Татар авылларының күз иярмәслек тизлектә елый-елый таркалып барулары тетрәндергеч хәлгә әйләнеп бара. Билгеле, “соңгы сулышын “алып яшәгән бүген-иртәгә ябылу куркынычы янавыннан курыккан, якты киләчәге булмаган авыл мәктәбенә дә югары белем алган яшь белгечләр эшкә кайтырга атлыгып тормыйлар шул инде.
Ә менә безнең Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә хәлләр башкачарак. Соңгы вакытларда гына бирегә яшь белгечләр килде. Хәзер сүзем шуларның берсе – Алмаз Расих улы НУРЕТДИНОВ турында.
Алмаз әле мәктәптә укыган елларында ук “башы-аягыннан” математика фәненә гашыйк була. Шуңа да озак-озын уйлап тормыйча, укырга Самара дәүләт университетының математика факультетына барып керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, ул Денис мәктәбенә кайтып, хәзер укучыларга математика, информатика фәннәрен укыта.
- Миңа шәһәрдән кайтып, туган авылым мәктәбендә укытучы булып эшләргә керешү бер дә авыр булмады. Авылыбыз әле дә шау-гөр килеп яшәп ята, - дип сөйли үзе турында яшь укытучы. — Мәктәбебездә барлыгы 100гә якын укучы белем ала. Мин университетта укыган биш елда иске компьютерлар урынына өр-яңалары булдырылган, бөтен укытучылар да ноутбуклар белән тәэмин ителгән. Мәктәп заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган. Коллективыбыз бик дус. Укучылар белән укытучылар арасында да үзара аңлашу, дуслык хөкем сөрә. Мәктәптә төрле түгәрәкләр эшләп тора. Мин үзем шахмат, теннис уйнарга, спортның башка төрләре белән дә шөгыльләнергә яратам. Тик шунысы уңайсыз, “кәгазь боткасы”эше тагын да арта төшкән. Әле бит шул кәгазьдә эшләнгән эшләрне интернетка да күчерергә кирәк. Ә бу укытучының күп вакытын ала бит.
Авылга эшкә кайткан яшь белгечләрне торак белән дә тәэмин итәргә тиешләр икән. Бу да яхшы ич!
Алмаз кебек яшьләребезнең авылда калып, үз һөнәрләре буенча хезмәт итүләрен күргәч, күңел шатлана. Андыйлар тормыш корып, тамырларын җиргә беркетсә, авылыбызның киләчәге тагын да өметлерәк булыр иде. Тик яшь егетнең саубуллашканда: “Апа, вәгъдә ителгән торак йорт кайчан булыр икән, дип хакимияткә сорарга баргач, хәзергә бюджетта акча юк әле, дип бераз көтәргә куштылар. Бу сүз ышанычлы булырмы, белмим”, — дип борчылып әйтүе генә эчне пошырды. Югарыдагылар тарафыннан бирелгән вәгъдәләр тормышка ашсын, ә эшкә кайткан яшь белгечләргә кул селтәп, үпкәләп, авылдан кире шәһәргә чыгып китәргә язмасын иде инде!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Яшь укытучы Алмаз НУРЕТДИНОВ дәрес вакытында.
№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.
Просмотров: 1367