Эстрада җырчылары Яңа елны ничек каршылый (СОРАШТЫРУ)

Алинә Даутова, Илназ Баһ, Раяз Фасыйхов һәм Ришат Фазлыйәхмәтов бәйрәм рухы белән уртаклашты.

news_9025Алинә Даутова

Минем өчен бөтен Яңа ел бәйрәмнәре дә истәлекле. Аерып әйтә алмыйм. Миңа нәрсә генә бүләк итсәләр дә, һәрвакыт шатланып, бүләкне зур итеп алам. Һәр елны иң якын кешеләрем белән каршы алам. Яңа елда теләкләрем шул: иң беренче чиратта сәламәтлек телисем килә, һәр кешенең дә теләкләре чынга ашсын һәм һәркем үзенә тиң ярын тапсын иде, чөнки бүгенге көндә ялгыз кешеләр күп. Үземә киләсе елда иҗади уңышлар теләр идем, халык мәхәббәтен тагы да яуларга язсын. Шулай ук, тагын бер, бик зур теләгем бар, ул да тормышка ашыр дип өметләнәм, ләкин ул әлегә сер булып кала. Быел клип төшерелмәде. Ул инде киләсе елга калыр. Дөресен генә әйткәндә, эшлисе эшләр күп, мәсәлән, яңадан-яңа күлмәкләр тектерәсе килә.

incyovevagze-orhkgs-fdoftfbwmnsaobnqzc-mexnlxrapzkvsqzhvsmxpzkh-zzinqipc-nnpz-khzzgkvy-augwnstcsekrdtfucuwphlpsto-Tatar-RadiosiИлназ Баһ

Бер елны миңа яңа елда кыш бабай булырга туры килде. Буләкләр тапшырырга тиеш идем, балаларга бирдем, ә менә олыларны бераз интектердем. Тиз генә буләкләрен аласылары килгән иде, ә мин жырлатып, биетеп, шигырь сөйлэтеп, төрле образларда чыгышлар ясаттым, бик кызык булды, хәтта, үзләре дә рәхмәт әйттеләр соңыннан. Әлбәттә, исәнлек-саулык, ил тынычлыгы, теләкләр барысы да тормышка ашсын. Киләсе елда һәвеф-хәтәрләр булмасын иде. Һәр эшнең үз вакыты җитә, быел эшләнмәсә, димәк, киләсе елга максат бар дигән сүз, шәхсән минем күп максатларым булдырылды, дип әйтә алам.

DSC_0870Раяз Фасыйхов

Казанда үзебезнең өйне салып чыккач, иң кызыклы яңа ел булды. Төрле образларда киенеп, күршеләргә кереп аларны котлап чыктык, салют аттырдык, беренче танышуларыбыз да шунда булды. Миңа калса, 31 караганда, 1 гыйнвар кызыграк. 31 бәйрәм көн генә, ә менә аннары башлана елның яңасы. Сәламәтлектән дә зур байлык юк. Бу буш сүз түгел, кабатлану да булмасын. Бу чыннан да шулай. Иң мөһиме – сәламәтлек. Вакытсыз үлемнәр, бала кайгы-хәсрәтен күрергә язмасын. Заманабыз кырыс булса да, кешелеклелек сакланып калсын иде, һәркемгә күңел тынычлыгы телим. Быел гараж төзелмичә калды. Тагын машина урамда. Әле ярый күршеләр бар, алар белән дус булыйк.

vmtwtxbwin-dpcqxxeskijcswfdvbplwkxp-hqnjnw-wrlyhjwmbgРишат Фазлыйәхмәтов

Мәктәп елларында бик күңелле иде Яңа ел бәйрәме: авылда беренче салютлар, урмандагы чыршы, бал-маскарад. Дөньялар тыныч булсын, балалар туып торсын, тазалык-исәнлек, җырлап hәм җырлашып яшик. Быел планнарның барысы да үтәлде, дип горурланып әйтәм.

Барс-Медиа

Просмотров: 818

Комментирование запрещено