Илһамия ГАРИПОВА: “Шигырьләремне балаларым һәм оныкларым өчен язам”

42013 елның апрелендә Самараның Литвинов исемендәге мәдәният сараенда үткән шигърият кичәсендә иҗат җимешләрен беренче тапкыр тамашачы хозурына чыгарган каләм тибрәтүчеләр дә бар иде. Шулар арасыннан Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Яңа Усман авылында гомер кичергән Илһамия Гарипованың шигырьләре аеруча игътибарга лаек булды. Аларны кызы Гөлназ Биксалиева, оныклары Алия Биксалиева, Ильмаз һәм Исламия Гариповлар сәнгатьле итеп укып, тамашачыны тирән дулкынландырдылар. Әлеге чыгышлар югары бәягә лаек булдылар.

Җирле автор белән очрашу, танышу максаты белән Камышлы районы Яңа Усман авылына юнәлдем.

Үземне шагыйрә дип атарга җөрьәт итмим”

Авыл мине иркен урамнары, төзек матур йортлары белән каршы алды. Язмам героеның йорты нәкъ аның уртасында урнашкан иде.

Илһамия ханым бар яклап та килгән хатын-кыз икән. Ике катлы, иркен өендә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Аш-су бүлмәсендәге өстәлдә сыйлы табын сыгылып тора.

Менә мин килеп керү белән дә хуҗабикә каршы алып, табынга чакырды. Өстәл тирәли аның балалары һәм оныклары әниләренең пешергән ризыкларын мактый-мактый, чөкердәшә-чөкердәшә иртәнге чәй белән сыйланалар. Биредә нинди генә камыр азыклары юк — кабартма, коймак, өчпочмак, вак бәлеш, гөбәдия… Кыскасы, Илһамия апаның өстәлен тәмле, туклыклы милли ашлар бизи. Хуҗабикәнең сүзләренә караганда, аларны әзерләүдә аңа гаиләсе этәргеч булып тора. Аш-су тәмле булсын өчен ул бөтен күңел җылысын салып пешерергә тырыша.

- Мин бар эш-гамәлләремне дә балаларыма һәм оныкларыма багышлыйм. Шигырьләремне дә алар өчен язам. Иҗат җимешләремдә гаиләм әгъзаларына мөрәҗәгать итәм, аларга тәрбия бирәм, шигъри юллар аша үзләренә уй-хисләремне җиткерергә тырышам. Шуңа да үземне шагыйрә дип атарга җөрьәт итмим, – ди күзләреннән илаһи нур, татар хатыннарына гына хас итәгатьлелек, сабырлык бөркелеп торган бу сөйкемле ханым.

Сүзләр сүзгә бәйләнеп, әңгәмә акрын гына бүгеннән узганга күчә: дистә еллар дәвамында шушы матур мохитны кадерләп саклап яшәүче ханымның гомер йомгагын сүтәбез.

Илһамия ханым балалары һәм оныклары белән Яңа Усман авылындагы йортлары каршында.

Шагыйрә балалары Илһам, Гөлназ һәм Римма белән.

Шигърият кичәсендә “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, Илһамия Гарипованың шигырьләре белән чыгыш ясаган кызы Гөлназ Биксалиева, оныклары Алия Биксалиева, Ильмаз һәм Исламия Гариповлар.

Тәүге мәхәббәт кыйссасы

Илһамия Камышлы районы Иске Ярмәк авылында яшәүче Исламнур һәм Җария Сафиннар гаиләсендә эш сөючән, чибәр һәм акыллы кыз булып үсә. Мәктәп партасыннан ук рус һәм татар әдәбиятын яратып укый, самими хисләре күңел буасына сыешмаганга, бөек илаһи тылсымга – иҗатка тартыла. Әтисе аңа: “Әдәбият укытучысы булырсың инде син, кызым”, – дия торган була. Шуңа да карамастан Илһамия иптәш кызларына ияреп, Куйбышев шәһәренең медицина училищесына укырга керә.

- Дөресен әйткәндә, һөнәрем буенча эшләргә дә туры килмәде, әмма медицина буенча укуыма бер дә үкенмим. Мин һәрвакыт өемдәгеләр өчен шәфкать туташы булдым, иремә һәм балаларыма медик ярдәмне үзем күрсәтеп тордым, – ди Илһамия апа.

Дәүләт имтиханнарын бирү һәм диплом эшен яклар алдыннан студент кызны Куйбышевның беренче санлы бала табу йортына практика үтәргә җибәрәләр. Шушы вакытта ул Мәзгүт исемле чибәр егетне очрата да инде. Яшьләрнең танышулары нәкъ һинд киноларындагыча була…

Бала тудыру йортына Камышлы районы Яңа Усман авылыннан булачак әнине алып киләләр. Яшь хатын бигрәк тә күрше авылыннан булган Илһамия исемле шәфкать туташын ошата. “Йә, Ходаем, ничек син минем энем Мәзгүткә охшагансың, Илһамия туташ…”, – дип кызны аптыратып бетерә. “Мәзгүт армиядән кайткач, мин аңа синең турында сөйләрмен әле. Бәлки, сине эзләп тә килер. Шундый уңган һәм чибәр татар кызын ерак җибәрергә ярамый. Әле безнең Яңа Усман авылына килен булып та төшәрсең”, – дип көлдерә.

