Фәрит ГЫЙБАТДИНОВ: “Чувашстан татарлары әйдәп баручылар…”

Фарит ГыйбатдиновБөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының 2013 ел йомгакларына багышланган утырышында ясаган чыгыштан

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәү шәһәре студентлары белән очрашуда: “Татарлар сан буенча Россиядә икенче халык, аларга яшәү Татарстанда гына түгел, илебезнең һәр төбәгендә дә уңайлы булырга тиеш”, - дип әйткән иде.

Милләтне бетүдән, үлемнән саклап калу, аның мәдәнияте үсешенә юл ачу – иң олы максатыбыз булып тора. Халыкның иң зур мәнфәгатьләре һәм бүгенге кайгысы нидән гый­барәт соң? Әлбәттә, бу рухи азык кына түгел. Халыкның күпчелеге бүген исән калу, ашау-эчү, сәламәтлек, балаларны тәрбияләү, аларга тиешле белем бирү турында кайгыртып яши; аннары гына сәнгатьтән, нәфис сүздән, музыкадан ләззәт табу нияте уяна.

Безнең Чувашстан төбә­гендә татарлар күбрәк авылда яши. Гомумән, андыйлар барлык татарларның 20 процентын тәшкил итә, диләр… Мин үзем дә, авыл баласы буларак, гомерем буе авылда яшәдем. Туган авылымның исеме – Урмай. Бәлки, ишеткәнегез дә бардыр. Татарлыгымны, милли үз-аңымны, шушы Урмай авылында гаиләм, әбием, анам, авыл тормышы, аның гореф- гадәтләре тәрбияләде дип әйтә алам.

Адәм баласының күңелендә булган изгелек тә, яманлык та нәкъ гаиләдә тамыр җәя. Тәрбия бала ана карынында вакытта ук башлана һәм мәктәпкә кергәнче үк, аның холкы, гадәтләре, күнекмәләре, мөнәсәбәтләре формалаш­кан була инде. Мәктәп, мө­гал­лимнәр, тәрбиячеләр уку­чының шәхси сыйфатла­рын камилләштерәләр, аңа фән­ни белем бирәләр, дө­рес фикерләү ысулларына өй­рәтәләр, фикерләү һәм хә­тер сәләтләрен үстерәләр, фән­ни нигездә дөньяга караш тәрбиялиләр.

Безнең Урмай авылы халкы, гомумән алганда, Чуваш­станның башка татар авыллары Шыгырдан, Татар Сыгыты, Тукай, Чичкан, Кармыш, Сыр-Иле, Кызыл Чишмә, Балтай халкы шикелле үк, Аллага шөкер, динле, гореф-гадәтле, нигездә мишәр сөйләмле, олы мәдәниятле халык.

Чувашстанда бөтен ха­лык­ларның, хәтта Республикага исем биргән чувашларның да саны елдан-ел кими, тик татарларныкы гына арта бара.

Төрле авыр заманнар булуга карамастан, әби-бабаларыбыз, әти-әни­ләребез динебезне, го­реф-гадәт­ләребезне саклап кил­гәннәр, шәригать кушканча, олыларга хөрмәт күрсәтеп яшәргә тырышканнар һәм безгә мирас итеп калдырганнар. Үткән гасырның 90нчы ел­лары башында, дәүләт тарафыннан дингә караш үзгәргәч, халкыбызның зур тырышлыгы һәм хезмәте белән мәчет, бөтен көчкә мәдрәсәләр эшли башлады. Динебезнең сакланып калуында һәм аның үсүендә җирле имамнарыбызның, авыл картларыбызның роле бик зур.

