Татарстанлылар изге урыннарны барлый

9e62eec13c10169fad33ea773bdfc748_MКазан Кремлен бизәп торучы Кол Шәриф мәчете янә игътибар үзәгендә. “Среда” дип аталган мөстәкыйль коммерцияле булмаган тикшеренү оешмасы үткәргән “Җирле изге урыннар” фотобәйгесендә бүгенге көнгә тәкъдим ителгән иң популяр объектлар арасында – Кол Шәриф мәчете аерым урынны били.

Олысы-кечесе милләтенә, яшәгән төбәгенә карамастан, интернетта Татарстан башкаласындагы гүзәл мөселман гыйбадәтханәсе күренешләре белән уртаклаша. Шулай ук бу бәйгедә Россиянең рухи әһәмияткә ия иң үзенчәлекле объектлары арасында барча кешене шаккатырганы – Казанның Иске Аракчино бистәсендәге “Барлык диннәр гыйбадәтханәләре” комплексы булды.

Заманча Россиядә дин, ышанулар һәм әхлакый кыйммәтләр мәсьәләләренә багышланган проектларны тормышка ашыручы “Среда” тикшеренү хезмәте илнең төрле төбәкләрендә изге урыннарны барлау максатыннан sreda.org/svyatyni сайтында әлеге иҗади фотобәйгене 2013 елның 1 июлендә игълан иткән иде. Ул 2014 елның 1 мартына кадәр барачак. Гомумән алганда, “Җирле изге урыннар” бәйгесен моңа кадәр оештырылган “Изге һәм кадерле” дип исемләнгән Бөтенроссия фотобәйгесенең дәвамы дип тә аңларга була. Җиңүчеләр апрель аенда билгеләнәчәк. Анда профессиональ фотографлар гына түгел, һәвәскәрләр дә катнаша ала. Бәйге барышында халык арасында хөрмәт һәм игътибар казанган урыннар турында тупланган барлык мәгълүматларны соңыннан Россиянең “рухи” картасына – Диннәр һәм милләтләрнең онлайн атласына да кертү планлаштырыла.

“Изге урыннар” дигәндә – алар, әлбәттә, табигать, тарихи яки архитектура һәйкәлләре булырга мөмкин. 2013 ел азагына бөтен Россия буенча инде 800дән артык фотография кабул ителгән. Борынгы чиркәүләр, халык арасында изге саналган биек кыялар һәм тирән күлләр сурәтләнгән фотолар арасында татарстанлылар тәкъдим иткән фоторәсемнәр аеруча игътибарны җәлеп итә – аларда Казан Кремлендәге манаралары күккә ашкан Кол Шәриф мәчете, татар халкының символына әйләнгән Сөембикә манарасы, Идел буенда җәйрәп яткан Изге Болгар шәһәрчеге харәбәләре, андагы яңа салынган Ак мәчет, Россиядә иң зур басма Коръән китабы, Алабуга һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең тарихи урыннары һәм башкалар төшерелгән. Чынлыкта, болар – безнең республикада туристлар иң күп килә торган урыннар. Яңа ел бәйрәмнәре чорында гына да бу якларга 12 меңнән артык кеше сәяхәт кылган.

Изге урыннар фотобәйгесендә шулай ук Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләренең олы Җәмигъ мәчетләре белән беррәттән, татарстанлылар үзләренең туган авылларындагы 100 еллык мәчетләре турында да мәгълүматлар биргән. Әйтик, Лилия Хөснетдинова Балык Бистәсенең Олы Елга авылындагы беренче агач Жәмигъ мәчетне, ә Гүзәл Харисова районның Шетнево-Тулуш авылындагы изге чишмәне фотога төшергән. Чистай районының Иске Ромашкино авылыннан Рифнур Нуртдинов эпиграфик һәйкәл – борынгы кабер ташы белән таныштырган.

Казанның Иске Аракчино бистәсендәге “Барлык диннәр гыйбадәтханәләре” комплексы фотосын 15 яшьлек Виктория Краснова җибәргән. Мәгълүм булганча, әлеге комплекс православ чиркәүне, мөселман мәчетен, яһүд синагогасын һәм будда пагодасын үз эченә ала. Аны күренекле рәссам, архитектор, сынчы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Ханов 1994 елда төзи башлаган иде. Кызганычка, рәссам узган ел 72 яшендә арабыздан китте. Авторның төп идеясе буенча – бу комплекс диннәр, мәдәниятләр һәм цивилизацияләрнең тарихи-архитектур символы булып тора.

Бәйге шартлары буенча, һәр катнашучыга sreda.org/svyatyni сайтында “Тарих”, “Патриотлык”, “Матәм урыннары”, “Табигать”, “Диннәр һәм ышанулар” кебек рубрикаларда үзеннән нибары 8 фото яки 3 фотосерия урнаштырырга рөхсәт ителә. Шулай да жюри аерым фотоларга өстенлек бирәчәк икән. Әйтергә кирәк, жюрида – Казанның профессиональ фотографы, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Россия Фоторәссамнар берлеге идарәсе сәркатибе, әлеге берлекнең Татарстан Республикасындагы төбәк вәкиллеге рәисе Валерий Павлов та бар.

Заманында Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алган, инде 35 елдан артык фотография сәнгате белән шөгыльләнүче Валерий Павловның шәхси портфолиосында да Татарстандагы изге урыннар төшерелгән фотолары шактый. Моннан тыш жюрига РИА “Новости”да озак еллар фотокорреспондент булып эшләп, Рус Православ Чиркәве эшчәнлеген һәм аның башлыгы Патриарх Кириллны фотога төшергән Сергей Пятаков белән төрле күргәзмә проектлары кураторы, коллекционер, “ФЕОФАНИЯ” иҗат берләшмәсе һәм галереясе хуҗасы, фотограф Константин Бенедиктов та чакырулы.

intertat.ru

Просмотров: 933

Комментирование запрещено