Үрнәк гомер

Халимэ эби20 январьда Самараның Прудовая урамында юбилей бәйрәме гөрләде. Балаларының хөрмәтендә яшәүче Хәлимә апа Мәүлетовага 90 яшь тулу уңаеннан әнкәйләрен һәм сөекле әбиләрен котларга балалары, оныклары һәм онык­чык­лары җыелды.

Хәлимә әби һәм аның ире мәрхүм Гаяз бабай тумышлары белән Ульян өлкәсенең данлы Черкели авылыннан. Гомер буе диярлек туган җирләреннән аерылып яшәгәннәр. Күпчелек еллары Кинель-Черкасс районындагы Кротовка авылында үткән, җиде балалары да шунда үскәннәр. Хәзер нәселнең дә­вамы шактый — 14 оныгының да инде балалары туа башлаган.

Бу нәсел-ыругның яшәеше руслар арасында да үз туган телеңне һәм динеңне сак­лап калырга мөмкин булуына бик яхшы дәлил булып тора. Хәлимә әбинең оныкларын еш кына Самара мәчетләрендә күрергә була. Бу йортта татарча гына сөйләшәләр, анда татар көйләре генә яңгырый…

Хөрмәтле Хәлимә әбине юбилее белән котларга килгән Самара өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Горланов та бу турыда сөйләде. Ул юбилярга исәнлек һәм шундый кадер-нигъмәттә яшәвен теләде.

Шамил ГАЛИМОВ.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 972

Комментирование запрещено