Аның холкы – Коръән үзе

SONY DSCПәйгамбәребез (с.г.в.) 571 елда Рабигуль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы төндә Мәккә каласында дөньяга килгән. Григориан календаре буенча быел аның туган көне 12 — 13 январь төненә туры килде.

Соңгы вакытта Самара өлкәсендә Мәүлид аен зурлап билгеләп үтәләр. Мө­сел­маннар бу айда Коръән ашлары, мәҗлесләр үткәрәләр, бергәләшеп Пәйгамбәребез, аның якыннары, сәхабәләр, әрвахлар рухына багышлап догалар укыйлар, зикер әйтәләр, һидия-бүләк бирешәләр.

Гадәттә бу бәйрәмне мә­четләрдә, өйләрдә үткә­рәләр. Ә менә Самара өл­кәсенең региональ “Дуслык” һәм Самара шәһәренең “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев аны икенче ел инде Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда уздыруны кулай күрә. Бу шулай яхшыдыр да, чөнки чарада мөселманнарның күпләп катнашу мөмкинлеге туа.

25 январьда иртәнге сәгать унда Мәдәният сарае ак яулыклы апалар һәм кызлар, түбәтәйле абыйлар һәм малайлар белән тула башлады. Кая карама, танышлар, туганнар сөйләшеп, хәл-әхвәл сорашып торалар. Аларның мәчеттә еш булулары, бер-берсен яхшы белүләре күренеп тора. Менә мондый чаралар да татар мөселманнарын дин юлында берләштерү, Мөхәммәд пәй­гам­бәрнең, аның сәха­бәләренең үрнәгендә дингә якынайту өчен оештырыла бит.

Бәйрәмне башлап Региональ Ди­ния нәзарәте рәи­се, мөфти Талип хәзрәт Яруллин кыска гына вәгазь сөйләгәннән соң, Мөхәммәт пәй­гамбәргә салават-мәкбүлә әйтә башлады. Бөтен халык та урыннарыннан торып аңа кушылдылар: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр! Лә илаһә иллалаһ!” — дип барыбызның да бер халык, бер өммәт булып тәкъбир әйтүебез, бер Аллага ышануыбыз, аның пәйгамбәре Мөхәммәтне (с.г.в.) зурлавыбыз безне чыннан да берләштерде бүген.

Шушындый зур чара рәсми өлештән башка узмый, билгеле. Сәхнәгә Фәхретдин Канюкаев күтәрелеп, халыкны бәйрәм белән котлаганда: “Үткән елда шушы ук бинада үткәрелгән Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә киң катлам татар җәмәгатьчелеге, Татарстаннан, Чувашстаннан килгән күпсанлы кунаклар катнашкан иде. Оешмабыз бу матур традицияне дәвамлы итәргә булды. Безне ата-аналарыбыз ничек ислам тәгълиматларында тәрбияләп үстергән булсалар, без дә динебезне, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне балаларыбызга сеңдереп калдырырга тиешбез. Ә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган”, — дип сөйләде. Аннары ул бер төркем яшь имамнарга Региональ Диния нәзарәте һәм “Дуслык” оешмасы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров үзенең котлауларын пресс-секретаре Гөлназ Шәйхи, ә губернатор Николай Меркушкин өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова аша җиткерделәр. Надежда Петровна: “Региональ Диния нәзарәтенең милләтара тынычлыкны саклау эшенә керткән зур өлеше өчен губернатор Николай Иванович үзенең рәхмәтләрен җиткерә. Бүгенге катлаулы мохитта Россиядәге дүрт традицион диннең өммәтләре бер уйда, бер фикердә булса гына, без милләтара дуслыкны сак­лый алачакбыз. Рухи яктан сәламәт җәмгыять күпкә сәләтле бит. Өлкәбездә формалашкан традицион ислам да шундый көчкә ия. Региональ Диния нәзарәте бирегә күчеп килүче мигрантларны үз күләгәсенә алу, традицион ислам гореф-гадәтләренә күндерү белән шөгыльләнә. Бу изге эш Россия һәм өлкә хөкүмәте тарафыннан да хуп­лана”, — дип сөйләде. Өлкә хөкүмәте вәкиле Зубчаниновкада салынган “Болгар мирасы” мәчетенең попечительлек советы рәисе Гомәр Батыршинга һәм өлкә татар автономиясенең башкарма комитеты әгъ­засы Али Сөләймановка губер­на­торның Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләрен тап­шырды. Ә Минәхмәт Хәлиуллов шәһәр Думасы депутаты рәисе Александр Фетисовтан котлау сүзләре алып килгән иде. Ул да Фәхретдин Бәдретдин улына Рәхмәт хаты тапшырды. Рәсми өлеш бу юлы бик кыска булып, халыкны талчыктырмады.

