Иркәнең иске Яңа ел төнендә икенче кызы туган

Әлеге шатлыклы вакыйга белән Иркә «Ирек мәйданы» газетасы белән бүлешкән. Бала 14 гыйнвар көнне иртәнге 5 сәгать 20 минутта дөньяга аваз салган. Кызның авырлыгы — 3 кг, буе — 51 см. Сабыйга Әминә дип исем кушарга уйлыйлар.

«13 гыйнварда төнге сәгать икегә кадәр ирем Артур белән кино карап яттык. Йоклап кына киткән идек, 45 минуттан соң уяндым. Тиз генә җыендык та бала тудыру йортына чыгып чаптык. Хәлләребез ярыйсы. Тиздән өйгә кайтырбыз дип торабыз. Туган сәгатеннән бирле кызыма Әминә дип дәшәм. Әлегә бу без биргән исем генә. Өйгә кайткач, Алла боерса, мулла чакыртып кушачакбыз», дигән Иркә.

Просмотров: 791

Комментирование запрещено