Озак, исән-имин яшәгез, ветераннар!

ЮнусовыКеше тормышының һәр көне могҗизага тиң, диләр. Менә мин сөйләячәк бу бәхетле парның да күпләребезгә үрнәк булырлык итеп яшәвенә сокланып караучылар байтак. Яшьли кавышып 50 ел бергә гомер итү — бу үзе бер зур бәхет бит!

Аларның икесе дә — Рәшит тә, Саимә дә ишле гаиләдә сугыш тәмамланган елларда туып, тормышның ачысын да, төчесен дә татып үскән кешеләр. Рәшитнең әтисе Габделгазиз абзый, сугышта аягын яралатып инвалид булып кайтса да, авыл халкына бура бурап көн күрә, балаларын да үз һөнәренә өйрәтеп үстерә. Бигрәк тә эшнең авыр очы малайларның өлкәненә – Рәшиткә эләгә.

Без Рәшит аганың булачак хатыны Саимә белән авылның бер урамында яшәп, бер сыйныфта укып үстек. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, шулай ук бергә сыер савучы булып фермага эшкә бардык.

Саимәнең 17 яшендә авыл егете Рәшиткә кияүгә чыгуы әле дә хәтеремдә. 1963 елның 27 декабрендә Яңа ел алдыннан бик матур итеп туй төшергәннәр иде алар. Менә шуннан бирле 50 ел гомер үтеп тә киткән. Бу әле кичә генә булган кебек тоелса да, ярты гасыр гомер бик тә озын икән бит ул. Күңел хәзинәләреңне барлап карасаң, эченә кереп югалырсың да чыгарга юл таба алмыйча интегерсең.

Туйдан соң озак та үтми, Рәшитне армиягә алалар. Саимә ике ай ярымлык улы Рәфгатьне кочаклап, аны елый-елый озатып кала. Ул вакытта армиядә хезмәт итү өч ел иде бит. Берничә көнгә генә ялга кайтканда Рәшит Саимәсен үзе белән алып китә. Ә инде хезмәте тәмамлангач, бергәләп туган авылларына кайтып төпләнәләр һәм үзләренә кечкенә генә бура сатып алып, өй төзеп керәләр. Икесе дә колхозда эшлиләр, Рәфгать янына тагын дүрт бала – Рамил, Равил, Зөмфирә, Салават өстәлә. Барысы да үсеп җитеп, аерым йортлар салып, үз тормышлары белән авылда яшәп яталар, өчесе бер үк урамда бит әле. Бары тик Равилләре генә юк инде бу дөньяда. Кинәт кенә авырып, 29 яшендә вафат була ул. Аның үлеменә инде 17 ел үтеп киткән, ә ата-ана күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яра булып кала бирә. Ә Рәшит белән Саимә Юнысовларның бүгенге көндә тугыз оныклары һәм бер оныкчыклары да бар инде. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар бер дә картлыкка бирешергә теләмиләр әле – йорт тутырып мал, кош-корт асрыйлар, теплицаларында помидор үстереп саталар.

Менә шушы тырыш, уңган гаилә балалары, оныклары, туган-тумачалары, күршеләре, авылдашлары белән бергә җыелып үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, юбилярларны үз исеменнән дә, авылдашлары исеменнән дә котлап, бүләген тапшырды. Похвистнево район башлыгы Юрий Рябов та Юнысовларга рәхмәт хаты җибәргән иде. Гомумән, тәбрикләүчеләр бик күп булды. Үзешчән артистларыбыз Рәшит белән Саимә Юнысовларга багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар. Мин дә Саимә дустыма үзем чиккән алъяпкычны бүләк иттем. Ә Рәшит аганың түш кесәсенә шулай ук чигүле кулъяулык тыктым. Шулай авылдашларыгызга яхшы үрнәк күрсәтеп, озак исән-имин яшәгез әле сез, безнең мөхтәрәм ветераннарыбыз!

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 952

Комментирование запрещено