Иске Ярмәк авылындагы мөбарәк Мәүлид бәйрәме

мавлид камышлаИзге — Мәүлид бәйрәменең әһәмиятен аңлату, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, хак динебез юлына өндәү максаты белән Иске Ярмәк авылының мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Бу көнне, кышкы каты суыкларга карамыйча өлкәбездән һәм күрше районнардан кунаклар, дин әһелләре, шәкертләр килгән иде. Алар арасында район башлыгы Рафаэль Багаутдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин, Самара “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләймәнов, Гали авылы мәдрәсәсе ректоры Минтаһир Сираҗев, районыбызның һәр авылыннан имамнар бар иде.

Дини бәйрәм белән кунакларны, авыл халкын Рафаэль Багаутдинов котлап иң изге теләкләрен җиткерде. Талип хәзрәт Яруллин бәйрәм хөрмәтенә хәер-догасын биреп җыелган халык белән бергә салаватлар, тәкъбирләр әйтте, вәгазьләр сөйләде. Бәйрәм дәвамында төрле авыллардан килгән дин әһелләре, Иске Ярмәк авылының олы кунаклары: әби-бабайлар, абый-апалар Мәүлид бәйрәмең программасын карап сокландылар.

Бәйрәмнең төп темасы пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көнен бәйрәм итү, салаватлар, зикер шигырьләр әйтү, мөнәҗәтләр уку. Мәдәният йортында бәйрәм җырлы-көйле, тамаша итеп уйнап күрсәтү формасында барды. Иске Ярмәк урта мәктәбе укучылары, укытучылары Әлфия ханым Баһаветдинова белән бергә шигырьләр сөйләделәр, тамашадан өзекләр күсәттеләр, ә авылның ветеран агалары касыйдә әйттеләр, мөнәҗәтләр көйләделәр. Халыкны Самара “Нур” мәдрәсәсе һәм Гали авылы мәдрәсәсе шәкертләре үзләренең чыгышлары белән таң калдырдылар. Аларның көйләгән мөнәҗәтләрен тыңлагач, кичәгә килгән халыкның күзләренә яшьләр килде.

Аллаһыга шөкер, авыл халкы иманлы һәм халкыбыздан, бигрәктә балаларыбыз йөзеннән иман нуры балкып тора.

Бәйрәм хөрмәтенә сабыйларга, кичәне оештыручыларга бүләкләр дә тапшырылды.

Авылның мәдәният йортында уңышлы гына үткән бәйрәмнең икенче өлеше Аллаһы Тәгалә йортында- мәчеттә дәвам итте. Намазлар укыганнан соң ир-атлар мәчет йортында урнашкан мәдрәсәгә кереп Корбан шулпасы белән сыйланырга утырдылар.

Авылда гүзәл мәчет, мәдрәсә эшли. Мөселманнар өчен Аллаһы Тәгаләбезнең шундый матур йортлары бар, монда бер килсәң, кабат тагын киләсе килеп тора. Кунакка килүчеләр Иске Ярмәк халкының юмартлыгына, күркәмлегенә соклануларын белдерделәр. Коръәннәр укып, салаватлар әйтеп иң изге теләкләрен җиткәрделәр. Шушындый мул өстәлләр әзерләү өчен үз өлешләрен керткән мөселман кардәшләребезгә исәнлек-саулык, иминлек, динебезне дәвам итүчеләрдән булып яшәүләрен теләделәр. Авылның дини тормышын уңай гына алып барган, халыкны берләштергән, балаларга дини тәрбия бирүдә күп көч куйган имам Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримгә һәм мәчет эшләрен алып баручы картларга да рәхмәтләрен белдерделәр.

мавлид камышламавлид камышла.jpg2мавлид камышла.jpg3

Мәүлид бәйрәме Иске Ярмәк авылында берничә көн дәвамында уздырылды. Корбан ашларына авылның әби- бабалары, апа-сеңелләре, мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче балалар, төрле өлкәдә эшләүче хезмәткәрләр чакырылды. Ә мәҗлескә килә алмаган картларга, авыруларга бәйрәм хөрмәтенә күчтәнәчләр таратып чыктылар.

Менә нинди куанычлы вакыйгалар булып тора безнең төбәгебездә. Бу тормышның кадерен белеп, исәнлектә, булганына шөкер итеп яшәргә язсын иде барлык халыкка. Юкка-барга кулга корал алып якыннарына кайгы, афәт китергән кешеләргә уйланырга кирәктер.

Районыбызда дини чаралар дәвам итә. Мәүлид бәйрәмнәре мөбарәк булсын!

Киләсе елларда да шундый күркәм бәйрәмнәрдә утырып, иманлы, әхлаклы кешеләр белән аралашырга насыйп булсын.

Фәния Кәримова.

Автор фотолары.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1605

Комментирование запрещено