Ат елын нинди киемдә каршыларга?

7d949e9d1dc0ed3fa5deb29f17078d09_LЯңа ел җитә. Күпләр бу сихри кичне нинди киемдә каршыларга дип баш ватадыр. Чөнки елны ничек каршыласаң – ул шулай булыр дигән гыйбарә бар. Көнчыгыш календаре буенча, киләсе 2014 ел – Агач зәңгәр ат елы. Зәңгәр төс – уңай төс. Астрологлар да табын артында зәңгәр һәм яшел төстәге киемнәргә өстенлек бирергә киңәш итә. Зәңгәрсу, диңгез, фирүзә төсләре кергән киемнәр дә яхшы булачак. Шулай ук ат кебек коңгырт, көрән һәм аңа охшаган төсләрне дә онытып җибәрмәскә кирәк.

Хатын-кызның матурлыгы – романтик киемдә

Ат – җитди һәм акыллы хайван. Шуңа да өс киемен алдан уйлап куйсагыз яхшырак. Яңа елга образыгыз җентекләп уйланылган булырга тиеш. Һәр көнне киелә торган киемнәрне онытып торыгыз. Башкаларга охшамаган, экстравагантлы образ тудырсагыз – үзегезне мәҗлеснең алиһәсе итеп тоярсыз, кунакларга да күңелле булыр.

Киемнәр табигый материалдан булса әйбәт. Мәсәлән, ефәк, бәрхет, йон. Ә менә синтетик киемнәрдән баш тартсагыз, елыгыз тынычрак үтәр.

Хатын-кызларга Яңа ел кичендә җиңел, үтә күренмәле, романтик кием матур булачак: билне өзеп тора торган озын, бизәкле атлас яки ефәк күлмәк, үтә күренмәле шифон шарф яки кофталар. Кыска күлмәк, кыска итәк, ачык кофталар – модалы да, 2014 елга да туры килә.

Табын артында бөтен хатын-кызлар да бертөрле (яшел яки зәңгәр төстән) булырлар дип шикләнсәгез, кечкенә кара күлмәкне дә ефәк яулык яки шарф белән тулыландыра аласыз.

Ир-егетләргә күн килешә

Яңа ел киченә хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә бөтен символларын туры китереп киенергә тиеш. Классик костюм-чалбарны якынлашып килүче Зәңгәр ат елы төсендәге галстук белән бизәсәгез, шул да җитә. Әйбәтләп үтүкләнгән күлмәк, каралган чәч һәм чиста аяк киеме – ат ярата торган сыйфатлар. Күннән тегелгән киемнәр дә быел актуаль булачак. Бигрәк тә ир-егетләргә чын күннән тегелгән каеш, аяк киемнәренә өстенлек бирергә кирәк.

Агач бизәнгечләр урынлы

Төрле бизәнгечләргә килгәндә, күн, замшадан булган аксессуарлар (миниатюр сумка, киң ирләр беләзеге) менә дигән булачак. Агачтан эшләнгән бизәнгечләр дә якынлашып килүче агач ат елының символы булып тора. Энҗе алка-төймәләр кисәгез дә атка ошаячак. Гомумән, төрле кыйммәтле ташлар (александрит, аквамарин, лазурит, фирүзә, зөбәрҗәт, топаз, цитрин, сапфир, кианит һ.б.) җитди һәм даһи Атны гәүдәләндерә. Ә инде өс киемегезне кечкенә генә тере чәчәкләр белән бизәсәгез, тагын да яхшырак. Чөнки ат – табигать хайваны. Аның өчен табигый, гәүһәрле булу – беренче урында. Тынычлык, акыл, көчне чагылдыручы әлеге җан иясе гаиләләребезгә бары яхшылык кына алып килсен иде.

Просмотров: 821

Комментирование запрещено