Чувашстанда әле ханлык­лар чорында татарлар нигез салган, тик соңрак ят кавем кулына күчкән Алатыр шәһәре бар. Менә шушы шәһәргә утызлап имамыбыз сөрелә. Шунда аларның тормышлары эзелгән булса да, алар милли-дини яшәешебезнең нигезен нык итеп салып калдырганнар. Шуңа күрә авылларда гореф-гадәт буларак динебез, аның янында мәдәниятебез сакланып калган да инде. Тик безгә авыл халкының иманын гел ныгытып торырга, киләчәк буынны үзебезнең рухта, милли-дини тәрбиядә үстерергә кирәк. Моның өчен системалы эшләү таләп ителә. Татарның иманын, калебен гел ныгытып, аңа оеткыны өстәп тормасаң, ул җайсызланырга мөмкин. Бигрәк тә заманада да, илдә дә тотрыклык булмаганда. Без бит сезнең белән соңгы 30 елда нинди генә формациядә, нинди генә идеологиядә яшәмәдек икән, хәтта идеологиясез дә яшәп карадык. Менә шул чор­ларда, 20 ел элек төрле төбәкләрдә татар халкының иҗтимагый хәрәкәте куәтләнде. Илдә халыклар һәм милләтләр төрлелеген дуслык битлеге астында, бөтенебезне дә бер халык итеп күрсәтергә тырышып яшәгәндә, без үзебезнең аерым милләт булуыбызны да, мәдәниятебезнең дә, гореф-гадәтләребезнең дә аерым икәнлеген исбатларга теләп дөньяга аваз сала башладык.

Тереклек иясе буларак та, милләт буларак та бетүдән сак­ланып калу өчен, татар халкы аңында яшәү, тереклек көче уянырга тиеш. Бу эштә милли мәгариф системасының әһәмияте гаять зур, хәлиткеч, дип әйтеп була. Милләтне бәдән, җанлы гәүдә белән чагыштырсак, мәгариф ул – шушы гәүдәнең кан тамыры.

Шөкер, Чувашстанда соң­гы елларда тәгълим-тәрбия юнә­лешендә шактый нәтиҗәле эш­ләр эшләнде. Шыгырданда, Тукайда, Татар Сыгытында өр-яңа мәктәпләр, Шыгырданда — икенче, ә Тукайда беренче балалар бакчалары ачылды, Урмайда да икенчесен төзергә әзерләнеп торабыз.

Бу авылларга оптимәл­ләштерү дигән яман сүз кагылмады. Шыгырданда 1000-гә якын, Урмайда 400дән артык, Тукай авылында 300дән артык бала укый. Ел саен уртача 50 — 70 бала Казанга килеп, башкалабызның югары уку йортларына укырга керә. Соңгы вакытларда техник университетларны сайлау күбәя төште. Бездән Казанга укырга татарча яхшы сөйләүче, татарча фикер йөртүче татар егетләре һәм кызлары килә. Тик аларны Казан бозмасын иде, урыс теллегә әйләндермәсен иде. Моның өчен Казанның югары уку йортларында татар мохиты бик көчле булырга тиеш. Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр бүлеге төбәкләр белән генә эшләү түгел, күбрәк Казанның югары уку йортларында эшләрне көчәйтү өчен үзенең структурасын булдырсын иде.

Чувашстанның зур татар авылларында халыкны иң борчыганы ул — эшсезлек. Шуңа күрә күпләр, үзләренең кендек каны тамган җирдә эш булмаганга, эш эзләп, балта осталары булып Татарстан, Ульян, Түбән Новгород, Мәскәү, Төмән, Воронеж өлкәләренә һәм Себер якларына чыгып китәләр иде. Язын киткәннәр көзен туган җирләренә, гаиләләренә кайтып, торган җирләрен, йорт-кураларын төзәтергә, зурайтырга тотыналар. Гореф-гадәт буенча һәр кеше нигез корырга тиеш, бетәргә тиеш түгел бит.

Озак еллар берничә буын бер нигездә яшәп килде. Бу әле дә шулай. Халкым беркайчан да читкә таралмады, авылда яраклашып яшәргә тырышты. Совет чорында кемдер колхозда эшләсә, кемдер сату-алу эше белән мәш килде, ягъни “спекулянт” булып, товар, ит сатып көн күрде. Мишәрнең “эшмәкәрлеге” гомере буе канында бит аның. Үзгәртеп корулар башланып, мөмкинлекләр ачылгач, халкыбыз җиңел сулыш алып, торгынлык чигеннән котылып, базар мөнәсәбәтенә кереп китте. Менә шунда эшмәкәрлекне Россиядә беренчеләрдән булып безнең якташлар башлап җибәрделәр дә инде.

