Үткән ел нәрсәләр белән истә калды

Радик ГазизовРадик ГАЗИЗОВ,

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе директоры:

 - Яңа елга без “Россиянең йөз иң яхшы мәктәбе”нең берсе булып керәбез.  Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты каршында эшләп килүче Бәйсез җәмәгать советы күптән түгел шундый карарга килгән иде. Бүген без котлаулар кабул итәбез һәм моның белән горурланабыз. Бу югарылыкка мәктәбебездәге укытучылар коллективының профессиональлеге, ата-аналарның, татар җәмәгать оешмаларының, өлкә мөселманнарының, Диния нәзарәтенең ярдәме, укучыларыбызның тырышлыгы күтәрде.Җавалылык тоеп, без барыбыз да  балаларыбызны тәртипле, акыллы итеп тәрбияләү өчен көчебезне жәлләмибез.

Барыгызны да Яңа ел белән котлап, сәламәтлек, эшләрегездә һәм укуыгызда уңышлар, гаилә бәхете телибез. Киләсе Яңа елда бөтен теләкләрегез дә тормышка ашсын!

 * * *

Владимир ЕгоровВладимир ЕГОРОВ,

Кләүле районының Назаровка авылы җирлеге җитәкчесе:

- Авылыбызга инвестор килде. Ул көзен басудагы җирләрне сөреп, язгы чәчүгә хәзерләп куйды. Озакламый терлекчелек комплексы төзеп, сөт продукциясен эшкәртергә алыначык. Өр-яңа техника да сатып алды. Боларның барысы да авылыбыз таркалмасын, авыл кешеләре эш белән тәэмин ителсен өчен башкарылды.

Авыл тормышына килгәндә мәктәпкә, авыл җирлеге бинасына капиталь ремонт яса­дык, хәзер Мәдәният йор­тын төзекләндерергә, яңар­тырга җыенабыз. Авылда социаль үзәк ачылды.

“На­тукай” керәшен фольклор ансамблебез Камышлы районында үткәрелгән өл­кә авыллары Сабан туенда зур тамаша һәм күргәзмә күрсәтте. Өлкә кү­ләмендә дә үзеш­чәннәребез төрле чараларда кат­нашып, мак­талуга лаек булдылар. Губерна Ду­масы депутаты Вла­димир Субботин аларга костюмнарны яңарту, башка кирәк-яракны сатып алу өчен матди ярдәм күрсәтте.

Тагын бер шатлыгыбыз турында белдерәсем килә: күптән түгел улыбыз Игорь белән киленебез Иринаның уллары – безнең оныгыбыз Олег дөньяга беренче аваз салды.

Киләчәк яңа елда «Бер­дәмлек» газетасы укучыларына һәм барчабызга да исәнлек, бәхет, җан тынычлыгы телим.

* * *

Тәүхидә АБСАТТАРОВА,

Камышлы районы Балыклы авылының тугызъеллык мәктәп җитәкчесе:

- Мәктәбебез тормышындагы яңа, матур үзгәрешләргә шатланабыз. Биредә пластик тәрәзәләр куелды, интерактив такта, проектор, ноутбуклар бүлеп бирелде. Мәктәбебез җылы, якты. Рәхәтләнеп укыр, укытыр өчен бөтен мөм­кин­лекләр дә бар. Укучылар төр­ле олимпиадаларда, чара­лар­да актив катнашалар.

Улым Альберт өйләнеп, Лилия ки­ленебез белән тормыш учагын кабызып җибәрде. Квартира сатып алдылар. Аллаһыга шөкер, менә шундый шатлык­лар белән яңа елга керәбез. Ул һәркемгә бәхет китереп, ишегебезне кайгы-хәсрәт какмасын, илебез күге һәрчак аяз, тыныч булсын иде! “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләренә эшлә­рендә, тормышларында зур уңышлар телим!

* * *

 

docs.mail.ru1Фәрит  ХӘБИБУЛЛИН,

Челно-Вершины районының Совет Норлаты авылы җирлеге башлыгы:

 - 2013 елда авылыбызда зур үзгәрешләр булмаса да, Аллаһыга шөкер, ул бар, яши. Аның уңган кешеләре хуҗалыкның төрле тармакларында хезмәт куеп, терлек, күп итеп кош-корт асрап көн итәләр. Шунысы зур шатлык: авылыбызның гомерен озайтып, быел тугыз сабый бала дөньяга килде. Мәк­тәбебез дә эшләп тора.

