Казанда хәләл супермаркет ачылды

Бүген Казанның Иске татар бистәсендә Русиядә беренче хәләл супермаркет ачылды, дип хәбәр итә «Азатлык».. «Бәхетле» челтәренең бер кибете булган бу сәүдә үзәгенең мәйданы 2.000м2.

Супермаркетта 10 меңләп исемдә тавар һәм ашамлыклар тәкъдим ителгән, аларның якынча чиреге «Бәхетле» ширкәте җитештергән ризык. Кибеттә бөтен ризык та, тәм-том да хәләл таләпләренә туры китереп әзерләнә.

Просмотров: 756

Комментирование запрещено