Рустам Минниханов поручил разработать стратегию развития «Татмедиа» / Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” агентлыгына кадрлар әзерлеге мәсьәләсенә игътибарны юнәлтергә киңәш итте

СМИ Татарстана должны предоставлять населению достоверную и оперативную информацию. «Это самая главная задача, которую вы должны решать. И в этом направлении нам необходимо очень серьезно работать», — сообщил сегодня Президент Татарстана Рустам Минниханов, выступая на итоговой коллегии Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям. Он отметил, что власть в РТ всегда внимательно рассматривает вопросы, связанные со СМИ.

Рустам Минниханов высоко оценил работу Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям и ОАО «Татмедиа» в рамках подготовки и проведения Универсиады в Казани. «На «Татмедиа» была возложена большая задача. Благодаря людям, которые были задействованы в этом, мы справились с поставленной задачей», — сказал он.

«Мы можем все, что угодно сделать, но если информации не будет, она останется внутри, никакого эффекта не будет. Данная работа была поставлена на очень серьезном уровне», — добавил Президент РТ.

По мнению Президента Татарстана, более эффективной должна быть работа ПИК «Идель-пресс» по нахождению новых видов бизнеса, таких как медиакиоски. «Эту работу надо проводить и она должна быть сориентирована», — добавил он.

Выступая на коллегии, Рустам Минниханов затронул тему социальных сетей, которые имеют огромное влияние, являются мощным информационным ресурсом. В то же время, как отметил Президент Татарстана, часто в соцсетях информация бывает необъективна.

«Любая информация должна быть проверена и донесена объективно», — особо подчеркнул он. В качестве примера Рустам Минниханов привел последние события, которые произошли в Базарных Матаках. «Где-то что-то сказали, а федеральные СМИ не стали разбираться, правда это или нет. Но тут и мы плохо сработали. Наши правоохранительные структуры должны были дать своевременную оценку», — сказал он. По мнению главы республики, это «явный пример того, как и «Татмедиа», и правоохранительные структуры вовремя не сработали».

«Любой информационный ресурс должен быть интересным и профессионально подготовленным», — подчеркнул он и обратил внимание на вопрос подготовки кадров в сфере журналистики. «Работа с кадрами должна быть четкой, системной, каждодневной с учетом наших образовательных центров, стажировок, обучения за границей. В этой части мы не дорабатываем», — считает Президент Татарстана.

Говоря о нехватке кадров, владеющих татарским языком, он отметил, что в этом вопросе Союзу журналистов РТ не нужно выступать в качестве советника, а необходимо взять на себя центр ответственности. В целом Рустам Минниханов уверен: «Систему подготовки кадров нужно серьезно пересмотреть с учетом нашего потенциала и привлечением специалистов, которые могли дать нам необходимые навыки».

Президент Татарстана посетовал на то, что журналисты очень мало рассказывают о позитивных событиях. Он призвал работников СМИ больше освещать положительные явления, проекты, которые реализуются в республике. «Почему люди стали такие нервные и недовольные? Вы посмотрите любой канал, нет ни одного слова о человеке труда, мало позитивной информации. Если что-то случилось, СМИ могут целую неделю показывать это. Наверное, об этом нужно говорить. Катастрофа с «Булгарией», авиакатастрофа… Каждый раз, когда такое показывают, людям, которых коснулась беда, становится хуже и хуже», — сказал он.

В то же время Президент республики считает, что критика в СМИ должна быть. Журналисты должны рассказывать о проблемах, на которые власти нужно обратить внимание.

Говоря о задачах на 2014 год, Президент РТ напомнил, что в этом году пройдут выборы в Госсовет РТ. Согласно новому законодательству все больше партий имеют право участвовать в избирательной кампании. «Очень важно рассказать избирателям, что из себя представляют эти политические силы и кандидаты, донести всестороннюю информацию об участниках выборов. Работа в этом направлении должна выйти на первый план, чтобы у населения была максимальная информация», — сказал он.

Кроме того, Президент РТ считает важным найти эффективные методы информационного противодействия экстремизму и терроризму. «Данный вопрос сам по себе не рассосется. Это очень большая проблема. Мы без СМИ эту задачу не можем разрешить», — отметил он и добавил, что надо подробно рассказывать о причинах и последствиях таких событий.

