Нуриәхмәт САФИН: «Самарның татар яшьләре өчен актерлык осталыгы буенча мастер-класслар уздырырга телим!»

getImage45Самар тамашачыларының күңеленә аеруча хуш килгән «Нигез ташлары» пьесасының (исегезгә төшереп үтәм, татар балалары өчен уздырылган «Чыршы бәйрәме» программасында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләре дә каралган иде) төп һәм катлаулы роле  — Гарифулла образы. Нәкъ менә аның кебекләр тормышның тоткасы булып торалар да бит инде. Төпле һәм аек акыллы бу карт авылының бетә баруы, үз нигезенең дә шуңа дучар ителүе белән килешергә теләми. Рольне башкаручы Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы САФИНның һәр хәрәкәтендә, кырыс сөйләмендә без әнә шундый Гарифулланы күрдек.

Бәйрәм көнне миңа Россиянең, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актеры  Нуриәхмәт ага САФИН  белән аралашу бәхете дә татыды.

 

- Нуриәхмәт абый, Габдулла Кариев исе­­мендәге театр чагыш­тырмача яшь дип бе­ләм?

- Театрга 1987 елны ни­гез салынды, ә берен­че спек­­такльне февраль аен­да сәхнәләштердек.

Үземнең  театр-студияне ачу алдыннан башланган әзерлек эшләренә өлеш кертүче булуым белән горурланам.

– Яшьләр театры булгач, сезнең репертуар, баш­лыча, яшь тамашачыны күз алдында тотадыр?

– Алай димәс идем. Репертуарыбыз гаять киң – бакча балалары да, өл­кәннәр дә яратып карыйлар.

– Ни өчен Самарга “Нигез таш­лары” пьесасын (ВИДЕО!) алып килергә булдыгыз?

– Әле­ге спектакльне сайла­вы­быз юкка түгел. Ул бүгенге көннең иң актуаль проблемаларын күтәреп чыга.

Бу пьеса  минем 65 яшем тулуга багышланган бенефис-спектакль буларак куелган иде. Юбилей уңаеннан сәхнәгә куелган «Нигез ташлары» комедиясен әлеге театр өчен өр-яңадан диярлек үзгәртеп яздык, аның фәлсәфәсе, фикере, хисләре заманча. Күп яңалыклар кертелде, әсәрнең авторы Туфан абый Миңнуллин аларга каршы төшмәде. Шөкер, автор заман үзгәрүен, яңа таләпләрне истә тотып эшләнгән пьесаны үзе күреп тә өлгерде: ул үзенең тормыш иптәше – Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Исханова белән комедиянең премьерасында булды.

getImage55

Нигез таш­лары” пьесасыннан бер күренеш.

“Нигез ташлары” әсәрендәге Гарифулла җәмәгать эшлеклесе түгел, гап-гади авыл кешесе. Ләкин нигезен, тамырларын саклаучы милләт фидакаре буларак аны халкыбызның иң күренекле заты дип атарга була. Әсәрне замана шаукымына яраклаштырган булсак та, үзәктә — яшәү фәлсәфәсен чагылдыручы олы характерлы, үз язмышын халык язмышы белән тыгыз бәйләгән милли герой итеп күрсәткән Гарифулла образы. Көчле рухлы, нык ихтыярлы шәхес итеп уйнарга тырыштым мин аны. Сәхнәдәге Гарифулла белән тормыштагы  үзем — Нуриәхмәт бер-берсенә тәңгәл киләләрдер кебек. Үзем әйтергә теләгәннәрне Гарифулла образы аша җиткерәм. Мин аны уйнамыйм да сыман, гүя анда яшим кебек тоела.

Әлеге спектакльдә балалар өчен дә, олылар өчен дә уйландырырлык урыннар шактый.

- Самарга килгәнегез бар идеме? Шәһәребез ошадымы?

- Театрыбыз Самарда беренче тапкыр үзенең спектакльләрен тәкъдим итте бугай?.. Моңа кадәр Республика күчмә театрында (бүген ул Кәрим Тинчурин исемен йөртә) уйнадым, гастрольләрдә йөрдек, әмма Самарда булуымны хәтерләмим…

Безне каршы алучы Самар татарлары аеруча кунакчыл булдылар: җайлы кунакханәләргә урнаштырдылар, алар тарафыннан өч тапкыр ашату да каралган иде, хәтта шәһәр буенча экскурсия дә оештырылды – Самарның данлыклы урыннарын күрсәттеләр. Рәхмәт яусын үзләренә!

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте  бик зур эшләр башкарып килә икән. Шундый матур бәйрәм программасында безнең спектакльләрне дә тәкъдим итү бик урынлы булды. Мондый тәрбияви чаралар дәвамлы булсыннар иде. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театры киләчәктә дә аларда катнашырга теләген белдерә.

Насыйп булып, икенче тапкыр килә калсак,  татар халкы белән очрашулар да үткәрергә була бит. Мәсәлән, яшьләрне җыеп, алар өчен актерлык осталыгы, грим ясау буенча мастер-класслар, татар әдәбияты һәм драматургиясе  буенча сөйләшүләр уздырырга мөмкин.

- Нуриәхмәт абый,  җавапларыгыз өчен рәхмәт!  Очрашуыбыз әле соңгысы булмасын, киләчәктә тагын Сезнең белән күрешергә язсын, дигән теләктә калам.

