Татарстан өчен 2013 ел җиңелләрдән булмады. Чын-чынлап, безнең барыбыз өчен дә сынау елы булды ул. 5 ел дәвамында Универсиадага әзерләнеп, аны югары дәрәҗәдә уздыру максаты торды һәм бу җаваплы эшне зур уңыш белән ерып чыга алдык. Кызганыч, бәла-казаларсыз да булмады.
Узып баручы ел мәктәпләрдә яулык бәйләүне чикләү, чиркәүләрне яндыру белән истә калачак. Моннан тыш Түбән Каманың “Нефтехим” заводына һөҗүм булды. Авыл кешеләре, авыр сулап, җәйне искә төшерә, чөнки быел да корылык авыл хуҗалыгына зур зыян салды. Ләкин күңелләрне тетрәткән һәм яра салган иң зур фаҗига – 50 кешенең гомерен өзгән авиаһәлакәт. Хөкүмәт тирәсендә дә ыгы-зыгылар шактый булды, узып баручы ел зур түрә-министрларның вазыйфаларыннан колак кагулары белән дә истә калачак. Шуларның барысын да күз уңыннан уздырып, искә төшерергә тәкъдим итәбез.
Универсиада-2013
6-17 июльдә Казанда Җәйге Универсиада узды. Аның уңаеннан башкалада 40 мең кешене сыйдырырлык “Казан-Арена” стадионы ачылды. Ленин дамбасы киңәйде, башкалада берничә аслы-өсле юллар пәйда булды. Метроның яңа “Яшьлек”, “Төньяк тимер юл вокзалы”, “Авиатөзелеш” станцияләре ачылды. Аэропорт белән тимер юл вокзалын тоташтырган “Карлыгач” поезды йөри башлады, аэропорт үзе яңарды. Казансу ярында Гаилә үзәге үз ишекләрен ачты. Ниһаять, Казанның тарихи Татар бистәсенә дә чират җитеп, аны кунаклар килешенә ялт иттерделәр. Универсиада ачылышына Владимир Путин килде. Казан дистәләгән мең кунакны каршы алды. Казан Универсиадасы катнашучы командалар, спортчылар саны буенча рекорд куйды. Татарстан спортчылары да үзләрен сынатмады, мәсәлән, көрәш буенча Татарстан егетләре абсолют чемпионнар булды.
Казандагы авиаһәлакәт
Казандагы авиаһәлакәттә 50 кешенең гомере өзелде |
17 ноябрьдә Казанда коточкыч авиаһәлакәт 50 кешенең гомерен өзде. “Боинг 737” җиргә бәрелеп шартлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның улы Ирек, ФСБның Татарстан буенча идарә башлыгы Александр Антонов һәлак булды. Бәла-казада якыннарын югалткан кешеләргә компенсация түләнде. “Татарстан” авиакомпаниясенең эшчәнлеге туктатылды.
“Яңа Тура” янды
Яңа гына төзелеп бетеп ачылганнан соң “Яңа Тура” сәүдә үзәгендә зур янгын чыкты. Кешеләр арасында корбаннар юк, ләкин эшмәкәрләр миллионлаган сумлык зыян күрде.
Татарстан Гимны сүзле булды
Татарстан Гимнына сүзләр язылды. Конкурс нәтиҗәсендә мәрхүм Рамазан Байтимеровның шигыре җиңүче дип табылды. Моннан тыш мәгариф өлкәсендә дә сөенечле вакыйгалар булды, мәсәлән, “Ана теле” дигән онлайн мәктәп тулы көченә эшли башлады. Мәктәп балалары өчен яңа форматтагы, заманча дизайнлы “Әлифба” басылды. Microsoft компаниясе Windows 8не татарчага тәрҗемә итте.
Мәдәният өлкәсендәге вакыйгалар
Универсиаданың спорт уеннары белән бергә бу ел Казанда узган мәдәни чараларга да бай булды. Игенчеләр Сарае каршында Универсиада паркы эшләде, биредә көн дәвамында төрле мәдәни чаралар уздырылды. Универсиада вакытында Казандагы барлык театрлар да эшләде, тамашалар күрсәтте. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тамашачыларны балет, опера фестивальләре белән сөендерделәр.
Сәнгатькә мөкиббән китүчеләр беравыздан 2013 елның вакыйгасы дип Резеда Ахиярова белән Ренат Харис иҗат иткән “Алтын Урда” балетының премьерасын атыйлар. Моннан тыш Универсиада вакытында ачык һавада “Ак бүре” операсы куелды. Камал театры яңа “Мәхәббәт FM”, “Банкрот”, “Җәйнең бер көнендә” спектакльләрен тәкъдим итте. Тинчуриннар сәхнәсендә – “Алтын көз”, “Туй алдыннан”.
Гадәттәгечә, Татарстанда күп фестивальләр узды, “Нәүрүз”, “Һөнәр”, Шаляпин, Нуриев исемендәге сәнгать бәйрәмнәре, “Идел-йорт”, Казан мөселман кинофестивале һ.б. Әстерханда, Пермьнең Барда авылында Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Ураза бәйрәме уңаеннан Казанга танылган мөселман җырчысы Сами Йосыф килде. Камал театры каршында узган аның концертына меңләгән тамашачы җыелды.
Быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә язучы Нәбирә Гыйматдинова, актриса Алсу Гайнуллина, композитор Шамил Тимербулатов, рәссам София Кузьминых, архитектор Ильяс Айдаров ия булды.
Җәй шулай ук Казанның җиңүләре белән истә калачак. Мәсәлән, Казан командасы “Большие танцы” телевизион проектында җиңү яулады. Татарстан кызы Динә Гарипова “Евровидение”дә чыгыш ясады.
Спорт казанышлары
Хатын-кызларның “Динамо-Казан” волейбол командасы Россия чемпионы исеменә ия булды.“Камаз-Мастер” егетләре “Дакар-2013” раллиендә беренчелекне яулады. “Ак барс” хоккей командасыннан аның капитаны Алексей Морозов белән һөҗүмче Данис Зарипов китте.
Түрәләрнең яңа вазыйфалары
Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Мәскәүгә китте. Аның урынына Гадел Вафин билгеләнде. Озак еллар дәвамында Татарстан прокуроры булып эшләгән Кафил Әмиров урынына Илдус Нәфыйков килде. Кафил әфәндегә пенсиягә китәргә 8 ай гына калган иде. Татарстан юстиция министры булып эшләгән Мидхәт Корманов “китәм” дип гариза язарга мәҗбүр булды, аның урынына Лариса Глухова килде.
“Вамин” бөлгенлеккә төште, Вәгыйз Минһаҗев империясе банкротлыкка чыкты. “Вамин” милке Марат Моратов кулына күчте, хәзер кибетләрдә “Просто молоко” сатыла.
Шәфәгат Тәхаутдинов “Татнефть”нең генераль директоры вазыйфасыннан китте. Аның урынына Наил Маганов билгеләнде. Быел Татарстанда яңа мөфти дә сайланды. Илдус Фәиз китте, аның урынында Камил Сәмигуллин эшли башлады.“Рубин” белән 12 елдан артык идарә иткән баш тренер Корбан Бәрдыев китте. Аның белән бергә башка җитәкчеләр дә вазыйфаларыннан колак какты. Әлегә тренер урыны буш, генераль директор итеп Владимир Леонов билгеләнде.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов та эшеннән китте. Татарстан Хөкүмәтендә ул иң озак эшләүче түрәләрнең берсе иде. Аны Алексей Песошин алмаштырды.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 227, 31.12.2013/)
Просмотров: 2075