Шуннан соң озак вакыт та үтми ап-ак халатлы Илһамия каршына Мәзгүт исемле авыл егете килеп басмасынмы!..

Яшьләр бер-берсенә бер күрүдән үлеп гашыйк булалар, очраша башлыйлар, эч серләре, изге уй-ниятләре белән уртаклашалар, киләчәккә планнар коралар.

- Илһамия, минем белән авылга кайтасыңмы? Әйдә, җаным, менә күрерсең, бездән дә бәхетле пар булмаячак бу дөньяда, — дип кабатлый Мәзгүт Илһамиясен күкрәгенә кысып һәм кыз ризалаша.

Әйе, яраталар, бик яраталар, өзелеп сөяләр алар бер-берсен. Гөрләтеп туй ясыйлар. Алмадай өч бала үстерәләр, таудай дөнья корып, байлыкта-муллыкта яшиләр. Мәзгүт колхозда – баш бухгалтер, Илһамия кибет мөдире булып эшли.

- Шунысы бик кызганыч, карт белән карчык булып, кара-каршы тезне-тезгә терәп утырып, өстәл артында тәмле чәйләр эчеп, рәхәтләнеп тигез гомер итәргә тәкъдиргә язылмаган икән. Ә бит минем бөтен теләгем – Мәзгүтем белән бергә картаеп, үстергән балаларыбызга куанып, оныкларыбызның шатлыгын уртаклашып, парлы булып яшәү иде. Юк шул, гел без уйлаганча гына килеп чыкмый икән…

Бармаклар бит тигез түгел,

Гомерләр дә тигез бирелми.

Кемгә күпме тиешлесен,

Бер Ходаем билгели.

Алты ел элек җәйнең матур бер көнендә үземнең 32 ел бергә гомер иткән тормыш иптәшем, балаларымның әтиләре кинәт кенә безне калдырып, якты дөньядан мәңгелеккә китеп барды. Бу безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды…, - дип сөйли язмам герое.

- Мәзгүтем шулкадәрле сабыр, кешелекле, юмарт, акыллы, уңган ир иде. Аңарда бер кимчелек тә булмагандыр кебек. Оныкларыма васыятем шул: бабаларының исемен мәңгеләштереп, фамилияләрен Мәзгүтовка алмаштырсыннар иде, – ди хәләленең үлемен бик авыр кичергән Илһамия апа.

Илһамия һәм Мәзгүт Гариповлар оныклары белән.

Иҗатка тартылган, нечкә күңелле автор үзенең йөрәк әрнүләрен шигырьләрендә дә туплый:

Ачы хәсрәт килде башкаема -

Югалттым мин якын кешемне.

Үлгән артыннан үлеп булмый инде,

Түзәм, чыдыйм, кысам төшемне.

Урының оҗмахта булсын, – дип

Сорыйм ялварып Ходайдан.

Гүрең якты булсын, тыныч йокла,

Ташламабыз изге догадан…

(“Юксыну”)

….Кайтып булса әгәр яшьлегемә,

Сине сайлар идем мин, иркәм.

Күңелемнән бер дә чыкмыйсың,

Һаман сине уйлыйм кич-иртән.

Төшләремдә сине, Мәзгүт, күрәм,

Киңәшләшәм, сөйлим серемне.

Була шундый рәхәт, дөнья матур,

Аера алмыйм төштән үземне.

Күзләремне ачсам, югалтуның

Ачысыннан әрни күңелем.

Кабул итеп булмый сине кабат

Кайтаруы мөмкин түгелен…

(“Югалту ачысы”).

Асыл нәсел балалары

Хатын-кыз бәхете, шәхсән, Сезнең бәхетегез нәрсәдә, Илһамия апа?” – дигән сорауга ул тыйнак кына елмаеп: “Минем бәхетем ул – минем гаиләм, балаларым һәм оныкларымның шатлык-сөенечләре, өмет-хыяллары”.

Үсмер чакта канатланып күз алдына китергән матур хыялларымның чынга ашуына, вәгъдәләр биреп кавышкан сөйгән ярым Мәзгүт белән тәүге хисләребезне тапламыйча беребез өчен беребез җан атып, хөрмәт итеп яшәгән елларыбызга, тигез мәхәббәттә туган сөекле балаларыбызның чын кеше булып үсүләренә ихлас сөенәм, горурланам. Бәхет үзе шушы түгелмени, сеңелем?!” – диде һәм бераз уйланып торганнан соң фикерен дәвам итеп шигъри юлларын да укып китте:

Миңа сорау бирсәләр:

Бәхетлеме?” – дисәләр.

