Базар аналитиклары бүген кризис турында авыз тутырып сөйли. Иң популяр басмалар халыкны тәфсилләп, ләззәтләнеп, килеп туган авыр хәл, киләчәктә тагын да авыррак булачагы хакындагы фаразлар белән тиендерә. Кемнәрдер без яңа аяк баскан 2014 елның икътисадта салмак кына түбән төшү белән барачагын, кемнәрдер икътисадый, сәяси һәм социаль катастрофалар вәгъдә итә.
Барысы да үтә, монысы да үтәчәк |
Элеккеге финанс министры Алексей Кудрин, мәсәлән, алда торган елны яңа меңьеллыкның иң начар елы булыр дип фаразлый һәм халыкка тоз һәм шырпы запаслары булдырырга киңәш итә, икътисадның моделен алыштырмыйча, финанс упкыныннан чыгып булмаячак дип тәкрарлый. Яңа икътисад моделе кирәклеге турында ләчтит сатучы икътисадчылар хәзер җитәрлек, аның нинди булырга тиешлеген әйтүчесе генә юк. Кризисның төп сәбәпләре контрольсез кәгазь акча басу һәм банк процентлары икәнен искә алсак, яңа модель алтын һәм көмеш акчага корылган һәм риба табышыннан башка булырга тиеш икәнлеге аңлашыла, тик бер генә аналитикның да йөрәгендә моны танырга кыюлык җитми. Бөтен дөньяны үз кулларында тотучы финанс спекулянтлары үзләренең җиңел табышларыннан баш тартырлар да иртәгә ниндидер яңа гадел икътисад моделе урнашыр дип хыялланырга ярамый, яңа системалар гадәттә озак вакытлы кан коюлардан соң гына туа.
Тоз һәм шырпы кытлыгы гадәттә илдә нәкъ менә гражданнар сугышы булганда гына яисә куәтле тышкы агрессия очрагында гына барлыкка килә. 2014 елда эш боларга ук барып җитмәс һәм тоз белән шырпыны тынычлыкта калдырырга кирәк дип саныйм мин үзем. Дөрес, кискен социаль тетрәнүләр алдан кисәтеп килми, кисәк кенә башлана да илнең сәяси картасын берничә көндә үзгәртеп тә ташлый. Без моны 1991-1992 еллар кисешкән мизгелләрдә бер кичердек, шуңа күрә кризис дип артык башны ташка орырлык итеп кайгырырга ярамый. Кризиска тыныч карарга тагын Сөләйман пәйгамбәрнең йөзеге турындагы риваять тә ярдәм итә. Ул риваятьнең берничә варианты бар. Берсен монда китерик. Тормышы бик нык авыраеп күңелсез була башласа, ул кулындагы йөзегенә карап көлеп җибәрә торган булган, имеш. Тормышының шатлыклы һәм күтәренке мизгелләрендә тагын шул йөзеккә карап моңсуланып та китә торган булган диләр. Йөзеккә исә: “Барысы да үтә, монысы да үтәчәк”, – дип язылган икән. Йөрәкләрен менә шушы фәлсәфә белән сугаручылар, кризис ничек кенә кискен булмасын, аның аша җиңел үтәчәк.
