Премияләр яңгыры “Бердәмлек”кә дә эләкте

NIK_3696

Губернатор администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Нәзиф ЕНАЛЕЕВ һәм Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

Өлкә журналистлары арасында унбишенче тапкыр уздырылучы “Алтын каләм” конкурсы һәм икенче “Губернатор призына журналистлар конкурсы” бергә уздырылды. Үткән елда губернатор конкурсында 195 кеше катнашкан булса, быел исә аларның саны 255кә җитте. Шулар арасыннан 96 иң лаеклы журналист лауреат исеменә лаек булды һәм беренче дәрәҗә дип­лом алучыларга — 100 мең сум, икенче урынга — 60 мең, өченче урынга 40 мең сум премия тапшырылды. Шулай ук хуплау премиясе дә бар иде. Аңа лаеклыларга 25 мең сум, ә шәхси батырлык премиясенә лаек булган ике журналистка 300әр мең сум акча алуга сертификат бирелде.

Тантана башында Николай Меркушкин регионыбызның со­циаль-икътисади үсеше юнә-леш­ләрен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, губерна аэрокосмонавтика сәнәгате кластерын үстерергә тиеш. Бу юнәлештә эш башланган да инде. Мәсәлән, 28 декабрьдә Самарада җитеш-терелгән ракета космоска очырылган. Ул бөтендөнья базары көндәшләренә каршы торырлык сыйфатлы итеп ясалган һәм орбитага бик зур күләмдә йөк чыгара ала. “ЦСКБ-Прогресс” оешмасы авыр йөк ташучы икенче ракета өстендә эшли башлаган.

Губернатор автосәнәгать темасын да читләп узмады. АвтоВАЗга сыйфатлы автомобильләр җитештерергә күптән вакыт инде. Без конкурентлардан бик нык калышабыз, диде ул. Мәсәлән, үткән елда Кытайда җитештерелгән автомобильләр 30 процентка күбрәк сатылган булса, безнекеләр 13 процентка ким сатылган.

2014 ел регион икътисады өчен бик авыр булыр, дип көтелә. Николай Иванович фикеренчә, кризисны җиңү өчен хөкүмәт һәм эшмәкәрләр берләшергә тиеш. Журналистлар да өлкәбез үсешенә вакытында һәм дө­рес­леккә туры килерлек итеп язылган материаллары белән үз өлешләрен кертә алалар. Бүген җирле үзидарә турында материаллар көнүзәк темага әверелергә тиеш. “Чөнки тиздән җирле үзидарә өлкәсендә реформалар башланырга тора, - диде губернатор. - Шәхсән, дәү­ләт вәкаләтләренең бер өлеше регионнарга биреләчәк. Бу авыл һәм шәһәр районнарына да кагыла”.

Кереш сүздән соң губернатор әйдәп баручы журналистларны котлау тантанасына күчте. Лауреатлар арасында ВГТРК — «Самара», “Губерния”, “Терра”, “Скат” тележурналистлары, интернет-блогерлар, “Волжская коммуна”, “Самарское обозрение”, “Социальная газета” кебек зур тиражлы һәм абруйлы газеталар хәбәрчеләренең фамилияләре арасында минем дә, “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Эльмира Шәвәлиеваның да, исеме яңгырады.

губернатор

Николай МЕРКУШКИН Эльмира ШӘВӘЛИЕВАга премия тапшыргач.

Губернатор Николай Меркушкин кулыннан “Репортер” номинациясендә өченче дәрәҗә диплом, роза чәчәкләре һәм премия алу күңелне күтәрә, эшкә дәрт-дәрман арттыра торган гамәл икән. Тыйнак эшемне күргәннәре өчен рәхмәтләр әйтеп сәхнәдән төшкәндә, кү­ңе­лемдәге иң зур рәхмәтләр баш мөхәрриребез Рәфгать абый Әһлиуллинга әйтелмичә калды. Менә бүген, форсаттан файдаланып, “Бердәмлек” укучылары алдында шул рәхмәтләремне җит­керәм. Ул бит мине, үзгәртеп ко­ру башланган елларда штатлар кыс­картылу нәтиҗәсендә эшсез калган кешене, эшкә алган иде. Секретарь-машинистка булып бер ай гына эш­лә­гәнмендер, ул миңа хәбәрче йөкләмәләре, ягъни мәкаләләр язуны тәкъдим итә башлады. Шулай акрынлап язу талантым ачылды. Ә Рәфгать абый язмаларымны һәрдаим кире кайтарып: “Эшләнеп бетмәгән, җиңел юл белән киткәнсең, фактларны тикшермәгәнсең…” — дип, кабат-кабат язмаларым өстендә эшләргә мәҗбүр итә иде. Ул әле дә шулай, һаман яхшыртырга, һаман матурлатырга, чистарак тел белән язарга өнди. Мөхәрриребез шундый булмаса, мин генә түгел, “Бердәмлек”тә эшләп киткән күп кенә хезмәттәшләребез дә үзләрендә язучы талантын ача алмаган булырлар иде. Рәхмәт сезгә, Рәфгать абый!

Ул да бу көнне Бөтен­россия Журналистлар бер­ле­генең Самара бүлеге үткәр­гән “Алтын каләм” кон­курсының “Мил­ли мәсьәлә” номи­на­ция­сен­дә премия белән бүләкләнде. Шулай ук “Парк Гагарина” интернет-портал хәбәрчесе Руслан Шәрипов та губернатор премиясен алу бәхе­тенә иреште.

Бу премияләр һәм дипломнар яңгыр кебек яуган көнне Европаның Журналистлар ассоциациясе вице-премьеры, Рос­­сия Журналистлар берлеге сек­ретаре Надежда Ажгихина губер­наторга пресса белән актив эшләгәне өчен Россия Журналистлар берлегенең дипломын тапшырды. Бу премия соңгы тапкыр ун ел элек бирелгән булган.

Губернатор журналистлар белән өстәл артында да күп аралашты. Ул “Бердәмлек”нең баш мөхәррире белән дә сөйләшеп торды. Ахырда Николай Иванович барыбызга да эшләгән эшләребез өчен рәхмәтләр әйтеп, яңа елда да уртак фи­кердә булып, Самара өлкәсе үсешенә бик күп файдалы өлеш кертүебезгә ышаныч белдерде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1177

2 комментариев

  1. столько лет эти люди несут нам добро и хочется выразить им свою благодарность и низкий поклон РЯХМЯТ СЕЗГЯ!!! РАХМЯТ!!!