Татарстанга килүче чит ил туристларының саны арта

F201205251050231194745622Чит ил туристларының Казан белән кызыксынуы соңгы елларда артканнан-арта бара. Дөньяның төрле почмакларыннан килүче кунакларны Татарстан башкаласындагы динамик үзгәрешләр, шәһәрнең бай тарихы, төрле конфессия вәкилләренең үзара дус-тату яшәве үзенә җәлеп итә. Боларның барысы да Татарстанны туризм базарының иң перспективалы юнәлешләренең берсенә әверелдерә.

Казан 2013 елда чит ил туристлары арасында Россиянең иң популяр шәһәрләре рейтингында 5нче урынны алды. Былтыр чит ил кунаклары арасында зур популярлык казанган юнәлешләр исемлегендә түбәндәге шәһәрләр бар: Мәскәү, Санкт-Петербург, Адлер, Екатеринбург, Казан, Түбән Новгород, Новосибирск, Владивосток, Сочи, Пермь.

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел республика башкаласында 1,5 миллионнан артык турист булган, бу Казанда туристлык тармагының торышы хакында сөйләүче җитди күрсәткеч булып тора. Хәзерге вакытта әлеге өлкәне үстерү буенча яңа программа әзерләнә, анда туризмның төрле юнәлешләре исәпкә алыначак.

Шул ук вакытта, Татарстан һәм Төркиянең туризм өлкәсендәге хезмәттәшлеге дә актив рәвештә үсеш кичерә. Мисал өчен, 2013 елның 9 аенда Төркия Республикасыннан Татарстанга 6 650 турист килгән, бу 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда 30 процентка артыграк.

«Татарстан төрек туристларының ихтыяҗларын һәрьяклап канәгатьләндерә. Казан-Истанбул туры рейслары, нык үскән рестораннар, кунакханәләр челтәре, мәдәният һәм телнең үзара охшашлыгы, дингә карата толерант мөнәсәбәтне нәкъ менә шулар рәтенә кертергә мөмкин», — дип белдерде Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов.
Татарстанга килгән чит ил туристлары башкалабыз Казан белән генә танышып калмый, әлбәттә. Борынгы Болгар каласы, Зөя утрау-шәһәрчеге, чал тарихлы Алабуга да дөньяның төрле почмакларыннан килгән кунакларда зур кызыксыну уята.

«Интертат».

Просмотров: 898

Комментирование запрещено