Бәхетем шул – балаларым

Кеше булып йөрсәләр…”.

Илһамия апаның балалары – улы Илһам, кызлары Гөлназ һәм Римма – тәртипле, инсафлы, яшьтән үк әти-әниләренә булышып, эшчән, миһербанлы, намуслы булып үскәннәр. Мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә, югары уку йортларын кызыл дипломнарга тәмамлаганнар, тормышта үз юлларын тапканнар, теләгән максатларына ирешеп яшиләр, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр, гаилә корып җибәргәннәр. Самарада яшәүче балалары сөекле әниләрен ялгыз калдырмыйча, үзләре белән шәһәргә алып киткәннәр. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә алар бергәләп авылдагы туган йортларына кайтып йөриләр.

Илһамия апа балаларына багышлап бик матур шигъри юллар иҗат иткән:

Балаларым!

Сез – туганнар, сезне җаннар түгел,

Каннар тартып бәйли үзенә.

Туганлыкны саклап, гел дә бергә

Атлагыз сез гомер үренә.

Бармак арасына ит үсми ул,

Ят кешеләр гел дә чит итә.

Бер-берегезгә кирәк, терәк булып,

Тату яшәүләргә ни җитә?

Бәхеттә дә, кайгыда да кеше

Туганына килеп сыена.

Кайгы-шатлыкларны уртаклашып,

Яшәгез сез гомер буена.

Әби белән үскән балалар тәртипле була, диләр бит. Илһамия апа – оныкларын тәрбияләүдә төп рольне башкаручы. Ул Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбендә белем алучы Исламиягә, Ильмазга һәм Алиягә кечкенәдән үк дини тәрбия бирә, үзләрен туган телебездә сөйләшергә өйрәтә. Әнә, шигърият кичәсендә без әлеге балаларның телебезне яхшы белүләрен, татар хәрефләрен дөрес әйтүләрен, әбиләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп укуларын күрдек.

Тәүфыйклы оныклар Исламия, Ильмаз, Алия дәү әниләре – Илһамия апа белән.

Укуыннан кайткачтын

Онык ишекне шакый.

Ул “Яктылык” мәктәбендә

1нче сыйныфта укый.

Авызы колагына җиткән,

Күзләре янып тора.

Ничә бишле алганымны,

Дәү әни, тизрәк сора!”

Мин авызымны ачканчы,

Дүрт бишле!” – димәсенме.

Һәр бишлегә биш сумымны

Белә ул бирәсемне!

Утырабыз аның белән

Кичләрен без сөйләшеп,

Җиде яшьлек оныгымнан

Мин – гади бер өйрәнчек.

(“Бишле хакы”).

9 яшьлек Исламиянең озын-озын Коръән сүрәләрен укып, ничәмә буын ата-бабаларының исемнәрен атый-атый дога кылганын күрсәгез иде сез! Мин моны таң калып күзәттем…

Ислам нуры, Коръән сүрәләре

Сафландыра изге хисләрем.

Раббем Аллам ризалыгы өчен

Дога кылам иртә-кичләрен.

Үзем белгән Коръән сүрәләрен

Чын күңелемнән укып юанам.

Җитешсезлек, хаталарым булса,

Ярлыкачы, Раббем, бер Аллам!

Бу дөньядан киткән якыннарым

Миннән хәер-дога көтәләр.

Алар рухларын зурлаганда

Көннәр тыныч, матур үтәләр, – дип яза тәүфыйклы оныкларның дәү әниләре – Илһамия апа.

Бу гаиләдәге җылылык, ихласлылык, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрдәге эчкерсезлек, тирән хөрмәт мохитында күп булса, бер сәгать торылгандыр. Тик шул кыска гына вакыт эчендә озын гомергә җитәрлек рухи канәгатьләнү алдым. Иң мөһиме, бәхет, хатын-кыз бәхете турындагы уй-фикерләрем тупланган күңел сондыгына бик тә кирәкле тагын берничә бәяләмә өстәлде. Игелекле, шәфкатьле кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була һәм башкаларны да бәхетле итә ала.

Римма НУРЕТДИНОВА.

«Самар татарлары».

Просмотров: 1747

2 комментариев

  1. Илһамия укытучы булмаса да, кунел җылысын иҗаты аша бирә

  2. Римма туташ, бик тә эчтәлекле дөрес язгансыз.Әгәр Ильхамия укытучы хөнәрен алган булса, күпме бала бәхетле булган булыр иде.Кызганычка каршы ул үзенең талантын балалары һәм оныкларына гына бирә ала.