Татарстан журналистлары күпме хезмәт хакы ала?

c182405aa039cd9d03b9fdf594b4d19d_MЮгары квалификацияле татар журналистлары җитмәү Татарстанның бу өлкәдәге зур җитешсезлеген күрсәтә. Әлеге көнүзәк проблема исә республикакүләм дәрәҗәдә хәл итүне сорый.
Бу фикерне «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Чара идарәчелекнең 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышланды.
Утырыш «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов җитәкчелегендә барды. Чарада Рөстәм Миңнехановтан тыш Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да катнаштылар.

Татарстанга оста журналистлар җитми

Татарстан Россиянең аеруча зур тизлек белән үсә, камилләшә торган төбәкләреннән берсе. Республиканың каләм ияләре дә шушы үзгәрешләр белән бергә атларга, югары һөнәри осталыкка ия булырга тиешләр. Шуңа күрә, коллегиядә кадрлар әзерләү белән бәйле мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирелде.
- Журналистика өлкәсе өчен югары квалификацияле кадрлар җитмәү проблемасы турында без еш сөйлибез. Әлбәттә, каләм ияләренең осталыгын күтәрү буенча берни дә эшләнми дип әйтеп булмый, тик «Татмедиа» тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар гына бу мәсьәләне хәл итми шул. Шуңа күрә, республика матбугатын чын мәгънәсендә үз эшенең осталары белән тәэмин итүгә ныклап тотынырга, бу эшне системалы рәвештә алып барырга вакыт җиткәндер, — дип белдерде үзенең чыгышында Римма Ратникова.
Ул татар журналистларының һөнәри осталыгы түбән булуга басым ясады, бу проблеманың район җирлекләрендә аеруча актуальләшүен ассызыклады.
- Тормыш бер урында гына тормый, еллар узган саен, республикабыз да үсә, камилләшә. Ә менә совет чорында формалашкан каләм ияләребезнең һаман да һөнәри осталыкларын күтәргәннәре юк. Укытучы, агроном кебек журналистика өлкәсен тәмамламаган шәхесләр өчен дә махсус курслар кирәк.  Ә иң мөһиме, бу эшчәнлек өзлексез алып барылырга тиеш, — дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Рөстәм Миңнеханов исә  татар журналистларының һөнәри осталыгы түбән булуны «республиканың зур җитешсезлеге» дип атады. Моңа каләм ияләре түгел, ә республика җитәкчелеге гаепле, дип белдерде.
- Әлеге начар вәзгыять журналистика тармагының гына түгел, ә республикакүләм проблемага әверелде. Теләсә кайсы мәгълүмати ресурста югары дәрәҗәдәге белгечләр хезмәт куярга тиеш. Бу эшкә ныклап тотынырга вакыт, — дип ассызыклады Президент. Ул Татарстанның журналистлар берлегенә әлеге вәзгыятьне контрольгә алырга боерды.

Тискәре яңалыклар турында гына хәбәр итүне туктатырга вакыт
Татарстан Президентын журналистиканың тискәре мәгълүматларга бай булуы да борчуга сала.
- Мин бу турыда әйтми кала алмыйм. Соңгы вакытта кайсы гына мәгълүмат чарасын алма, барысы да кайда нинди һәлакәт булган, кем кемне үтергәнлеге турында язалар. Аннары нишләп халык бар нәрсәдән зарлана микән дип аптырыйлар. Позтитив яңалыкларны ешрак яктыртырга кирәк. Әлбәттә, тәнкыйть тә кирәк, әмма ул объектив булырга тиеш. Нишләп без хезмәт геройлары, республиканың мактаулы шәхесләре турында язмыйбыз? — дип канәгатьсезлеген белдерде Рөстәм Миңнеханов.
«Татмедиа» агентлыгының еллык эш нәтиҗәләренә килгәндә исә, 2013 елда Татарстанның мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы якынча 21,3 мең сумны тәшкил иткән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 11 процентка артыграк. Массакүләм мәгълүмат чараларына дәүләт заказы бәясенә килгәндә исә, 2013 елда бу күрсәткеч 1,2 миллиард сум булган. Реклама аша кергән керемнәр күләме 273 миллион сум, ә газет-журналга язылучылардан исә 165 миллион сум акча җыелган.

Рәмзия ЗАКИРОВА.

«Интертат».

Просмотров: 835

Комментирование запрещено