Похвистнево районы мөх­тәсибе Илнур Гайнет­ди­новның Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы белән таныштыруы да кыскача, әмма бик эчтәлекле һәм кызыклы яңгырады. Аңар­дан соң Гали авылы мәдрәсәсе шәкертләре мөнәҗәт әйтергә чыктылар.

Беркемгә дә сер түгел, кайбер авыл имамнарына укымышлылык җитеп бетми әле. Россиянең Ислам университеты вәкиле Ринат Мозаффаров Казанның Ислам университетында төпле дөньяви һәм дини белем бирелүе турында тәфсилләп сөйләде. Күп шәкертләрне кызыктырырлык тәкъдимнәр белән кил­гән ул. Төрле агымдагы дин юнә­лешләрен белү өчен традицион ислам университетында белем алу һәркем өчен дәрәҗә булырлык. Шулай ук анда журналис­тика, лингвистика һәм экономика фәннәре белгечлеген дә алып була икән.

Казанның “Бәрәкәт” төркеме һәм Мингол Галиев башкаруындагы җырлар һәм мөнәҗәтләр халыкка бик ошады, әлбәттә. Сүз дә юк, артистлар белән ярышып булмый. Ә шулай да, үзебезнең башкаручылар күңелгә якынрак.

Үткән елда Чувашстанның атаклы Шыгырдан авылыннан килгән бер төркем кечкенә генә балалар, дин темаларына күренешләр күрсәтеп, шигырьләр, мөнәҗәтләр укып, безнең тамашачыларны хәйран калдырган булсалар, быел Камышлы районының Иске Ярмәк авылы балалары искиткеч чыгыш блогы алып килгәннәр иде. Аларны бәйрәмгә Иске Ярмәк мәчете имамы Габдулла Мөхәммәткәрим һәм ана теле укытучысы, “Ак каен” фоль­ к­лор ансамбленең алып баручысы Әлфия Баһаутдинова әзерләгәннәр. Диния Гыймадиева, Регина Фәретдинова, Лилия Шәйхетдинова башкаруындагы шигырьләр, “Сәет һәм шайтан” инсценировкасы беркемне дә битараф калдырмады. Шулай ук Камышлының хезмәт ветераны Зәкия апа Башарованың “Изге җомга” мөнәҗәте, Тольяттидан килгән Алиша һәм Лиза Жураеваларның чыгышлары күңелләргә май булып ятты. Ә Самараның “Яктылык” мәктәбе укучылары күрсәткән мөселман модасы күз явын алырлык иде.

Бәйрәмне тәмамлап, мөф­ти Талип хәзрәт Яруллин: “Мө­хәммәт пәйгамбәребез үзен­нән соң «Коръән» китабын һәм күпсанлы өммәтен калдырып китте. Без бөтен гамәлләребездә аңа охшарга тырышырга тиешбез. Аның сәхабәләреннән: “Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) холык-фигыле нинди булган соң?”- дип сораганнар. Сәхабәләр: “Аның холкы — Коръән үзе иде”, — дип җавап биргәннәр. Без барыбыз да Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш рәвешеннән үрнәк алып, яхшылык эшләүдә ярышып яшәсәк иде”, — дип, мөфти бәйрәмне йомгаклады.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1627

Комментирование запрещено