Телче галимнәрнең әйтүенә караганда, татар теле дә, япон теле дә Урал-Алтай телләре төркеменә керә. Димәк, кардәш. Мәшһүр дин әһеле, мәгърифәтче Габдрәшит казый Ибраһимов (1857–1944) исә, гомумән, “тузга язмаган “ эшкә алына – XX гасыр башында, Япониягә барып чыккач, японнарны мөселман өммәтенә кертүгә керешә. Бу юлда шактый гына уңышка ирешә: илнең өч шәһәрендә, шул исәптән Токиода мәчет салына, куәтле генә татар-мөселман диаспорасы оеша, японнар арасында мөселманнар барлыкка килә. Япония хөкүмәте дә Габдрәшит казыйның эшчәнлегенә уңай карый.
Мәшһүр хәзрәт кая гына барып чыкса да, вакыйгаларның үзәгендә кайнаган. Истанбулга килгәч, аны татар-мөселман мәхәлләсенең казначысы итеп сайлыйлар. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, Берлиннан 80 чакрым ераклыкта, Вюнсдорфта мөселман хәрби әсирләре лагере төзелгәч, салынган мәчеткә аны имам-хатыйп итеп билгелиләр. Монда казыебызның төп эше – җомга вәгазьләре сөйләү һәм “Әл-җиһад” газетасы чыгару була. Гомеренең соңгы елларында, дистә елдан артык берөзлексез Токио мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфасын башкара һәм 1944 елны вафат булгач, Япония башкаласында җирләнә мәшһүребез. Дөресен әйткәндә, үлеп котыла хәзрәт. 1945 елны совет гаскәрләре, немец-япон илбасарлары белән хезмәттәшлек иткән дип, төрки-татар эмиграциясенең күренекле вәкилләрен, Габделхәй Мөхәммәт Корбангалиев кебек кешеләрне туган илләренә озатып, унар елга төрмәгә утырталар. 1935–1945 елларда Маньчжуриянең Мукден шәһәрендә нәшер ителгән татар мөһаҗирләренең “Милли байрак” газетасы әһелләрен – мөхәррире Ибраһим Дәүләткилде белән мөхбире Рокыя Мөхәммәдишкә унар ел “чәпиләр”. Хәзерге вакытта Истанбулда яшәп ятучы күренекле татар галиме Надир Дәүләтнең әти-әниләре болар. Надирны мәрхәмәтле милләттәшләребез – Ильясовлар уллыкка алып, Төркиягә алып китә. Надирның сеңлесе Фәридә исә төрмәдә туа. 2005 елны КДУ типографиясендә бу хакта “Рокыя Дәүләткилде: бер татар хатынының ачы язмышы” дигән китап дөнья күрде.
Билгеле, татар мөһаҗирләренә япон телен өйрәнү, җирле җәмгыятьтә үз кеше булып танылу ансат булмагандыр. Шул ук вакытта японнар арасында да татар телен су урынына эчкән, Алтай телләренә багышлап фәнни хезмәтләр язган телче галимнәр үсеп чыга. Һичшиксез, болар арасында иң күренеклесе – Сиро Хаттори. Ул, 1933 елны, өч еллык грант отып, Маньчжуриягә тел өйрәнергә китә. Биредә монгол, бурят, татар телләрен өйрәнә, аларның япон теле белән уртак тамырларын ачыклый. Харбинда торганда ул күренекле татар эмигрант-шагыйре Хөсәен Габдушевтан дәресләр ала, Хайлар шәһәрендә Пенза якларыннан чыккан татар эмигрант сәүдәгәре Агиевлар өендә яши. Шушы гаиләдә булачак хатыны – сәүдәгәрнең кызы Маһирә белән таныша. Мукден шәһәрендә нәшер ителгән “Милли байрак” газетасын Маһирә ханым Токиога, өенә яздырып алып укый. Табигый, Сиро әфәнде дә әлеге газета белән танышып барган. С.Хатториның улы әлеге газетаның шактый тулы төпләнмәсен үзләрендәге Симане университеты архивына тапшырган. 27 гыйнвар көнне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында үткәрелгән “Ерак Көнчыгыштагы төрки-татар мөһаҗирләре мирасы” дигән семинарда әлеге вузның Урал-Алтай телләре архивы җитәкчесе, Хатториның шәкерте Иноуэ Осама әфәнде катнашып, япон-татар багланышлары, тәгаен алганда, остазының архивында сакланган документлар хакында шактый кызыклы мәгълүмат җиткерде.
Төрки-татар мөһаҗирләре мирасын өйрәнү җәһәтендә эшләнми түгел, эшләнә. Әйтик, берничә ел элек ТР Милли китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә “Татар мөһаҗирләре фонды” булдырылган иде. Анда эмиграциягә бәйле байтак документ бар. Әмма аларның күбесе теге яки бу газета-журналның берничә нөсхәсе генә. Аерым алганда, бүген әлеге дә баягы “Милли байрак” газетасының барча саннарын табып алып, электрон вариантка күчерәсе бар. Тик бүгенгәчә Симане университеты архивында да аның барча саннары юк әле.
Семинар эшендә катнашкан КФУ профессоры Диләрә Госманова, Габдрәшит казыйның Вюнсдорф чоры эшчәнлеге турында тәфсилле мәгълүмат биргәч, әлеге лагерь зиратына җирләнгән Россия мөселманнарының (болар нигездә Казан татарлары) каберләрен тәртипкә китерү проблемасын күтәрде. Анда 2700 мөселман күмелгән икән. Аларның 1100е – безнең кардәшләр. Англия 1990 елда үз тарафын тәртипкә китергән. Россия өлешендәге әсирләрнең исемнәре дә ачыкланмаган, кабер ташлары да куелмаган.
Әлеге семинарны оештыру башлангычы белән чыккан КФУ доценты Лариса Усманова, эмиграция тарихын өйрәнү, мирасны барлау Россия белән Япония арасында толерант мөнәсәбәтләр урнаштырырга, тарихтагы ак тапларны бетерергә ярдәм итәр иде, дигән фикерен җиткерде.
Айрат Заһидуллин, үз чиратында, Г.Ибраһимовның “Даурелгаләм” дигән ике томлык елъязмасының төрек, япон телләрендә генә түгел, 2011 елны Согудиядә гарәп телендә дә дөнья күрүен искәртеп, хәзер Казанда татар, урыс телләрендә дә нәшер итеп, үзебездә фәнни әйләнешкә кертергә чакырды.
Семинарның төп оештыручыларының берсе булган, Тарих институтындагы милли мәгариф үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов исә соңгы елларда Германия тарихчылары белән уртак проектларының уңышлы тормышка ашырылуын, тәгаен алганда, шушы хезмәттәшлекнең күркәм нәтиҗәсе буларак, берничә ай элек кенә дөнья күргән “Образ татар в немецких архивах” китабын тәкъдим итте. “Идеологик фикер каршылыкларына, социаль тетрәнүләргә карамастан, татар халкы бер һәм бердәм. Мөһаҗирләр мирасын өйрәнү, барлау шуны раслый”, – дип әлеге эшчәнлекнең, тәгаен алганда, шушындый халыкара семинарларның дәвамлы уздырылачагын белдерде ул.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 13, 29.01.2014/)
Просмотров: 907