Олимпия уты Татарстанга килеп җитте

ef30e89f435af9e05cb52fc3392be597_SОлимпия уты, ниһаять, Татарстанга да килеп иреште. 31 декабрьдә Олимпия факелы Казан урамнары буйлап «сәяхәт итәчәк».

Бүген иртәнге сәгать 9:00да Казанга күптән көтелгән Олимпия уты килеп җитте. Аны Үзәк тимер юл вокзалында Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм «Рубин» футбол клубы генераль директоры Владимир Леонов кебек рәсми затлар каршы алды.

Марий-Эл республикасыннан «килгән» Олимпия утына багышланган тантана вокзал каршындагы мәйданда оештырылды. Беренчеләрдән булып әлеге тарихи вакыйганы үз күзләре белән күреп калу өчен махсус җыелган халыкка Рафис Борһанов мөрәҗәгать итте.

- Олимпия утының Татарстанга нәкъ менә ел ахырында килеп җитүе юкка түгел. Узып баручы 2013 ел республикабыз өчен бик әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Шуларның берсе — Җәйге Универсиада. Хәзер исә безнең төп максат — июль аендагы халыкара чара вакытында туган җиңү рухын Сочида үтәчәк Олимпиадага да тапшыру, — дип сөйләде министр үзенең чыгышында.

Тимер юл вокзалыннан Олимпия уты республиканың кече көймәләр Дәүләт инспекциясе бинасына юнәлде. Аннары исә факелны вертолет белән Болгарга алып киттеләр. Монда эстафетага стартны Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бирде.

Болгарда факелны күтәреп йөгерүчеләр арасында җиңел атлетика буенча спорт мастеры, 2008 елгы Олимпиада чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та бар.

Төштән соң Олимпия уты Зөягә юнәләчәк. Анда факелны Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы ала. Эстафетада катнашучылар арасында «Голос» тапшыруында җиңү яулаган якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова да бар.

31 декабрь көнне исә Олимпия уты Казан буйлап сәяхәт итәчәк. Бу көнне эстафета Универсиада авылы территориясендә иртәнге сәгать 8:00дә үк башлана. Аңа стартны якташыбыз, Россиянең мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров бирәчәк.

Аннары факел Оренбур тракты буйлап шәһәр үзәгенә юнәлә. Павлюхин урамында Олимпия утын Дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский кабул итеп алачак. Аның артыннан ук факел белән Татар музыкасы фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов йөгерә.

Башкала үзәгендә Олмпия уты Курчак театры, Иске татар бистәсе, Бауман урамы, Кремль кебек истәлекле урыннарда булачак. Сәгать 13:00 тирәсендә факелны Ленин дамбасы аша Универсиада уеннары алдыннан ачылган Үзәк ЗАГС бинасына алып киләчәкләр. Шул рәвешле, ут сәгать 14:25тә «Казан-Арена» стадионына килеп җитәргә тиеш. Факел тотып иң соңгы йөгерүчеләр исә – «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм стендка ату буенча спорт мастеры Светлана Демина.

«Казан-Арена» стадионы янындагы мәйданда бәйрәм чаралары сәгать 13:00 тирәсендә үк башланып китәргә тиеш. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин да катнашыр, дип уйланыла.

Олимпия уты эстафетасы вакытында шәһәрнең кайбер урамнары вакытлыча тулысынча ябылып торачак. Ябылган урамнар схемасын сез астагы рәсемдә күрә аласыз. Хәер, артык борчылырга урын юк. Оештыручылар сүзләренчә, урамнар озак түгел, бары тик 20-30 минутлап гына ябылып торачак.

intertat.ru

Просмотров: 668

Комментирование запрещено