По мнению Рустам Минниханова, «Татмедиа» должно иметь свою стратегию развития. Президент РТ дал поручение разработать долгосрочную программу с включением как краткосрочных, так и долгосрочных задач. «Задачи с каждым днем меняются. По каждой ситуации есть вызовы, на которые мы должны грамотно отреагировать», — отметил он.

«Очень важно, чтобы эта структура работала для населения, чтобы каждый район, каждый город имел возможность рассказать о своих людях, проблемах, достижениях. А наша задача – эту работу систематизировать», — сказал в завершение своего выступления Рустам Минниханов.

В мероприятии приняли участие руководитель Аппарата Президента РТ Асгат Сафаров, заместитель Премьер-министра республики Юрий Камалтынов, заместитель Председателя Госсовета РТ, председатель Союза журналистов республики Римма Ратникова.

С основным докладом выступил руководитель Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям Ирек Миннахметов.

* * *

 

Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары халыкка объектив һәм дөрес мәгълүмат җиткерергә тиеш. “Бу бурычны хәл итү юнәлешендә безгә җитди эшләргә кирәк. Без һәрвакыт ММЧ үсеше белән бәйле мәсьәләләргә игътибар белән карыйбыз”, — дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган йомгаклау коллегиясендә. Утырыш эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашты.

Президент ассызыклап узганча, Казанда узган Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү чорында “Татмедиа” ААҖ һәм “Татмедиа” Республика агентлыгы үзен җитди яктан күрсәтә белде. “Бу дөньякүләм масштабтагы вакыйгага әзерлек барышында без зур тәҗрибәгә ия булдык, һәм шушы эшкә үзеннән өлеш керткән кешеләр тырышлыгы белән республиканы күрсәтүгә, куелган бурычны хәл итүгә ирештек”, — дип, Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” агентлыгы эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм рәхмәтен җиткерде. “Без нәрсә генә эшләсәк тә, бу хакта мәгълүмат булмаса, аның нәтиҗәлелеге күренмәячәк. Бу эш бик югары дәрәҗәдә оештырылды”, — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Идел-Пресс” комплексының бизнесның яңа төрләрен табу буенча, мисал өчен, медиакиосклар булдыру буенча эше тагын да нәтиҗәлерәк булырга тиеш. Ул чыгышында социаль челтәрләрнең зур йогынтыга ия булуын, аларның куәтле мәгълүмати ресурска әверелүен, әмма дә ләкин аларда мәгълүматның чынбарлыкка бик үк туры килеп бетмәвен шәрехләп узды. “Теләсә нинди мәгълүмат, җентекләп тикшерелеп кенә, профессиональ төстә халыкка ирештерелергә тиеш”, — дип, республика җитәкчесе шушы көннәрдә Базарлы Матакта булган хәлләрне кабартып күрсәтү фактына тукталды. “Хәтта федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә мәгълүматның хакыйкатькә туры килү-килмәвен тикшереп тормады. Без үзебез дә хилафлык җибәрдек, хокук саклау органнары да вакытында бәя бирергә тиеш иде. Бу “Татмедиа” агентлыгы һәм хокук саклау органнарының вәзгыятькә вакытында реакция күрсәтмәвенең ачык мисалы булды”, — дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, ММЧ кайнар табадан төшкән фактларны гына сагалап тора. “Теләсә нинди мәгълүмати ресурс кызыклы булырга һәм профессиональ әзерләнгән булырга тиеш”, — диде Президент һәм журналистика өлкәсендә кадрлар әзерлеге мәсьәләсенә тукталды. “Белем бирү үзәкләрен, стажировка, чит илләрдә укыту кебек мөмкинлекләрне исәпкә алып, кадрлар белән эшчәнлек көндәлек төстә, төгәл, калыпка салынган булырга тиеш. Бу мәсьәләдә җитешсезлекләребез бар”, — дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, татар телен белүче кадрларга кытлыкны бетерү юнәлешендә, Журналистлар берлегенә киңәшче ролендә түгел, ә җаваплылык үзәге буларак мәсьәләне үз кулына алуы зарур. “Журналистны инглиз, рус һәм башка телләрдә дә эшләргә өйрәтергә була, әмма татар теле – бу безнең бурыч. Әлегә бу безнең зур кимчелегебез. Кадрларны әзерләү системасын үзебезнең потенциалны эшкә җигеп, җитди төстә үзгәртеп корырга һәм моның өчен файдалы күнекмәләр бирә алырлык белгечләрне дә җәлеп итәргә кирәк”, — дип ассызыклады Президент.

