Нурлатта Халыклар Дуслыгы йорты булдыру буенча эш алып барыла

Нурлат муниципаль районының хокук саклау органнары җитәкчеләре төрле дини конфессия вәкилләре катнашында, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту җәһәтеннән, “түгәрәк өстәл” артына сөйләшүгә уздырды. Район башлыгы Равил Кузюров тәкъдиме буенча анда Нурлатта эшләп килгән төрле милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре дә катнашты.

Безнең алда инде конструктив диалогтан конструктив эшчәнлеккә күчү бурычы тора, дип район башлыгы моңа кадәр булган сөйләшүләрнең реаль нәтиҗә бирер вакыты җитүгә ишарәләп.

Төп оратор – шәһәр прокуроры Рамил Гарифуллин криминаль хәлгә анализ биреп, анда читтән килгән халыкның да исемнәре очрауны билгеләп үтте. Шуңа да районга килгән кешеләр җәмәгатьчелек, хокук саклау органнары һәм диаспора лидерлары тарафыннан “фильтрлау” үтәргә тиеш, дип белдерде ул. Гомумән, милли-мәдәни берләшмәләр лидерларына зур бурычлар йөкләнде.

Килдеңме, – ул илнең, җирлекнең законын, гореф-гадәтләрен үтәү тиешле, дип искәртте район башлыгы милли берләшмә җитәкчеләренә моны күз уңында тотарга киңәш итеп. Аннан ул Нурлатта Халыклар Дуслыгы йорты булдыру буенча эш алып барылуын хәбәр итте. Бар милләтләргә тигез шартлар тудырып, аларны бер түбә астына җыю милләтара элемтәләрне, һичшиксез, ныгытуга булышачак, диде ул.

Сөйләшүгә кушылган үзбәк һәм таҗик милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре Айбек Худоеров һәм Фуркат Салибаев, беравыздан, халык белән уртак тел табулары турында әйтте. Берсе 13, икенчесе 10 ел Нурлатта гаиләләре белән яши, Россия гражданлыгы алганнар, үз эшләрен булдырганнар. Әмма читтән килгән кешеләрнең күбесе гражданлык алып та үз хокукларын белмәгән очраклар бихисап. Шуңа Равил Кузюров аларга Россиядә гамәлдә булган программалар турында мәгълүмат бирергә, үзләре белеп башкарган эшкә тартып, җәмгыятькә дә файда китерергә чакырды.

Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчес Юлия Магарина читтән килгән халыкны мәдәни чараларга активрак тартып тәрбияләү турында тәкъдим кертте. Әлбәттә, дин әһелләре – Нурлат районы мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов һәм Казан епархиясе Нурлат Илья чиркәве приходы православие дини оешмасыннан Владимир атакай да, дини тәгълиматларга нигезләп, милләтара татулык, конфессияара килешү яклы булуларын җиткерделәр.

Тулаем алганда, катнашучыларны милләтара татулык культурасына мәктәп яшеннән өйрәтергә, милли берләшмәләр эчендә милләтара проблемалар белән шөгыльләнәчәк махсус совет булдырырга, утырышларны диаспора кешеләрен дә чакырып үткәрергә дигән фикерләрне һәркем хуплап каршы алды. Айга бер тапкыр очрашып торырга килештеләр.

Бу хакта “Дуслык” газетасы хәбәр итә.

Просмотров: 799

Комментирование запрещено