“Бионг”та һәлак булучыларның туганнарына Америка юристлары ярдәм тәкъдим итә

Майаминың “Podhurst Orseck Р.А.” компаниясе вәкилләре “Бионг”та һәлак булучыларның туганнарына ярдәм тәкъдим итә. Алар фикеренчә, туганнарын югалтучыларга 10 миллион сумнан ким булмаган компенсация түләнергә мөмкин.

“Podhurst Orseck Р.А.” оешмасы бөтен дөнья буйлап авиаһәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Компания вәкилләре – Артур Баллен һәм Хериберто Рамос Казанга “Татюринформ” фирмасы чакыруы буенча килгән. Артур Баллен сүзләренчә, корбаннарның туганнарына адвокатлар өчен дә, суд өчен Америкага барырга кирәк була калса, юл, виза өчен дә үзләренә түләрә туры килмәячәк. Әлегә бер генә гаилә юристларның хезмәтеннән файдаланчагын белдергән.

«Ватаным Татарстан».

Просмотров: 777

Комментирование запрещено