Күп балалы авылдашларыбыз Рәй­сә апа Төхвәтуллина белән Нәҗи­бә апа Хөснетдиновалар “Материн­ская доблесть” ордены белән бүләкләнделәр. Авылыбыздагы нәниләргә, укучы балаларга Яңа ел күчтәнәчләре әзерләдек.

Ә шәхси тормышыма килгәндә, олы кызыбыз Фидания эшләп йөри, Рузилә шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә. Мәктәптә укучы улыбыз Фердинанд спорт буенча зур уңышларга иреште. Хәләл җефетем Раилә белән балаларыбызның уңышларына сөенеп яшибез.

* * *

Равиля МустафинаРавилә МОСТАФИНА,

Шенталы районының 

Денис авылы кибете сатучысы:

 - Үткән ел безнең өчен бик шатлык­лы булды, дип әйтсәм, ялгыш булмас. Чөнки без ирем Ринат белән ана капиталына йорт сатып алып, үзебезгә башка чыктык. Яңа өйдә кызларыбыз Адилә белән Алинәнең йөгереп уйнауларын күрү бик күңелле.

Мин сатучы булып эшкә урнаштым. Ринат энергетик булып хезмәт итә. Кышлыкка җитәрлек терлек азыгы әзерләп, күп итеп терлек асрап, бернигә дә мохтаҗлык кичерми, матур гаилә булып яшибез.

 * * *

ИксановРавил ИКСАНОВ,

Япониядә уздырылган Шидокан карате Бөтендөнья ярышларында җиңү яулаган көрәшче:

 - Аек акыллы һәм таза бәдәнле татар егетләре гомер-гомергә көчләрен мәйданнарда сынашкан. Хәзер дә алар спорт ярышларында пьедесталның иң югары баскычына күтәрелеп, илебезнең һәм халкыбызның данын арттыралар. Безнең халыкның потенциалы әле бик югары. Киләчәктә дә яшьләребез, ата-бабаларыбызның традицияләрен дәвам итеп, сәламәт тормыш рәвешен сайласыннар өчен без, ата-аналар да, тренерлар да, әле бик күп эшләргә тиешбез. Моның өчен балалар төрле спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнергә, тән һәм рух сәламәтлеген кайгыртырга тиешләр.

2014 ел — Россия өчен Кышкы Олимпия уеннары елы. Шушы зур спорт бәйрәме алдыннан барыгызга да сәламәтлек һәм бәхет телим. Спорт сезгә җанатарлар сыйфатында гына түгел, сәламәт тормышка омтылучы спорт сөючеләр сыйфатында да уңай кичерешләр сәбәпчесе булсын.

* * *

Ринат ИскандеровРинат ИСКӘНДӘРОВ,

Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылының “Восток” авыл хуҗалыгы җитәкчесе:

- Үткән ел сиздерми дә үтеп китте. Чөнки авыл кешесенең күп вакыты хезмәттә үтә бит. Басулардан мул уңыш җыеп алдык. Яңа ел җиткәнче, авыл хезмәткәрләрен хезмәт хакы, ашлык, көнбагыш мае белән тәэмин иттек. Җир пайлары хуҗаларын да бәхилләттек. Салымнарыбызны түләдек. Быел хуҗалыкка бер өр-яңа комбайн, ашлык чистарткыч машина, трактор, йөк ташыр өчен КамАЗ машинасы сатып алдык. Тагын шуны өстәп әйтер идем: хәзерге көндә “Айбагар”көнбагыш чистарту цехында май чыгарырга керештек.

Хатыным Әлфия улларыбыз Ленар белән Регильгә кечкенә энекәш, ә миңа өченче Раил улымны бүләк итте. Аллаһыга мең шөкер, мин үткән елдагы уңышлардан бик канәгать калдым.

«Бердәмлек»,

№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.

Просмотров: 1839

Комментирование запрещено