Татарча белергә теләүчеләр күпме?

cf3a405d483fbb83f84d7ac03a6a8905_500_0_0Моңа кадәр татар теленә Интернет аша өйрәтүче “АНА ТЕЛЕ” мәктәбендә  шөгыльләнүчеләр  белемне мөстәкыйль туплаган булса, хәзер аларга укытучылар да ярдәм итә. Ә он-лайн мәктәп тулысынча быел февраль аенда эшли башлый.

Баштарак, проект 10 мең кулланучыга гына исәплән­гән, теләгән кешеләрнең барысы да укый алмаячак, дигән сүзләр ишетелгән иде. Әле берничә ай элек кенә татарча өйрәнергә теләк бел­дерүчеләр 5 мең 262 кеше булса, хәзер аларның саны 10 меңнән артып китте. Шу­ларның  9 мең 851е – Россия­дән, калганнары чит ил вәкилләре. Казахстан, Төр­кия, Украина, Үзбәкстан, Германия,  Америкада яшәүче­ләр татар телен аеруча яратып өйрәнә икән. Алар арасында туган телләрен бе­лергә теләгән татарлар бе­лән беррәттән, башка милләт кешеләре дә бар. КФУда татар телен үзләш­тергән Америка, Германия, Италия һәм башка ил студентлары бе­лем­нәрен әлеге мәктәп ярдәмендә тагын да баета. “АНА ТЕЛЕ” он-лайн мәк­тәбенең программисты Ленар Мөхәммәтшин бел­дер­гәнчә, татар телен даими өйрәнмәүчеләр  мәктәптән чыгарыла, ләкин андыйлар   кабат теркәлә ала. Хәзер андыйларны квартал саен билгеләргә һәм хат җибәреп кисәтергә мөмкин булачак.
Билгеле булганча, он-лайн мәктәп 9 дәрәҗәдән, аларның һәркайсы 8 бүлек­тән тора, ә бер бүлектә – 4 дәрес. Димәк, мәктәптә барлыгы   72 бүлекне, 288 дә­ресне үзләштерергә кирәк. Кирәкле ярдәмне алу өчен язу, грамматика, әйтелеш һәм язу лабораторияләре булдырылган. Хәзер беренче баскычны  – 8090 кеше үтә,  икенчене – 447,  бишенчене –116, җиденчене – 54, ә тугызынчыны 28 кеше  узган.
“Җанлы дәрес”ләрне Казан (Идел буе) федераль университетының   Филология һәм мәдәниятара  багланышлар институты (элеккеге Филология һәм сәнгать институты – ред.) мөгаллимнәре уздыра. Биредә Казан халык­ара лингвистик үзәге каршында “АНА ТЕЛЕ” үзәге эшли. Дөрес, әле мөгаллимнәр аны тәҗрибә рәвешендә, ягъни көнгә 4 сәгать кенә уздыра. Декабрь аенда  уз­ды­рыл­ган 208 дәрестә барлыгы 204 кеше катнашкан.  Февральдән исә “җанлы дә­рес” тәүлекнең теләсә кайсы вакытында уздырыла башлаячак.
– Бер дәрескә  6 укучы керә ала. Шунысы кызык: бер үк вакытта, әйтик, Алабуга, Казан, Чаллы шәһәрләре, чит ил вәкилләре дә шөгыльләнә ала. Методистлар расписаниене алдан төзи. Кулланучы исә “Уку бүлмәсе” дигән төймәгә басып, кайсы көнне һәм сәгать ничәдә кайсы бүлек  буенча дәресләр булачагын белә ала. Дәрес башлангач, ун минут эчендә керү мөмкинлеге каралган.  Шушы вакыт дәвамында  тер­кәлү бетә, һәм укытучы тема буенча дәрес  уздыра. Дә­рес 45 минут бара, укучылар 8-9 слайдның эчтәлеге буенча укытучы белән сөй­лә­шәләр,  үзара аралашалар. Дәрес беткәч, укытучы алар белән саубуллаша, ә кулланучылар 15 минут дәвамын­да үзара фикер алыша алалар әле. Австралиядән Ха­лидә, Казахстаннан Фа­гый­лә ханымнар  бик актив, – ди “АНА ТЕЛЕ” үзәге җитәк­чесе Кадрия Фәтхуллова.
КФУ доценты, “АНА ТЕЛЕ” үзәге укытучысы Рәмзия Бол­гарова белдергәнчә, дә­ресләрдән соң татарча өйрә­нүчеләрнең белеме баллар  ярдәмендә бәяләнә, шулай ук укытучы аларның һәр­берсенә үз киңәшләрен яза.  “Татар телен белмәсәләр дә, һәрберсенең өйрәнү теләге көчле. Оялып тормыйлар, кызыксындырган сорауларын бирәләр. Без аларны гел мактап торабыз, теләкләрен сүндермәскә тырышабыз. Дәресләр аларга да, безгә дә кызык. Татар телен Интернет аша өйрәнә алу – бик зур нәрсә инде ул”, – ди Рәмзия ханым.
– Әле беркөнне генә, 5 нче сыйныф укучысына татар телен өйрәтергә репетитор кирәк, дип кызыксындылар. Сәгатенә 300 сум түләргә ризалар. Монда исә бушлай. Мин үзем университетта инглиз телен укытам. Шуңа күрә ишетеп, кү­реп телне өйрәнү нәтиҗәле дип саныйм. “Җанлы дә­рес”ләрдә чит ил вәкил­ләренә кайбер мәгълүматны инглизчә дә аңлаткалыйм,– ди мөгаллимә Алсу Әшрә­пова.
ТР мәгариф һәм фән ми­нистрының беренче урынбасары  Данил Мостафин, “АНА ТЕЛЕ” он-лайн мәктәбе турында уңай фи­керләр генә ишетергә туры килә, дип белдерә. Быел  проект Татарстан мәктәп­лә­ренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына файдалану өчен тәкъ­дим ителгән. Укучылар имтиханнарга, олимпиадаларга әзерләнгәндә, аны өстәмә материал итеп кулланалар икән.  9 нчы сыйныф укучыла­ры­ның татар теле имтиханына “тыңлап аңлау” өлеше кер­телгәч, аларга да видео һәм аудиоматериаллар яр­дәм­лек булып тора.  КФУ  һәм башка югары уку йортлары укытучылары да “АНА ТЕЛЕ” он-лайн мәктәбен  билгеле бер дәрәҗәдә үз эшләрендә кулланалар, студентлар, тер­кәлеп, семестр дәверендә дәресләрне үтәләр һәм зачет тапшырганда, аларның нәти­җәләре исәпкә алына.  Күрә­сең, он-лайн мәктәп  шактый файдалы икән.
Белгечләр фикеренчә, “АНА ТЕЛЕ” он-лайн мәктәбе башка халыкларга да туган телләрен өйрәнү үрнәге булып тора. Телне дөнья күлә­мендә дәүләт программалары ярдәмендә өйрәтү – үзе бер яңалык.
Ә шундый мөмкинлек­ләрдән соң татар булып та, үз телен өйрәнергә телә­мәгәннәргә оялырга гына кала.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 11.01.2014/)

Просмотров: 672

Комментирование запрещено