Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллин юллары…

ВалиуллинСамар өлкәсенең төньяк-көнбатышы Ульян җирләренә терәлгән. Безнең Тупли авылы белән Ульян өлкәсенә кергән Әбдеринең арасы – ун чакрым гына. Нәкъ менә шул ун чакрым ара 15 яшьлек Җәмилне Самар якларына алып чыга. Авыл малае Куйбышев шәһәренең 25нче һөнәр мәктәбенә укырга килеп керә. Өч ел буена тимер  остасы булып авторемонт заводында тимер эшенең серенә төшенә һәм алты ел буена үз эшенең остасына әйләнә, машина да йөртә, аны төзәтә дә ул. Шул биеклеккә күтәрелә ки, ул инде  башкаларны да өйрәтерлек осталыкка ирешә.

Ул елларда егетләрнең күпчелеге ДОСААФ аша узды. 23 яшьлек Җәмил үзе укытучыга әйләнә, егетләрне эшкә өйрәтә.

Дүрт ел буена һөнәрмәндлеген (профессионализм) камилләштергәч, Вәлиуллинны инде Куйбышев шәһәрендәге “Ремстройдормаш”ка алалар, аңа җаваплы вазифалар тапшыралар.

Егет монда да үзенең булдыклылыгын, үткерлеген, уңганлыгын һәм ирләр белән эшли алуын күрсәтә.

Шуның өстенә шәһәрнең Кряж бистәсендә урнашкан нефтебазада да эшләп чыныгу ала.

Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллин 20 ел буена алты зур коллективта шау ир-атлар арасында кайнап, үзенең өстенлеген, көчлелеген, акыллылыгын күрсәтеп, җитәкчелер тарафыннан хөрмәткә ия була.

1982 елда 35 яшьлек Җәмил Вәлиуллин Самар өлкәсенең сәламәтлек идарәсенә, соңрак министрлыгына буйсынган автохуҗалыкны җитәкли башлый һәм 27 ел буена аны үрнәк хуҗалык биеклегендә тота.

27 ел эшләү дәверендә Вәлиуллин дәүләт тарафыннан 18 бүләккә лаек була. Алар барчасы да тир белән эшләп алынган нәрсәләр. Ә инде икесенә аеруча тукталырга кирәктер.

Җәмил Вәлиуллин 40 яшендә СССРның Югары Советы Президиумы исеменнән “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.

2003 елда Россия Федерациясе президентының 1066 санлы Указы нигезендә (15 сентябрь, 2003 ел) Җәмил Вәлиуллинга дәрәҗәле “Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеме бирелә. Бу бүләк Җәмил Вәлиуллинның 27 ел буена медицина тармагында куйган көчен тану булды.

Әлбәттә, бу еллар эш, эш, эш белән генә узмаган. Югары белем алу. Өйләнү. Балалар үстерү һәм татар мәшәкатьләрендә кайнау.

♦ Динебез Ислам һәм татар теле – милләтебезнең ике канаты

Җәмил Вәлиуллин – гомеренә Исламнан тайпылмаган кеше. Ул үзе генә ышанып калмый. Аның тирә-юне дә мөселманлыкта кайный. Туган авылы Лабитта таш мәчет салдырды. Авылга мулла кайтарып, аңа өй салып бирде, терлек-туар алып бирде. Авыл мулласына 1989 елдан бирле айлык эш хакын түләп тора. Авылындагы зур зиратны үз акчасына тимер койма белән тоттырды.

Самарда яшәгән кеше буларак, Самар Җәмигъ мәсҗидендә мөтәвәллият һәм өлкә мөфтиятенең Президиум әгъзасы булып хезмәт итә.

Җиденче дистә белән барган Җәмил әфәнде айнык фикер әйтүче, кешеләрне тыңлата һәм үзенә карата белә.

Әйе, Вәлиуллинның камчысы озын, кылычы үткен. Ләкин дә аның үткерлеге, пәкелеге, куштаннана белмәве тик бер генә максат белән эшләнә. Динебез Исламның сафлыгын саклау һәм милләтебез татарны олуг халык итеп күрү. Самар өлкәсендә татарлар – икенче урында. Шул икенче урынны башкаларга бирмәскә һәм сыйфатлы итәргә көч куеп яши ул.

♦ Вәлиуллин өендә кунакта президент Кадыйров булды

Җәмил Вәлиуллин белән элемтәдә күпләр тора. Аның күңел түре һава аланын (аэропорт), йә булмаса, чуен юлы вокзалын хәтерләтә. Ул каядыр бара, каяндыр кайта. Каршы ала. Озата. Кунак
була. Кунак итә.

Вәлиуллиннар өендә кунаклар хисапсыз, шулай да президент кунак булган өй – ул Җәмилдә генә. Чечня президенты Әхмәт Кадыйров Самарга килгәч, Җәмигъ мәсҗидендә аны губернатор Константин Алексеевич Титов үзе кабул итте. Ул аңа мәсҗидтә җиңел машина да бүләк итте.

Җәмигъ мәсҗидендә меңләгән халык каршында чыгыш ясаганнан соң, Чечня президенты Әхмәт Кадыйровны Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллин үз өенә алып кайтты. “Алып кайтты”, дигәч тә, Әхмәт Кадыйр янына сөйләшеп утырырга тагын 99 татар бардык. Андагы нигъмәт, андагы сый-хөрмәт, андагы нәсыйхәт җәннәтнең бер кыйпылчыгы булып кабул ителде. Мөфтиебез Вагыйз
хәзрәт Яруллин алып барган табын, Әхмәт Кадыйрның чыгышы табындагы 99 кешегә үзенә бер олуг мәдәни, сәяси, дини вакыйга булып кабул ителде, бик матур фикер алышулар булды.

Әхмәт Кадыйр инде мәңгелеккә күчте, ләкин дә Грозныйда аның музее эшли. Шул музейда бүген дә Җәмил Вәлиуллинның өендә узган табыннан дистәләгән сурәтләр саклана һәм ул фотоларны бүләк итеп бирүемә мин дә шатланам.

Безнең татар: “Дөнья куляса, бер әйләнә дә, бер баса”, – ди. Заманында Җәмил әфәнденең атасы ачлык елларын Грозныйда уздырган. Йөз елга якын вакыт узгач, Чечня мәмләкәтенең Илбашы Әхмәдулла абзыйның 24 нче баласы – Җәмилдә кунак кына булмады. Ул татарның 99 вәкиле белән әңгәмә тотып, мөселманлык рухын көчәйтеп, күңел түрендә бүләккә татарның сабырлыгын да алып кайтып китте. Табында хәзрәтебез Вагыйз Яруллин сөйләгән нотык (речь) күңелдән китми.

“Без 500 елдан артык түзәбез һәм матур яшибез”, – дигәне.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Самар татарлары».

 

Просмотров: 1475

Комментирование запрещено