Хәзер хәләл ит, хәләл пилмән, хәләл тавык дип күп сөйлиләр. Чувашстан татарлары элек, совет чорында да дин кардәшләребезне хәләл ит белән тәэмин итеп тордылар. Соңгы 20 ел эчендә авылларыбыз шәһәр көнкүрешенә якыная төште. Башка төбәкләрдә халык, иске дөньяның кире кайтканын “ностальгия” итеп сагынып, колхозлардан, хөкү­мәттән нәрсәдер көтеп яттылар да, бу булмагач, авылларны, нигезләрне ташлап, шәһәргә китү ягын карадылар. Ә менә бездә, киресенчә, йорт җирләрен, урамнарын, утлы-газлы, кайнар сулы итеп, коммуникацияләрне үзләре ясап, татар телле, татар мәдә­ниятле, татар рухлы кечкенә шәһәрчекләр дип әй­терлек авыллар кордылар.

Алла боерса, безнең яктагы Шыгырдан, Тукай, Урмай һәм башка татар авылларында халыкның ничек яшәгәнен үзегез дә килеп күрерсез әле. Бу авылларга хөкүмәттән бер­нәрсә дә килмәгән, би­релмәгән дип әйтер идем дә, тик бу дөрес булмас кебек. Хөкүмәт халыкны бернәрсәдән дә тыймады, аның эшләгән эшенә комачаулык итмәде. Авылларда яшәүче татар халкы дәррәү урта эшмәкәрлеккә чумды, салымын түләде. Җитмәсә үзе торган җирлеккә гел игътибарлы булды. Моның өчен иҗтимагый хәрәкәтләр, соңрак җирле киңәшмәләр булдырылды. Халкыбызның туган җиргә береккәнлеген күреп, аның арта баруын аңлап, бердәмлекне сизеп, хөкүмәт тә яңа социаль объектлар төзи башлады. Тик бу эшкә, нигездә, халыкны иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре өндәп барды. Алар арасында чын лидерлар үсеп чыкты, чөнки шундый абруйлы шәхесләр булганда гына, милли җәмгыятьнең эше күренә башлый. Иҗтимагый хәрәкәт милли һәм дини яктан берләшеп эшләгәндә генә халыкның тормышы гло­бальләштерү ка­за­нында кайнаганда да, кай­берәүләр аны гомумроссия казанында эретеп россиялеләр ясарга теләгәндә дә, күп кенә милләтләр юкка чыгам ди­гәндә, безнекеләр бернигә дә бирешмичә, ки­ресенчә, тагын да чистарак, арурак булып, көндәлектә сә­ләтле милләт булып дөньяга аваз сала бүген.

Менә без Чувашстанда 25 ел буе халыкара статус белән татар эстрадасының “Урмай моңы” фестивален уздырып килдек. Ул бүгенгесе көндә Чувашстан татарларының, гомумән, татар эстрадасына битараф булмаган җырчыларның да брендына әверелде. Килә­чәктә аның инде “Урмай авазы“ дигән яңа форматта, бү­генге көн таләпләренә туры килердәй, татар халкының зур фестиваленә әверелеп китүе бик мөмкин. Без аны беренче тапкыр уздырып карадык инде, һәм “беренче каймагыбыз” төерле булмады, искиткеч матур үтте. Анда Төркия, Украина, Кытай, Үзбәкстаннан һәм Россиянең күп төбәкләреннән кан-кардәшләребез катнашып, үзебезнең дөньяда барлыгыбызны, үсешебезне тагын бер тапкыр күрсәттек. Тик шунысы кызганыч, төрки-татарларны федераль программалар да, грантлар да бик тә үз итеп тормыйлар. Димәк, бар ышанычыбыз Татарстанда һәм үзебезнең җирле хөкүмәтләребездә.