 

Әңгәмәдәш – Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

IMG_76131-236x300САФИН НУРИӘХМӘТ ВӘЛИӘХМӘТ улы

 Татарстан Республикасының атказанган артисты (1986 ел),

Татарстан Республикасының халык артисты (1994 ел),

 Россиянең атказанган артисты (2007 ел),

 Татарстан Республикасы Хөкүмәте ГРАНТының “Таяныч һәм авторитет” номинациясендә җиңүче (2009 г.).

 Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы.

Г. Кариев театрына нигез салучыларның берсе. Театр-студияне ачу алдыннан башланган эзерлек эшләренә зур өлеш кертүче.

 1946 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасының Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында туа.

 1966 елда Казан театр училищесын, 1983 елда – Октябрьнең 40-еллыгы исем. Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

 Г. Кариев театрында 1987 елдан эшли.

 Рольләре: Профессор Арсланов – “Намус хөкеме” (Д. Вәлиев), Хәмзин – “Сандугачлар килгән безгә” (И. Юзеев), Аучы – “Тозакка төшкән Аучы” (Н. Дәүли), Урман карчыгы – “Үги кыз” (Ә. Әхмәт), Моталлап – “Уеннан – уймак” (Ш. Зәйни), Һади Такташ –“Атылган йолдыз” (Ф. Бәйрәмова), Аю – “Кадерне белмәүче бурсык” (Н. Новосельская, Ә. Камал тәрҗ.), Җәгур – “Хыялдагы дөнья” (Ф. Галиев), Юлдаш – “Оят төне” (Б. Мукаев, Н. Сафин тәрҗ.), Президент фон Вальтер – “Мәкер һәм мәхәббәт” (Ф. Шиллер, Г. Шамуков тәрҗ.), Солтан Фатыйхов – “Кырларым-тугайларым” (Т. Миңнуллин), Энәбай – “Керпе малае дуслар эзли” (Р. Корбан), Кәрим бай – “Башмагым” (Т. Гыйззәт либреттосы, Җ. Фәйзи муз.; 1995 елда сәхнәләштерелгән), Лейтенант – “Тайгак кичү” (И. Салахов, Ф. Галиев инс.), Әхмәтҗан бабай – “Үп мине, Зәйтүнә!” (Н. Кәримова), Хәйрулла – “Яшен чаткысы” (Ш. Сарымсаков), Әхмәт – “Бер күрешү үзе бер гомер” (Ф. Яруллин), Федор, Лапшин – “Шау-шулы көн” (В. Розов, Ә. Хәйри тәрҗ.), Сәлимбай – “Помада мәсьәләсе” (И. Богданов), Кыш бабай – “Мисс Убырлы” (Ф. Галиев), Шакир – “Хуш, Хәйбуш!” (И. Юзеев), Офицер –“Кызлар-йолдызлар” (Ш. Рәкыйпов, Ф. Хәбибуллин инс.), Такыр баш – “Борын-борын заманда” (Аманулла), Рәхмәт бабай – “Шүрәлеләр ни атлы?” (Г. Гыйлманов), Кыш бабай – “Кар кызының бәхете” (Г. Гыйлманов), Оргон – “Тартюф” (Ж.-Б. Мольер, Н. Исәнбәт тәрҗ.), Дию Пәрие – Салыптаптар – “Гүзәл Аппаксылу” (Р. Сәгъди), Мыраутаң – “32-нче март” (Р. Садриев, М. Сафин), Алпамша – “Сак-Сок” (Р. Батулла), Ир – “Көзебезнең язы” (Тимерҗан), Ата – “Алмачуар” (Ф. Галиев), Шәехзаман – “Кыю кызлар” (Т. Гыйззәт), Капитан – “Сержант” (И. Сираҗи), Шайтан, Жандарм, Авыл агае, Доктор, Дию – “Печән базары” (Р. Әюпов), Король Лир – “Король Лир” (В. Шекспир, Н. Исәнбәт тәрҗ.), Сантьягоның әтисе, Мәлик Сәдәк, Бәллүр сатучы, Гаскәр башлыгы – “Алхимик” (Пауло Коэльо, Р. Батулла тәрҗ., Р. Әюпов һәм Ф. Янышева инс.), Йагъкуб – Йосыфның атасы – “Йосыф-Зөләйха” (Кол Гали, Н. Гайнетдин инс.), Социал – “Ничек миллионер булырга” (М. Гыйләҗев), Бәдри – “Галиябану” (М. Фәйзи), Зыя бай – “Башмагым” (Т. Гыйззәт либреттосы, Җ. Фәйзи муз.), Баптиста – “Тискәрегә –- авызлык” (В. Шекспир; П. Мелкова, Зөлфәт тәрҗ.), Гарифулла – “Нигез ташлары” (Т.Миңнуллин).

Г. Кариев исем. театрда сәхнәләштергән әсәрләре:

 “Сандугачлар килгән безгә” (И. Юзеев), “Кояш нуры” (А. Попеску, Р. Яппарова тәрҗ.), “Шүрәлеләр ни атлы?”, “Кар кызының бәхете” (Г. Гыйлманов).

 Русчадан татарчага тәрҗемә ителгән пьеса:

 “Оят төне” (Б. Мокаев).

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 1517

Один комментарий

  1. эйбэт булыр иде безнен балаларга мастер-класслар, татарларда бернинди драмкружоклар юк Самарада