С 1 февраля онлайн-школа «Ана теле» заработает в штатном режиме

ana-teleС 1 февраля онлайн-школа татарского языка «Ана теле» заработает в штатном режиме. Об этом на пресс-конференции сообщил первый заместитель министра образования и науки РТ Данил Мустафин.

Онлайн-школа «Ана теле» состоит из 8 разделов. Каждый раздел содержит новую тему, новый фильм, упражнения на 4 вида компетенций: слушание, речь, чтение и письмо; языковой класс, самоконтроль и отчет об успеваемости, который может посмотреть изучающий татарский язык. На данный момент на 9 уровнях содержится 299 видеофильмов, 10 тыс. 950 аудиороликов и 6795 фотографий.

Д.Мустафин рассказал, что с 1 февраля 2013 года обеспечена доступность школы для 10 тыс. обучающихся. «На сегодняшний день мы превысили свой лицензионный лимит: 10 тыс. 52 пользователя работают в онлайн-школе», – отметил Д.Мустафин. При этом 9801 человек – пользователи из России, 251 – из 39 зарубежных стран. В их числе Германия, Китай, Армения, Беларусь, Япония, Швеция, ОАЭ, Индия, Литва, Франция и другие. Все они смогут заниматься в онлайн-школе до конца января, после чего будет произведен новый набор.

«Главная инновация, которая была обеспечена в декабре, – последний этап. Это разговорный класс с преподавателем татарского языка, что создает условия овладения языком как средством коммуникации», – отметил Д.Мустафин. «Можно говорить о том, что мы полностью выполнили программу по реализации программы «Ана теле». Проект завершен, полностью работает, включая все технические функции», – добавил первый замминистра образования и науки республики.

Д.Мустафин также рассказал, что при Институте филологии и межкультурной коммуникации КФУ будет работать центр сопровождения проекта «Ана теле».

* * *

Татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” он-лайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлый. Гыйнвар ахырында проектның сынау чоры тәмамлана. Әлеге проект белән КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты базасында оешкан, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллова җитәкчелегендәге махсус үзәк идарә итәчәк. Үзәк үз эченә татар теленә дистанцион өйрәтү кабинетын, укыту-методик кабинетны ала. Бу хакта бүген Education First компаниясе белән берлектә оештырылган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде.

Билгеле булганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Ана теле”н эшләү турындагы килешүне Education First компаниясе белән 2012 елда август аенда укытучыларның Мамадышта узган традицион август киңәшмәсе вакытында төзегән иде. Компания, үзенең белем бирү өлкәсенә инновацион технологияләрне кертү буенча күпьеллык тәҗрибәсен кулланып, татар телен өйрәнү өчен методология һәм техник базаны эшләде. Филология фәннәре докторы Фәйрүзә Тарасова җитәкчелегендәге эшче төркем – Татарстанның проектның эчтәлек ягын баетты. Нәтиҗәдә “Ана теле” грамматика, лексика, фонетика һәм сөйләм теленә өйрәнү өчен дәресләр белән баетылган, видеофильмнарга, аудиороликларга зур урын бирелгән. Системада 299 видеофильм, 10950 аудио ролик, 6795 фотография бар.

Экспертлар фикеренчә, мондый төрдәге проект Россия һәм БДБ илләренең башка халыклары туган телләрен өйрәнү өчен дә җирлек була ала. Аны тормышка ашыручылар фикеренчә, “Ана теле” – телне дөнья күләмендә дәүләт программалары ярдәмендә өйрәтү өлкәсендә яңа сулыш. Бу программа тулы бер халыкны гына берләштереп калмыйча, чит тел буларак та башкаларда да кызыксыну тудырырга сәләтле.

Агымдагы елның 1 февраленнән әлеге проектка htpp://anatele.ef.com буенча урнашкан адрес белән беренче 10 мең кулланучыга керү мөмкинлеге тудырылган. Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, башта әлеге проекты тирәсендә ыгы-зыгы туган: 10 мең кереп теркәлгән дә, башкаларга урын калмаган. Аннан соң инде кереп тә шөгыльләнмәүчеләр төшеп калган, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә юл ачылган.

Системада теркәлгәннән соң, телне ни дәрәҗәдә белүенә карап, телне өйрәнүчеләрне билгеле бер дәрәҗәгә юллыйлар. Проект 9 дәрәҗәдән тора. Һәр дәрәҗә үзе 8 бүлеккә бүленгән. Һәр бүлектә тыңлау, сөйләм, уку, язу компетенцияләре бар. Биредә шулай ук яңа тема өйрәнәләр, яңа фильм карыйлар, алда әйтеп үткән компетенцияләр кергән күнегүләр эшлиләр, тел сыйныфында шөгыльләнәләр һ.б.

Биредә виртуаль онлайн дәресләрдә катнашып, белемеңне арттырып була. Д.Мостафин фикеренчә, дәресләрне алып баручы укытучылар, оста белгеч кенә түгел, оста дирижер да булырга тиеш. Чөнки белем биргәндә укучылардагы психологик каршылыкларны да бетерергә кирәк.
Биредә шулай ук лингафон кабинеты, язу лабораториясе, грамматик белешмәлек, блокнот/сүзләр карточкасы, тәрҗемәче, текстны тавышландыру, өлгергәнлек турында хисап, хисап үзәге бүлекләре бар. Көненә 45 минутлык 16 дәрес үтә.

Атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать эшләгән онлайн мәктәптә бүгенге көндә 10052 кеше шөгыльләнә. Аларның 9801е – Россиядән, 251е – 39 илдән. Аерым алганда, Әфганстан, Германия, Кытай, Үзбәкстан, Австралия, Гонконг, Колумбия, Израиль, Һиндстан, Франция, Иордания, Бельгия, Испания, Канада, Япония һ.б. илләр бар.

Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, “Ана теле” онлайн мәктәбе турында уңай фикерләр генә ишетергә туры килә. Быел әлеге проект Татарстан мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да файдалану өчен тәкъдим ителгән.

«Татар-информ».

Просмотров: 1660

Один комментарий

  1. Здравствуйте а как записаться или как нужно зарегистрироваться что бы начать заниматься???