Озын гомерле гаилә

docs.mail.ru Бәхет акчада түгел, ә күңел байлыгында, дип саный Алакаевка авылында яшәүче КУРМАКАЕВЛАР гаиләсе

 Быел көзен Зәлифә һәм Әбделхәй Курмакаевлар бер­гә гомер итә баш­лау­ла­рының 55 еллыгын бил­геләп үттеләр. Алар әле ерак 1958 елда кояшлы Үз­бәкстанда танышкан бул­ган­нар. Зәлифә тумышы белән Кошки районының Моисеевка авылыннан. Зур гаиләдә үсеп килә торган кызның әнисе вафат булгач, әтисе биш бала белән берүзе кала. Бик авыр була аңа, әлбәттә. Шуңа күрәдер инде Үзбәкстанның Карши шәһәрендә яшәүче туганнары кызны Үзбәкстанга алып китә. Зәлифә шунда 7 сыйныфны тәмамлый һәм шәфкать туташлары әзерләүче училищеда укый башлый.

 Кызның насыйп яры да шул тирәдә генә йөргән икән. Әбделхәй армиядән кайтып, җирле хәрби комиссариатка эшкә урнаша. Беренче очрашуда ук яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына, һәм алар туй уйнап, Әбделхәйнең әтисе һәм әнисе белән бергә яши башлыйлар. Ә бер-бер артлы балалары тугач, башка чыгып үзләренә матур һәм зур өй салып керәләр.

 Курмакаевларның лачын кебек өч уллары — Әнвәр — политехник институтын, Ринат — хәрби училищены, ә Рәфыйк Мәскәүнең төзү институтын тәмамлап, эшли башлыйлар. Гөрләтеп уздырган туйлардан соң әби-бабаларын сөендереп, оныклары дөньяга килә башлый.

 …Тик шундый шаулы-гөрле тату тормышны кара кайгы аяз көнне яшен суккандай ерта да куя. Олы уллары Әнвәрнең эшендә хәвеф-хәтәр чыгып, ул 38 яшендә вафат була. Ике баласы белән тол калган Зәйтүнә киленнәре иренең үлемен бик авыр кичерә, һәм шушы зур кайгыны күтәрә алмыйча дүрт ел дигәндә ул да үлеп китә. Балалар әби белән бабай кулына калалар.

 Әбделхәй белән Зәлифә бу вакытта Самара өлкәсенең Алакаевка авылына күчеп кайткан булалар инде. Алар бу урынны матур табигате өчен яраталар. Милләттәшләребез дә анда күпләп яши. Курмакаевларны Алакаевка татарлары бик җылы каршы алалар, хәзер дә ярдәм итешеп, ашка йөрешеп, дин йолаларыбыны үтәп бик матур яшиләр алар.

 Әби белән бабай ятим калган оныкларын беркемгә дә бирмиләр, үзләре үстереп аякка бастыралар. Хәзер инде икесе дә үз тормышлары белән яшиләр. Олысы өйләнде, балалары да бар инде. Ә кечесенә әле 23 яшь кенә.

 Курмакаевларның уртанчы уллары Ринат та алардан ерак түгел, Самарада гына яши, әти-әни йортын онытмый. Ә менә Рәфыйк — Мәскәүдә. Ераграк булса да, мөмкинлек булган саен гаиләсе белән кайтып җитә.

 Әйе, әчесен дә, төчесен дә күп татыдылар бу кешеләр. Әмма сынмадылар да, сыгылмадылар да. Алар ир белән хатын буларак мәхәббәтләрен гомерлеккә саклап, 55 ел буе бер-берсенә терәк тә, юаныч та була белделәр. Шул ук вакытта ата-ана бурычын да, әби-бабай бурычын да тулысынча үтәп, бүген хөрмәттә яшиләр. Аларга карап торуы да сок­ландыргыч бит. Әбделхәй әле дә Зәлифәнең күзләренә елмаеп кына карый, “минем Хәйдәровнам” дип кенә тора. Ә Зәлифә аңа “бабаем” дип дәшә. Әйтерсең 55 ел гомер дә үтмәгән, мәхәббәт тә, болытсыз киләчәк тә алда әле. Әйдә, шулай булсын да. Бу матур пар бер-берсенә куаныч, балаларына сөенеч булып, оныкларына үрнәк булып тагын озак еллар яшәсеннәр иде.

Затия һәм Әмир ГЫЙЛАҖЕВЛАР.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1055

Комментирование запрещено