Шәхси хуҗалык туендыра

Савельев александрЗамананың шаукымлы җил­ләреннән качып, биек тауларга сыенып утырган Кләүле рай­онының керәшен авылы Назаровка тирәсендәге тау түбәләрендә кояш нурында ялтыраган ак кар бөртекләреннән күзләр камаша. Җиһандагы бу гүзәллеккә Александр Васильевич Са­вельевның пычкы тавышы да кушылгач, дөнья үзенә күрә аерым бер матур музыкага тибрәлеп тора сыман тоела башлый.

- Өйдә эшсез ятып булмый бит инде. Менә умарта ояларын яңартырга булдым әле, - дип каршы алды мине эштә тынгысыз хуҗа кеше.

Аннан соң ул миңа кышын кортларны саклый тор­ган бинаны да күрсәтте. Биредәге тынлыкка исем китте. Әйтерсең лә, кортларның җәйге актив тормышы булмаган да кебек. Александр әфәнде аларның кайчан уянып, эшкә керешүләре, язгы матавык­лары турында хискә бирелеп, сөйләде дә сөйләде. Бу уңган-булган ирнең туган авылын, үз хуҗалыгын яратуы әллә кайдан күренеп тора иде.

Хуҗалык буйлап дәвам ит­кән сәяхәтебез куяннар яшәгән сарайга килеп җитте. Куяннарның баш исәбе дә, умарталарныкы кебек үк, кырык баш икән. Алар шундый матурлар, сөеп-сыйпап туймаслыклар! Алларына солы, хуш исле яшел печән салып куелган. Александрның сүзләренә караганда, алар да бал кортлары төсле бик тиз үрчиләр, ана куян 12шәр -13әр бала китерә икән. Ә менә монда сарыклар бәэлдәшә. Аларның баш исәбе дә байтак кына.

Сарай артында зур гына бәрәңге бакчасы җәелеп ята.

- Биредә үстерелгән яшел­чә дә тормышта бик ярап куя. Үзем башкача беркайда да эшләмим, шушы хуҗалыгымдагы табыш көн итәргә җитеп тора. Хәләл җефетем Эльмира авыл мәктәбендә пешекче булып эшли, — дип сөйләде тормышы турында Александр.

Ул берничә ел элек шәһәргә китеп урнашкан булган. Тик әнисе үлеп китеп, карт әтисе ялгыз калгач, аңа гаиләсе белән авылга кайтырга туры килгән. Александр белән Эльмира үзләре яшь булсалар да, олы кызлары Катерина тормышын авыл егете Сергей белән бәйләп, әти-әнисенә бер онык бүләк итәргә дә өлгергән инде. Икенче кызлары Светлана шәһәрдә эшли, ә төпчекләре Дима авыл мәктәбендә алтынчы сыйныфта укып йөри.

Әйе. Назаровка авылы чыннан да бик матур. Биредә кем ничек булдыра ала, шулай тормыш алып бара. Яшьли эштә чыныгып, авыл тормышына күнегеп үскән кеше беркайчан да тормыш авырлыгына бирешеп, зарланып утырмый, киресенчә, гаиләсенең тамагын туйдырырга, тормыш алып барырга көч-куәт таба. Иң мөһиме, дәртең, теләгең генә булсын. Александр Васильевич Савельев кебек уңган булган кешеләр булганда Назаровка авылы яши һәм яшәячәк әле.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 906

Комментирование запрещено