“Идел Квест 2014” (Volga Quest 2014) Халыкара җигүле этләр ярышында катнашучылар, ниһаять, Тольяттидан Татарстанга да килеп җитте. Быел алар беренче мәртәбә тукталу урыны итеп Болгар һәм Зөя кебек истәлекле урыннарны сайлады.
Әлеге ярышны уздыру Идел буе төбәгендә күптән инде матур гадәткә әверелде. Аның максаты – илдә туризм үсешен тәэмин итү, чит ил халкын Россиянең аеруча кызыклы урыннары белән таныштыру. Быел бу ярыш 25 гыйнвар көнне башланып китте. Җиңүле этләр өчен 640 километрга сузылган трасса Тольятти, Ульян һәм Казан кебек зур шәһәрләр аша салынды. Читать полностью