Айдар Галимовка «Самар татарлары» журналын бүләк иттеләр

10Гастрольләр белән илебез шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыккан Айдар Галимов үткән җомга кичендә Самарда булып китте. 

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимовның концертында сәхнәдән яңа җырлар да, 24 ел дәвамында башкарылганнары да яңгырады. Халык артистның һәр чыгышын дәррәү кубып, көчле алкышлар белән каршылады, үзен чәчәк бәйләмнәренә, Самар кәнфитләренә күмде.  Җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова Айдар Галимовка «Самар татарлары» журналының яңа санын да бүләк итте.

10121532

Самар тамашачысы, һәрвакыттагыча, зәвыклы сәхнә бизәлешен дә, үзенчәлекле биюләрне дә, сәхнә тутырып төрле музыка коралларында уйнаучы музыкантларны да яратып кабул итте. Яңалык буларак, Айдар Галимовның Самарда узган быелгы концертында «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җырчысы Ринат Азизов та чыгыш ясады.

624

Римма НУРЕТДИНОВА.

Лилия РАХМАЕВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1541

3 комментариев

  1. Детишки-это хорошо,конечно! Но ,многие зрители высказали недовольства , детишки мешали смотреть концерт. Ведь есть мероприятия для детей, мероприятия для взрослых. Есть семейные мероприятия. А концерты вечерние, это для взрослых! Пожалуйста, давайте уважать зрителей, артиста! Уж совсем грудным то, наверно, не очень интересно смотреть эстрадный концерт для взрослых!

    • Детишки-детишкам рознь! Родители такие!

  2. Здорово! Айдара самарская публика любит, особенно детишки с удовольствием дарили ему конфеты! Айдар исполнил все капризы публики, без подготовки исполнил все запрашиваемые песни.