Чыгымлы Олимпиада

a6f06fd256242e930a0926a3d808548c_500_0_0Яңа, 2014 елның Россиядәге төп вакыйгасы – Олимпиадага санаулы гына көннәр калып бара. Анда, күпләр бик теләгәнчә, безнең ил спортчылары өстенә медальләр яңгыр булып явармы, юкмы – төгәл әйтеп булмый. Ә менә әлеге грандиоз спорт бәйрәменең Олимпия Уеннары тарихына ике рекорд белән кереп калачагы инде билгеле. Аның беренчесе – Кышкы Уен­­нарның, гомердә күрел­мә­гәнчә, субтропик зонада үтүе бул­са, икенчесе – Сочидагы ярыш­­ларның кешелек тарихында әлегә иң кыйммәткә төшкән Олимпиада булуында.

Икенче үзенчәлек беренче­сенә дә күпмедер бәйле, әл­бәттә. Олимпия Уеннары курорт-шәһәр янындагы тауларда булса да, тиешле вакытта тиешле күләмдәге карны, температураны анда беркем дә гарантияли алмый. Тауларда һава торышы сәгать саен алышынып тора. Хоккей ярышлары ярый ла түбә астында, ә, мәсәлән, шул ук биатлонны карсыз трассада яки томан эчендә ничек үткәрергә? Тик 400 кар ясаучы машина, махсус кар саклау складлары – өстәмә чыгым­нар­ның бер өлеше генә. Реаль чыгымнар һәр чакрымы 220 миллион долларга (күз алдына китерүе дә кыен – янә дә бер теркәлмәгән рекорд!) төш­кән, спортчыларны кунакха­нә­ләрдән ярышлар зонасына йөртәчәк 48 чакрымлы берләштерелгән тимер һәм авто юлдан башлана. Гаҗәп хәлләр моның белән генә бетми әле. Чаңгыда сикерүчеләр өчен трамплин бәясенең ай үсәсен көн үсеп, 1,2 миллиард сумнан 8 миллиардка сикерүенә, шул сәбәпле Әхмәт Билалов дигән кешенең Олимпиада төзеле­шеннән куылуына узган ел бөтен ил шаһит булган иде. Трамплин шундый сихри көчкә ия, ул хәтта акча күләмен дә биниһая югары сикертә икән бит. Һәм инде менә гомуми чыгымнарның астрономик сумма – 1,5 триллион сумнан артып киткәне дә билгеле булды. Кемдер, бәлки, бу акча әлеге тарихи вакыйга өчен алай ук күп тә түгелдер, дияр. Бер кечкенә чагыштыру булмаса, чыннан да, шулай дип кабул итәр дә идек. Акча санарга, чагыштырырга яратучы белгечләр моннан 4 ел элек Канада шәһәре Ванкуверда узган кышкы Олимпиаданың 27 тапкыр, аннан алдагы Турин Кышкы Уеннарының 12 тапкыр арзанрак суммага төшкәнен исәпләп чыгарган.

Нибары 17 көн дәвам итәчәк Кышкы Уеннар өчен шул кү­ләмдә акча исраф итүне ничек аңларга соң? Тормыш дәрәҗәсе бездә­гедән берничә тапкыр югары булган Канада ни өчен аякны юрганга карап суза, ә без биредә чаманы янә дә онытабыз? Әле шунысы да бар: әй­түләренә караганда, Олимпиадага киткән акча­ның бары 10 проценты гына – шәхси кер­темнәр. Яки һәр 10 тәңкә чы­гым­ның 9 тәңкәсе салым тү­ләүче, ягъни безнең кесәдән алынган булып чыга. Монысы белән, “үзем тапкан мал түгел, халыкныкы жәл түгел” белән дә килешер идек әле. Олимпиада хакына. Әгәр дә Россия һуш китмәле күләмдәге откат-риш­вәтләр, мәшһүр караклар ватаны булмаса. Шунлыктан Олимпиада төзелешләре баштан ук Билалов кебек шома егетләр өчен гигант күләмнәрдә акча юу урыны булмадымы дигән сорау да тумый калмый.
Ярар, Олимпиада бит, бик йомасы килмәсә дә, боларына да күз йомып торыйк. Һәм төп сорауны бирик. Дөньяны шаулаткан 17 көн үтеп киткәч, ягъни туйлар узып, туннар тузгач, ул алтын бәясендәге спорт корылмалары тулы көченә файдаланылачакмы, үз бәяләрен кайтарачакмы соң? Мәсәлән, би­редә яки шул ук субтропик климатта аякка бастырылган 3 боз сараенда хоккей уйнаячаклармы? Бик тә шикле. Ул 48 чакрымлы “алтын” юл Олимпиада узгач, кемнәрне ташыячак? Бу бит – Владивостокта АТЭС саммиты алдыннан Русский дип аталучы утрауга салынган беркая да илтмәүче гаугалы күпергә тиң, тик күпкә кыйм­мәтлерәк проект. Тагын элекке тырмага басу! Ә ярышларны ачу һәм ябу тантаналары узачак төп стадион со­ңыннан кемгә һәм ни рәвешле хезмәт итәчәк? Кытайлар үз­ләренең “Кош оясы” дип аталган легендар Олимпиада стадионын алагаем сәүдә һәм ял үзәгенә әйләндергәннәр. Аны баштан ук шул якны күздә тотып төзегән булганнар. Бездә бу хакта әлегә бер сүз дә юк.

…Олимпиада үткәрү ул без андый чараларны да күтәрә алабыз дию, илнең халыкара абруен арттыру, купшы һәм кыйм­мәтле фейерверк оештыру гына булырга тиеш түгел. Олимпиада ул – файдалана белгәндә, кыска вакытлы милли идея. Мондый дөньяви спорт бәйрәме уздыру­ның максаты төбәкнең инфраструктурасын бер башка югарырак күтәрүдән  бигрәк, ул урынны соңыннан дөньяви спорт үзәгенә һәм туристлар Мәккә­сенә әйләндерү дә булырга тиеш. Ә беренче һәм төп глобаль бурыч – илдәге халыкны спорт аша сәламәтләндерүгә юнәлеш алу, Олимпиаданы шу­ның нә­тиҗәле рекламасы итү. Россиядә болар үтәлерме? Әлегә җавап юк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 2, 10.01.2014/)

Просмотров: 747

Комментирование запрещено