Әбдеки, мәңге яшә!

Яңа елга багышланган ки­чәдә Шенталы районының Татар Әбдекие Мәдәният йорты авылдашлар, кунаклар белән шыгрым тулган иде. Сәхнәдә матур итеп бизәлгән зифа буйлы яшел чыршы басып тора. Берсеннән-берсе моңлырак җырлар яңгырый, дәртле биюләр башкарыла. Бәйрәм та­машасында катнашучылар авылдашларга, кунакларга яңа елда исәнлек-саулык, зур уңышлар, ак бәхетләр те­ләделәр.

Артистларга да, аларга бәйрәмне үткәрергә матди ярдәм күрсәтүчеләргә дә яраткан “Бердәмлек” газетабыз аша зур рәхмәт әйтәсе килә. Акча беркемгә дә күктән төшми бит ул. Ринат белән Гөлүзә Әбүсәетовлар көне-төне армый-талмый ит, сөт җитештерәләр. Рамил Рәҗәпов белән Илфат Тимергалиев та салкын Себердә айлар буе эшләп акча табалар. Ильяс Низамов белән Әгътәс абый Газизов Шенталыда яшәсәләр дә, туган-үскән авылларына гел булышып торалар. Бәйрәмдә ярдәм кулын сузучылардан — авыл җирлеге башлыгы Рәшит абый Зөлкарнаевның, пенсиядәге Җәүһәр апа Әхмәтвәлиеваның да исемнәрен атадылар.

Менә шундый ул безнең Татар Әбдекие халкы. Тырышып эшли дә, күңелле ял да итә белә.

Шушы көннәрдә генә милли сәнгатебезнең йөзек кашы булган Самара шәһәренең атаклы “Ялкынлы яшьлек” ансамбле дә әбдекилеләргә бик матур концерт күрсәтеп китте. Аларның барчасына, бигрәк тә җитәкчеләре Илгиз абый Колючевка, озын юлны кыска итеп килеп, безнең күңелебезне күтәргән өчен бөтен авыл халкы исеменнән зур рәхмәт әйтәбез. Аларны 2014 елның 8 июнендә Татар Әбдекие авылында үткәреләчәк өлкә авыллары Сабан туенда да көтеп калабыз.

Әбдеки, мәңге яшә!

Минем авылым урнашкан

Татарстан чигендә,

Шенталының, Самараның

Иң матур бер җирендә.

Әбдеки әйбәт күренә

Карасу тау башыннан.

Кайларда гына йөрсәм дә,

Күңелем сиңа ашкына.

Кырларыңда икмәк үсә,

Суларың бәреп чыга.

Җәйләрен җиләк җыябыз

Тәкә каенлыгында.

Эх, Татар Әбдекие

Матур инеш буенда.

Бөтенебез җыелышабыз

Синең җылы куеныңда.

Яшәсен, туган авыллар!

Беркайчан таралмасын.

Кайтыр җирем калмады”, — дип

Якташлар еламасын.

Мин ышанам, син яшәрсең,

Киләчәгең бар синең.

Син бит үзеңнең яраткан

Ул-кызларың үстердең.

Бөтен нәрсә вакытлыча,

Бар белән юк янәшә.

Авылыма васыятем -

Әбдеки, мәңге яшә!

Рөстәм НУРЕТДИНОВ.

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1006

Комментирование запрещено