Казанның төп чыршысы Россиядә икенче урынга чыккан

Казанның төп чыршысы зурлыгы буенча Россиядә икенче урынга чыккан. Бу – башкаланың Меңьеллык паркына урнаштырылган 40 метрлы “яшел гүзәл”. Беренче урынны Красноярск һәм Екатеринбург чыршылары алган. Аларның биеклеге – 46 метр. Өченче урында – Пермь һәм Мәскәүдәге 30 метр биеклектәге агачлар.

Беренче унлыкка тагын Санкт-Петербург (28 метр), Уфа (29 метр), Воронеж (25 метр), Омск (24 метр), Новосибирск (22 метр), Чиләбе, Волгоград, Ростов-на-Дону, Самара (20 метр), Түбән Новгород (18,5 метр),чыршылары да кергән.

Просмотров: 1037

Комментирование запрещено