлек биналары салалар.

Күп яшьләр Таллы авылыннан яшәргә торак, эшләргә эш юклыктан шәһәргә киткәндә, Зәйнулла белән Наиләнең уллары Ринат һәм Руслан авылда калып, гаиләләр корып, матур тормыш учакларын дөрләтеп ягып җибәрделәр.

Районыбызда советлар вакытында тотрыклы эшләп торган райпотребсоюз, сельпо, заготконтора кебек кирәкле оешмаларны ябып бетергәннәр, Таллыда да кибет ябылып, халыкка шырпы, тоз һәм шуның кебек башка көнкүреш әйберләрен сатып алу мөмкинлеге калмаган иде инде.

Әтисенең тәкъдиме буенча Ринат башта авылыбызда кечкенә генә кибет ачып җибәрде. Тора-бара аны зурайтты һәм чын сәүдә үзәгенә әверелдерде. Хәзер биредә җаныңа нинди ризык кирәк, барсы да бар. Тик аракы гына сатылмый. Бу нәрсәнең эш кешесенә кирәге дә юк бит. Ә менә хәләл пилмән, колбаса, тавык, бөтенесе дә киштәләргә куелган.

Сатучылар булып Ринат белән Русланның хатыннары Сания белән Гөлмирә эшлиләр. Аларның кибетләренең ишеге атна буе, хәтта ял көннәрендә дә ачык. Хәзер авылда беркем дә икмәк пешерми инде, йомшак ипине көн саен китереп торалар.

Без, авыл халкы, Зәйнулла­га, Ринатка һәм Бакаевларның башка гаилә әгъзаларына чиксез рәхмәтлебез. Авылыбызда әзмәвердәй кырыктан узган егетләр өйләнмичә йөргәндә, бүген кырык яшьлек Ринатның өч баласы үсеп килә инде. Аның өлкән кызы Алинә Самараның политехник институтының икенче курсында укый.

Кибетләренә кирәк товарларны үз машинасы бе­лән Самарадан һәм башка шәһәрләрдән Ринат үзе ташып тора. Ә Зәйнулланың икенче улы Руслан игенчелек белән шөгыльләнә. Аның һәм әтисенең хуҗалыгында йөзләп мөгезле эре терлекләре, бер көтү сарыклары бар. Барысын да Бакаевлар үзләре һәм якыннары белән үстереп, карап, сатып файдаланалар һәм бай мул тормышта көн күрәләр.

Хәзер авылыбызга газ да, су да кертелгән, яхшы юлыбыз да бар. Зәйнулланың бүген күңеле шат. Ул ике ел инде лаеклы ялда. Балаларының уңышына куанып, хатыны Наилә белән икәүләп оныкларын тәрбиялиләр.

Наилә күптән инде яхшы итеп башкорт телен үзләш­терде. Алар дини бәйрәмнәрдә өйләренә әби-бабайларны чакырып, Коръән мәҗлесләре үткә­рәләр, ел саен корбан чалалар. Кайбер башкортларның оныклары үз телләрен онытып, урыслашып барган вакытта, Зәйнулланың балалары, әниләренең чуваш мил­ләтеннән булуына карамас­тан, барысы да саф башкорт телендә сөйләшәләр. Кем өйрәткән аларны? Әлбәттә, әниләре белән әтиләре. Менә шулай “Яхшыдан яман да, яманнан яхшы да туа” дигән мәкәль бар бит татар-башкорт халкында. Бу бик тә дөрес. Зәйнулла “зимагур” әтисенә бөтенләй охшамаган, уңган да, тырыш та, кешеләргә мәрхәмәтле дә. Без дә шушындый авылдашларыбыз булуына куанып бетә алмыйбыз.

Менә мин Бакаевларга, аларның бердәм гаиләсенә багышлап кечкенә шигырь дә яздым әле.

Яңа матур иркен заман килде

Безнең уңган егет-кызларга.

Динсез, телсез еллар очты-качты,

Кире кайту булмас аларга.

 

Яшьләребез дәррәү аяк басты

Яңа матур иҗат юлына.

Илебезнең гомере — ышанычлы,

Дәрәҗәле яшьләр кулында.

 

Бабайлардан калган динебезне,

Телебезне тугры саклаек.

Төрле милләт халкы бергәләшеп,

Гомерлеккә бергә атлаек.

 

Күп калмады безгә, карт-корыга,

Бу дөньяда инде яшәргә.

Без китәрбез, безнең эшне, яшьләр,

Сезгә кала дәвам итәргә.

 

Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ,

Таллы авылында яшәүче  85 яшьлек хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры.

Большая Черниговка районы.

«Бердәмлек»,

№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.

 

Просмотров: 1466

Комментирование запрещено