Яңа ел “тешли торган” бүләкләргә мул

bf598a40227b3a0d32e134cc8009c188_MЯңа ел җиттеме, халык сагаеп бәяләр артуын көтә. Моңа күнегеп киләбез инде – безгә бик еш шундый “бүләк” ясыйлар бит. Кыш бабай балаларны тәм-томнар, матур уенчыклар белән сөендерсә, өлкәннәргә, гадәттә, “тешлерәк” күчтәнәчләр әзерләнә.

Дөрес, соңгы елларда кешеләрнең кәефен 1 гыйнвардан ук бозмаска тырышалар. Күп кенә законнар ел башыннан гамәлгә керсә дә, халык үзгәрешләрне беренче көннән үк сизми. Бер төркем бәяләр үсешен исә бераз тоткарлап торалар — “бүләкләр” артык күп булса, кешеләрнең башы әйләнүе бар бит. Кайбер үзгәрешләргә исә җәмәгатьчелекне ипләп-җайлап кына берничә ай алдан әзерләп куярга тырыштылар.

Җылылык, су, газ – бәяләрне “бәйләп” торалар

Торак-коммуналь хезмәтләрнең кыйммәтләнүен менә инде икенче ел рәттән бераз кичектереп торалар. Халык бу өлкәдәге үзгәрешләрне аеруча авыр кичерүен исәпкә алып, тарифларны 1 июльдән генә арттыру турында карар кабул ителде. Өстәвенә, быел үсеш узган еллардагыга караганда кимрәк булачак дип ышандыралар.

Әйтик, быел Татарстанда җылылык энергиясенә тарифлар якынча 5,3 процентка артыр, дип планлаштырыла. Узган елны исә бу үсеш 14,7 процент тәшкил иткән иде. Су белән тәэмин итүдә тарифлар былтыр якынча 7,6 процентка өскә үрмәләсә, 2014 елны бу күрсәткеч нибары 4,3 процент тәшкил итәргә тиеш. Гомумән алганда, халык коммуналь хезмәтләр өчен 3,9 процентка артыграк түли башлаячак.

Зиннәтле балалар бакчасы

Балалар бакчасына бәя арту турында бүген ишетмәгән, белмәгән кеше калмагандыр. Бу үзгәрешкә хакимият вәкилләре әти-әниләрне октябрь аеннан ук әзерли башлады. Уен эшмени – ата-ана түләве гыйнвар аеннан 1,5 тапкырга арта. Әмма ничек кенә тырышсалар да, бу юнәлештә барысы да тыныч кына барып чыкмады. Республика шәһәрләрендә әти-әниләр ризасызлык белдереп имза җыйды, митинг-пикетлар уздырып карады, төрле инстанцияләргә хатлар язды.

Кызганычка, бу гамәлләрнең берсе дә нәтиҗәле булмады. Түрәләрнең җавабы бер – закон кабул ителгән һәм аннан кире кайту юк. Нәтиҗәдә, бәйрәм ялларыннан соң ук балалар бакчаларында яңа суммалар язылган квитанцияләр өләшәчәкләр. Әти-әниләргә исә өстәмә субсидияләр вәгъдә ителде. Җан исәбенә кереме 20 мең сумнан артмаган гаиләләргә ярдәм йөзеннән кертелгән әлеге компенсация “йөк”не бераз җиңеләйтергә тиеш.

Азрак тарта башламаслармы дип…

Бик күп илләрдә тәмәке тартуга каршы көрәш инде шактыйдан бара. Берничә ел элек бездә дә бу эшкә чын-чынлап алындылар. Тәмәке рекламасын тыю, тәмәке капларына зур хәрефләр белән тартуның зыяны турында язу һәм куркыныч рәсемнәр урнаштыру бу юнәлештә шактый алга китеш барлыгын күрсәтә. Шулай ук җәмәгать урыннарында тәмәке көйрәтүне тыю да уңай нәтиҗәләр бирер дип өметләнәләр.

Әлеге чаралар белән бергә, эшкә актив рәвештә башка бик үтемле ысуллар да җигелә. Бәяләр һәм салым сәясәтен шул рәвешле оештыру күздә тотыла ки, тиздән тәмәке тарту шактый чыгымлы гадәткә әвереләчәк. Узган елны тәмәке акцизлары берникадәр кыйммәтләнгән иде инде. Быелның 1 гыйнварыннан аларның бәясе тагын артты. Шул рәвешле ел ахырына 1 кап тәмәкенең бәясен кимендә 45-50 сум итү ниятләнә.

