Теләк һәм тырышлык булганда

Үткән гасырның туксанынчы еллары башында, бөтен илебез кебек үк, безнең Иске Мәчәләй авылында да күмәк хуҗалыгыбыз тарала башлады. Күп халык эшсез калып, бәхет эзләргә авылдан чыгып китте. Ә калганнары әле озак вакыт нәрсәгә алынырга белмичә аптырап йөрделәр. Барысы да күмәк хуҗалык булып яшәргә өйрәнгәннәр иде бит.

Рафаэль Галиулла улы һәм Әлфия Хәйретдин кызы Бәхтиевлар да шулай, бөтен илнең язмышын кабатлап, эш­сез калдылар. Нишләргә?! Әл­фиянең шәһәрдә яшәүче Халит абыйсы, гаиләнең хәленә кереп, авылда көнкүреш әйберләре сату өчен кечкенә генә киоск ачарга ярдәм итә.

Халит абыйларының матди ярдәме дә, эшкә рухландырып торуы да бушка китми. Рафаэльнең үзендә дә, Әлфиядә дә сәүдә итүгә сәләт булган, күрәсең. Ирнең әнисе Зәкия апа да гомер буе кибеттә эшләгән кеше бит.

Шулай әкренләп киоск зурая. Хәзер инде аның урынында “Нур” кибете балкып тора. Кайчан керсәң дә анда хәләл ризыклар, яшелчә-җимешләр, торт-прәннекләр ишелеп ята. Тора-бара гаилә бизнесын киңәйтү мөмкинлеге дә туа, һәм Бәхтиевләр күрше Подбельскида да тагын ике кибет һәм кафе ачалар.

Әйе, булсын дисәң күп эш­ләргә дә кирәк шул. Рафаэль үз куллары белән яңа өй дә җитештерде, кибетләрне төзүдә дә үзе башлап йөрде һәм сабыр да, акыллы да бу кеше барысын да булдырды. Ә Әлфиясенә ки­рәкле документларны булдыру, исәп-хисапны җайлау, ки­бетләрне рәсмиләштерү өчен ге­нә дә күпме йөрергә туры килде.

Бәхтиевлар эш-мәшәкать арасында балалары турында да онытмадылар. Кызлары Рузилә белән Руфия икесе дә югары белем алдылар. Руфия Марат исемле егеткә кияүгә чыкты. Рафаэль белән Әлфия әби-бабай да булдылар инде, хәзер оныклары Саматны сөеп туя алмыйлар.

Бу парны авылдашлар да бик ярата. Ярдәмчел эшмәкәрләр бөтен милли бәйрәмнәребезгә, мәҗлесләргә, авыру кешеләргә садакаларын кызганмыйча, мул итеп бирәләр. Ходай Тәгалә аларга икеләтә кайтарсын иде. Ә быел бу матур парның бергә гомер итүләренә 30 ел тула. Шушы бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.

Шамил Мамышев.

«Бердәмлек».

Просмотров: 888

Комментирование запрещено