 Республика башлыгы игътибарны юнәлткән тагын бер мөһим мәсьәләнең берсе – журналистларның позитив вакыйгалар турында аз язуы. “Без, ни өчен кешеләр канәгатьсез, тиз кызучан, дип аптырыйбыз. Федераль каналның кайсын гына асчаң да, анда бер генә уңай яңалык та ишетмисең, хезмәт кешесенә дан җырлау һәм башка позитив мәгълүмат та юк диярлек. Без начарлык турында шулкадәр күп сөйлибез”, — дип, Рөстәм Миңнеханов Татарстан журналистларын уңай вакыйгаларга ныграк игътибар итәргә, республикада тормышка ашырылучы проектларны күбрәк яктыртырга өндәде. “Безнең “Татмедиа” системасы объектив мәгълүмат бирергә тиеш. Дөрес, тәнкыйтькә дә урын бирелергә тиеш, әмма бүгенге формада түгел. Начарлык, кайгы турында атналар буе кабатлап сөйләргә кирәкми. “Булгария” фаҗигасе, авиаһәлакәт булды… Аларны һәрвакыт искәртеп тору, шушы хәсрәт үзләренә кагылган кешеләргә һаман да авыррак тәэсир итә. Быел гына да без өр-яңа 26 проектка башлангыч бирәбез. ФАПлар, юллар төзелеше, капиталь төзелеш һәм башкалар турында сөйләргә кирәк. Бу мәгълүматларны саннар белән түгел, ә кызыклы тел белән халыкка үтемле итеп җиткерергә кирәк. Бу очракта сез журналист сыйфатларыгызны күрсәтергә тиешсез”, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта хакимият игътибар итәргә тиешле проблемаларга чаң сугу да мөһим, дип саный ул.

2014 нче елга булган бурычларга тукталып, Президент быел журналистлар алдында ТР Дәүләт Советына сайлаулар вакыйгасын яктырту бурычы торуын билгеләп үтте. Яңа закон күп кенә фиркаларга һәм кандидатларга үзен күрсәтергә мөмкинлек бирә. “Сайлаучыларга бу сәяси көчләрнең һәм кандидатларның нинди булуын җиткерү мөһим. Халыкны тулысынча хәбәрдар итү өчен, бу юнәлештә эш алгы планга чыгарга тиеш”, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, террорчылык һәм экстремизмга каршы мәгълүмати көрәшнең нәтиҗәле алымнарын табарга кирәк. “Бу мәсьәлә үзеннән-үзе юкка чыкмаячак. Бу бик зур проблема. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка без бу бурычларны хәл итә алмаячакбыз”, — дип, ул әлеге төр җинаятьләрдә катнашучылар өчен моның нәрсә белән тәмамланачагын җентекләп язарга кирәклегенә басым ясады. “Республикада милләтара, динара тынычлыкны, теләктәшлекне саклап калу зур әһәмияткә ия. Аны бозарга теләүчеләрне нинди җәза көтәчәген яшереп калу кирәкми”, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 “Татмедиа”ның үз үсеш стретегиясе булырга тиеш”, — дип, чыгышының азагында республика җитәкчесе озак вакытка исәпләнгән һәм кыска вакыт эчендә хәл ителәсе бурычлар кертелгән программа эшләргә йөкләмә бирде. “Көннән-көн бурычлар үзгәреп тора. Һәр вәзгыятькә карата без дөрес итеп вакытында реакция күрсәтергә тиеш. Бу структураның халык өчен эшләве әһәмиятле. Һәр шәһәр, район үз шәхесләре, проблемалары, казанышлары турында сөйләү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Ә безгә бу эшне системалаштырырга кирәк”, — дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

tat.tatar-inform.ru

Просмотров: 851

Комментирование запрещено