Алдагы елларда исә тәмәке акцизларын Европа илләрендә билгеләнгән дәрәҗәгә җиткерү күздә тотыла. Әйтик, Бөекбританиядә 1 акциз 5,43 евро тора – 1 тәмәке кабы өчен исә биредә 6,5-7 евро түләргә кирәк. Германиядә акцизлар 3 евро, тәмәке бәясе — 4 евро. Бездә дә шундый бәяләр булса, яшүсмерләрне һәм бер төркем яшьләрне бу яман гадәттән читләштереп булыр дип ышаналар.

Кәеф-сафа корырырга яратучыларны да “кысалар”

Тәмәке белән бергә алкоголь эчемлекләр бәясе дә өскә үрмәләячәк. Узган елны аракының 0,5 литры кимендә 170 сум торса, 1 гыйнвардан ул 199 сум дип билгеләнгән. Ел ахырына кадәр исә бәя 220-250 сумга кадәр күтәрелер дип фаразлана.

Начар гадәтләр белән көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы кесә ягына чиертү саналса да, әлегә бу рәвешле эчкечелекне киметүгә ирешә алмадылар. Аракының бәясе кыйммәтләнү белән ялган аракы җитештереп баерга омтылучылар гына артты.

Машинада йөрү — байларга гынамы?

Быел машина ягулыгы бәяләре янә артачак, ди белгечләр. Беренчедән, бу үсеш шул ук акцизлар бәясе кыйммәтләнү белән бәйле. Икенчедән, нефть табу чыгымнары артканнан-арта бара. Моның белән бәйле рәвештә бензин бәясе дә артмый калмый, билгеле.

Бензин бәяләре ел дәвамында 10-13 процентка үсәр, дип фаразлана. Әйтик, 92нче бензин 2014 елда 35-36 сум торачак, 95нче бензин бәясе 37-38 сум, ә 98нче — 40 сум булачак, диләр.

Бюджетта эшләүчеләргә бәхет елмая

Әмма барысы да начар дип төшенкелеккә бирелү дөрес булмас. Яңа ел сөенечле үзгәрешләр дә алып килә бит. Әйтик, хакимият вәкилләре бюджет өлкәләрендә эшләүче аз хезмәт хакы алучыларны кайгыртуын дәвам итәргә ниятли. Узган елларда укытучыларның, тәрбиячеләрнең хезмәте тиешлечә бәяләнә башлады. Быел да бу юнәлештәге эшне дәвам иттереп, 11 категория бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакы артачак, дип вәгъдәлиләр. Бу юлы фән, мәдәният, социаль һәм медицина өлкәләрендә көч куючыларны сөендерергә ниятлиләр.

2014-2016 елларда бюджетникларның окладын арттыруга федераль бюджетта 200 миллиард сумнан артык акча каралган, ә төбәк казналары исә икеләтә күбрәк бүлеп бирергә тиеш булачак. Чөнки оклад белән бергә дәүләт хезмәткәрләренең премияләрен, квалификация, озак эшләү өчен өстәмәләрен дә арттыру күздә тотыла.

Картларны да онытмыйлар

Шулай ук пенсия һәм башка социаль түләүләр дә узган елгы дәрәҗәдә туктап калмаячак. Бүген хезмәт пенсияләренең уртача күләме 10 741 сум тәшкил итә. Быел аларны ике тапкыр арттыру ниятләнә. Беренче үсеш инде февраль аенда ук көтелә, икенче тапкыр исә пенсияләр апрельдә индексацияләнәчәк. Россия Пенсия фондының бюджетында быел хезмәт пенсияләрен 8,1 процентка, социаль пенсияләрне 17,6 процентка арттыруга акчалар каралган.

Ана капиталы янә индексацияләнде

Шулай ук быел ана капиталы программасы дәвам итәчәк. 2007 елны ике һәм аннан артык балалы гаиләләргә ярдәм итү максатын күздә тотып бирелә башлаган бу акчалар ел саен индексацияләнә. 2007 елда ул 250 мең булса, хәзер аның күләме 429 мең 408 сумга җиткерелде.

Бүген әти-әни гаилә капиталын торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга һәм ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлтә ала. Программа дәвам иткән 7 елда сертификатны куллану даирәсен киңәйтү буенча күп кенә тәкъдимнәр яңгырады, әмма әлегә аларның берсе дә хуплау тапмады.

Шулай ук ана капиталының 2016 елдан соңгы язмышы хәл ителәсе бар. Әлегә бу программа тагын 2 ел гамәлдә булачак дип каралган. Хәер, күпләр аны озайту яклы.

intertat.ru

Просмотров: 729

Комментирование запрещено