Дәүләткол зираты матурлана

Зират ул — мәңгелек яшә­ешнең дәвамы, диләр. Шуның өчен һәр кеше сау-сәламәт чагында, ата-бабалары, әти-әниләре, якыннары җирләнгән зиратны даими карап, тәртип урнаштырып торырга тиеш. Андыйлар Камышлы районының Дәүләткол авылында да бар: ике бертуган Фәнис белән Рәфис Гыйззәтовлар, Рәшит Дәрҗеманов. Соңгысы улы Радик белән үзара киңәшләшә дә, туган авылының зиратын тимер рәшәткә белән әйләндереп алырга була. Алар кирәкле материалларны табалар да, үзләре эретеп ябыштыручылар буларак, зират тирәсенә тимер койма коеп куялар. Биш елга сузылган бу зур эшне алар берүзләре генә матди яктан булдырып бетерә алмаслар иде, билгеле. Ике бертуган Әгътәс (хәзер мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) белән Мөдәррис Гыйззәтовлар, өч бертуган Сөләйман, Ильяс, Гали Инсаповлар, Сәгыйдуллиннар нәселеннән җиде гаилә, Ришат белән Римма Садриев­лар, Саҗит Галимуллин, Мид­хәт Бәдретдинов, Рәис Сө­ләйманов, Тахаутдиновлар, Вахитовлар, Шәвәлиевлар, Рә­фәгытдиновлар гаиләләре һәм башка авылдашлар да бик зур ярдәм күрсәтәләр аларга.

Нәкъ шушы ир-егетләр ел саен зират өстен чистарту, чүп-чардан арындыру эшләрен дә оештыралар. Алар киләсе язда би­редәге йортка капиталь ремонт ясарга, авыл чишмәләрен тө­зек­ләндерергә дә уйлап торалар.

Шушы изге эшләрдә кат­нашкан һәр кешенең исем­нәрен атап бетереп булмас иде. Аларның барысына да Ал­лаһының рәхмәтләре яусын, мондый изге эшләр башкарылып торганда, Дәүләткол авылының киләчәге матур һәм дәвамлы булыр әле, дип ышанасы килә.

Нурсинә Хәкимова.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1071

Комментирование запрещено