Җигеп этемне, киттем Болгарга…

2013-02-07_103628“Идел Квест 2014” (Volga Quest 2014) Халыкара җигүле этләр ярышында катнашучылар, ниһаять, Тольяттидан Татарстанга да килеп җитте. Быел алар беренче мәртәбә тукталу урыны итеп Болгар һәм Зөя кебек истәлекле урыннарны сайлады.

Әлеге ярышны уздыру Идел буе төбәгендә күптән инде матур гадәткә әверелде. Аның максаты – илдә туризм үсешен тәэмин итү, чит ил халкын Россиянең аеруча кызыклы урыннары белән таныштыру. Быел бу ярыш 25 гыйнвар көнне башланып китте. Җиңүле этләр өчен 640 километрга сузылган трасса Тольятти, Ульян һәм Казан кебек зур шәһәрләр аша салынды.

Россиядә халыкара туризмны камилләштерү өчен спортның нәкъ менә шушы төрен сайлау юкка түгел, чөнки җигүле этләр ярышының популярлыгы аеруча зур тизлек белән үсә. Катнашучыларга килгәндә, быелгы халыкара ярышта Россиянең Идел буе төбәкләреннән, Чукоткадан, Карелиядән, шулай ук АКШ, Чехия, Норвегия, Германия һәм Швеция кебек илләрдән каюрлар үзара көч сынаша.

Татарстанга җигүле этләр 30 гыйнвар көнне килеп җитәчәк. Аларның беренче тукталу урыны — Болгар. Әлеге истәлекле урында каюрлар ике сәгать ял итәчәкләр. Аннары алар Зөя шәһәрендә кунак булачак. Монда спортчылар 24 сәгатькә калырга уйлый.

“Идел Квест 2014” ярышының финалы исә 1 февраль көненә планлаштырылган. Ул тантаналы рәвештә Казан шәһәрендә тәмамланачак.

Просмотров: 869

Комментирование запрещено