Президент России присвоил соплеменникам — руководству Татарстана — государственные награды / Минтимер Шәймиев һәм Илдар Халиков РФ дәүләт бүләкләренә лаек булган

i14 января Владимир Путин подписал указ о присвоении ряду представителей республики Татарстан государственных наград. Так, орден «За заслуги перед Отечеством» четвертой степени был присвоен Минтимеру Шаймиеву, орден Почета — Ильдару Халикову, орден Дружбы — его заместителю Шамилю Гафарову.

* * *

Россия Президенты Владимир Путин, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен, 20 түрәгә һәм эшмәкәргә бүләкләр һәм мактаулы исемнәр тапшырды. РФ Президентының 2014 нче елның 14 нче гыйнварындагы “РФнең дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы” Указы бүген рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

III дәрәҗә“Ватан алдында казанышлары өчен” ордены белән РФ спорт министры Виталий Мутко, IV дәрәҗә “Ватан алдында казанышлары өчен” ордены белән ТРның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүләкләнгән.

ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Мактау ордены белән бүләкләнгән. ТР вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, РФ сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары Игорь Каграманян һәм статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова Дуслык орденнарына лаек булган.

Шулай ук бүләкләнгәннәр арасында — Алексей Песошин, Владимир Леонов, Игорь Сивов, “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һ.б.

 

 

Просмотров: 913

Комментирование запрещено