Минем үземнең акча янчыгым 2008-2009 елгы катастрофаны да сизмәде, яңа башланып килүче кризиска да бик әллә ни исе китмәс төсле, чөнки ул Хуҗа Насретдинның көче шикелле. Бервакыт урамда картлар гәпләшеп утыра икән. “Яшь чактагы көчләр бетте инде ул, хәзер куәт калмады”, – дип уфтаналар ди. Хуҗа бер дә аптырап тормаган: “Минем куәтем нәкъ яшь чактагы шикелле”, – дип куйган. “Ничек?” – дип аптырашканнар картлар. “Безнең капка төбендә зур таш ята. Мин аны яшь чакта да күтәрә алмый идем, хәзер дә кулымнан килми”, – дигән хуҗа. Әле дә күп кенә акча янчыклары телләрдән төшмәгән кризисны әллә ни сизми. Эрерәк капиталы һәм малы булганнар гына финас давылы шартларында активларын ничек сакларга дип борчыла. Кемдер акчасына күчемсез милек алып калырга тырыша, кемдер алтын коелмалар ала, кемдер үзенә евро-долларлардан торган “кәрҗин” булдырып мәшәкатьләнә. Бу активларның берсе дә ышанычлы түгел, әлбәттә. 2013 елда алтын бәясе төшү сәбәпле, Швейцария банкы 10 млрд долларлык югалту кичерде һәм акционерларына дивидендлар түләүдән баш тартырга мәҗбүр булды. Көнбатышның кәгазь валюталары да бер түбән сикерә, бер югары омтыла, финанс катастрофасы башланса, алар белән ни буласын алдан әйтеп булмый.
Күчемсез милек базары – шулай ук кризиска бик сизгер индикатор. 2012 елның сентябрендә, әйтик, Казанда 2625 фатир сатылган, 2013 елның сентябрендә 1426 гына. Түбәнәю 46 процентка якын. Шуңа күрә инде аналитиклар үткән сентябрьне күчемсез милек базары өчен “кара сентябрь” дип тамгалап та өлгерде. Квадрат метрларга бәяләр исә ноябрьдән башлап түбән тәгәрәргә тотынган: ноябрьдә түбәнәю 0,3 процент кына булса, декабрьдә инде 2,3 процент тәшкил итә. Кризис классик схема белән барса, түбәнәю проценты ике урынлы саннар белән исәпләнә башлаячак. 2008-2009 елгы кризис мисалы моны ачык күрсәтә. 2008 елның июлендә Казанда квадрат метрның уртача бәясе 41641 сум булса, 2009 елның августына, ай саен салмак кына түбәнәеп, 35396 сумлык “төп”не капшаган, ягъни түбәнәю бер ел эчендә 15 процентка якын булган. 2008 елгы финанс чоңгылыннан чыгу тиз булды, чөнки нефть бәясе тиз күтәрелде. Яңа аяк басып килүче кризисны исә барлык аналитиклар да озак сроклы һәм төпкә төшү тирән булачак дип бәяли.
Европаның кискен кризис кичерә торган илләре – Грециядә, Болгариядә бүген фатир бәяләре бөтенләй пүчтәк дәрәҗәдә, хәтта курорт шәһәрләрендә дә фатирны юнь бәягә сатып алырга мөмкин. Бу күзлектән караганда, фатир сатарга теләүчеләргә ашыгырга, ә алырга теләүчеләргә берничә ай сабыр итәргә кирәк дигән сүз бу. Дөрес, инфляция тәгәрмәче ике, хәтта өч урынлы саннар белән әйләнә башласа, бәяләр түбән төшмәячәк. Тик бу очракта инде сату да, алу да отышлы булмаячак.
Активларның, димәк, берсе дә ышанычлы түгел. Бер генә ышанычлы һәм сакларга кирәк булган актив бар, ул – сәламәтлек. Шуңа күрә тартасыз икән, ташлагыз, аракылы-сыралы өстәлләрдән читләшегез, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнегез. Стресс кичермәгез. Стресстан котылырга Хәсән әл Басри дигән мөселман галименең дүрт яшәү кагыйдәсе булыша. Монда шуның бар кеше өчен дә ярый торган икесен китерик. Тәкъдиргә ышанучы буларак, ул: “Минем ризыгым миннән башка беркемгә дә кермәячәк дип уйладым да, йөрәгем тынычланды. Минем эшлисе эшемне миннән башка берәү дә эшләмәячәк дип уйладым да, үз эшем белән мәшгуль булдым”, – ди. Стресска каршы гына түгел, кризиска каршы да бик яхшы рецепт булыр иде бу, әгәр кабул итсәләр.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 11, 25.01.2014/)
Просмотров: 797