Салават Миңнеханов шоу-бизнес турында китап яза

news_1797Танылган җырчы Салават Миңнеханов шоу-бизнес законнарына, сәхнә арты тормышына багышланган китап яза башлаган.

«Мине тамашачы җырчы буларак кына белә. Ә мин бит әле клиплар да төшерәм, продюссер буларак та эшлим. Шуңа да шоу-бизнес тормышын яхшы беләм дип уйлыйм. Сәхнә – ул наркотик. Анда бер менгән кеше тиз генә китә алмый. Сәхнә кешене гел үзенә тартып тора. Менә шул сәхнә тормышы турында китап яза башладым әле», дип бүлешкән Салават Миңнеханов «Туйлар.ру» хәбәрчесе белән.

Просмотров: 671

Комментирование запрещено