Махамбет Бижанов,
Красноармейский районы, Колывань авылы:
Мин “Сәлам” гәҗитәсен үзем дә кызыксынып укыйм, аны авылыбызда яшәүче татарларга да таратам.
Гәҗитәдән бик күп файдалы мәгълүмат алырга мөмкин, бигрәк тә безгә - Самар губернасында яшәүче рус телле кешеләргә.
Казах милләтеннән буларак, татар телен начар белсәм дә, татар телендәге мәкаләләрне барыбер укырга тырышам.
Бер теләгем дә бар. Мин Красноармейский районында яшим, ә мәчеткә Чапаевск шәһәренә йөрим. Тик андагы мәчеттә “Сәлам” гәҗитәсен күргәнем юк. Мөмкин кадәр гәҗитә төрле районнарга, авылларга да күбрәк таратылса, бик яхшы булыр иде.
* * *
Мәрьям Бирюкова,
Самар шәһәре:
“Сәлам” гәҗитәсен мин бик яратып укыйм. Биредә шәһәребездә, өлкәбездәге барлык хәбәрләрне белеп торам.
Аеруча миңа дөньяви һәм дини бәйрәмнәр турындагы фоторепортажлар ошый. Котлауларны да кызыксынып укыйм.
Ә инде намаз вакытлары безнең өчен бик тә мөһим.
Гәҗитәгә киләчәктә дә чәчәк атарга, озын гомерле булырга язсын!
Просмотров: 1167