Яңа фестивалебез “Арт-Мәдхия” дип атала. Ул Аллаһы Тәгаләне мактап, “Зикер, фикер, шөкер” дигән шигарь астында мөселман җырлары, бәетләр, мөнәҗәтләр башкарыла торган заманча бер милли-дини рухлы фестиваль дияр идек. Сабантуйлар, Рамазан, Мәүлид, Корбан бәйрәмнәре кебек дини һәм милли бәйрәмнәрнең бергә үрелеп барулары Чувашстан өчен бер гадәти хәл булып тора. Мондый төр чаралар бездә даими һәм системалы рәвештә оештырыла. Алар Чувашстанда яшәүче татарларның матур итеп яшәү билгесе.

Татар дөньясында, бүгенге көндә халык арасында киң таралган Казахстанда “Иртыш моңнары”, Екатеринбургта “Урал сандугачы”, Чувашстанда 25 ел үткәрелеп килгән “Урмай моңы”, хәзерге “Урмай зәлидә” фестивальләре бар. Алар инде халкыбызның милли мирасына әйләнделәр. Менә шундый фестивальләрне, минем фикеремчә, Татарстан Республикасы үз канаты астына алып, үз программасына кертергә тиеш. (Тик мәдәният министрлыгы нигәдер бу эшне эшләргә теләми. Ягъни грант киңлегендә генә калдырырга тели кебек. Грант исә быел бар, киләсе елга юк, анысы да эләксә эләгә, я юк).

Татар тормышы бүген фәнни анализ, үткәннән килә­чәккә илтүче бер күпер салырлык яңа алымнар көтә. Чувашстан Республикасындагы татарлар бу мәсьәләдә дә алда бара дип әйтеп була. Республика татарлары даими рәвештә фәнни-гамәли кон­ференцияләр, семинар-прак­тикумнар, төрле һөнәр ия­лә­ренә багышланган уку курслары һәм башка төр чаралар оештырып торалар. Боларның барысы да җирле татарларның киләчәге турында кайгыртып эшләнелгән эшләр. Бездә “Шыгырдан укулары”, “Милли мирас” конференцияләре, мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен “Халык иҗаты” семинар-практикумнары бик үзенчәлекле итеп үткә­реләләр.

Авылда яшәүче татарлар арасында да, рес­пуб­ликаның шәһәрләрендә дә мил­липәр­вәрләребез җи­тәр­лек. Урбанизация, шәһәр халкының процент нисбәтендә арта баруы – табигый күренеш. Шулай да авылларга киләчәктә хөкүмәт ягыннан караш үз­гәрмәсә, шәһәр шартлары, мөмкинлекләре авыл халкына да тудырылмаса, милләтне, телне, милли үзаңны саклап калу бик авыр булачак.

Чувашстан татарлары ях­шымы-начармы сакланып калачаклар әле. Безнең бу яктан тәҗрибәбез ярыйсы ук бар бит. Әмма ил буйлап сибелгән башка татар авылларын онытмасак иде. Бәлки, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты татар авылларын үстерү, бер-беренә якынайту максатында берәр төрле программа да булдырыр, дип өметләнәм. Шул ук Чувашстанда инде 3 ел оештырылган татар авыллары икътисади форумы моңа бер нигез, мәйданчык булып тора алыр иде. Киләчәктә иҗтимагый хә­рә­кәтләрнең, мил­ли оеш­маларның төп бурычы, мил­ләтебез алдында торган иң зур кискен бурычы татар авылы язмышы булырга тиеш. Бер шагыйребез әйтмешли, авылда — милләт, шәһәрдә халык яши. Татарның бүгенге көндә авылы барыбер әле бишек, ана — ватан булып калырга тиеш.

Шул ук вакытта, безнеңчә, татар өчен шәһәр шартларында яшәү, үзоешу мәсьәләсе дә бүген барлык кискенлеге белән килеп басты. Татарның шәһәр шартларында аерым мәхәллә, милли берәмлек булып яшәвенең шактый гына тәҗрибәсе бар. Аны да өй­рәнеп, бүгенге вәзгыятне анализлап, шәһәр шартларында милли яшәеш программасын да булдыру — көнүзәк мәсьәләдер ул.

Фәрит ГЫЙБАТДИНОВ,

Чувашстан Республикасы татарларының региональ милли-мәдәни

автономиясе рәисе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 971

Комментирование запрещено