Ялыңны күңелле үткәрим дисәң, Казанга кил

4a5f38e04d391e313d17e7f76035af35_MКазан, Oktogo.ru сервисы һәм Quintura эзләү системасы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, гаилә, балалар белән бергәләп ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре арасына керде.


Беренче унлыкта Казаннан тыш, Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Сочи, Псков, Кострома, Анапа, Ярославль һәм Бөек Новгород шәһәрләре бар.

Россиялеләр балалары белән Казанга уртача алганда өч көнгә килгән һәм көненә 3,5 мең сумга якын акча сарыф иткән. Рейтингны төзүчеләр билгеләп үткәнчә, башкалабызда балалар белән бергәләп ял итү һәм күңел ачу өчен урыннар җитәрлек.

Чит ил шәһәрләренә килгәндә,  биредә беренче унлыкка Хельсинки, Прага, Барселона, Таллин, Рига, Киев, Париж, Рим, Берлин һәм Вена калалары керде. Испания, Финляндия, Алмания, Италия, Франция, Чехия, Эстония, Литва, Польша һәм Украина — балалар белән бергәләп сәяхәт итү өчен иң популяр илләр. Гаилә белән комлыкта ял итү өчен россиялеләр Адехе (Тенерифе, Канар утраулары), Паттайя (Таиланд), Варадеро (Куба), Тосса-де-Мар (Испания) һәм Ниццага (Франция) өстенлек бирә.

intertat.ru

Просмотров: 722

Комментирование запрещено