Azatlyk Radiosy: «Самар татарлары корылтай уздырырга җыена»

35023A91-5A99-43C3-8342-F563D1CBFA9A_w640_r1_s_cx0_cy10_cw89«Туган тел» Самар өлкә татар җәмгыяте зур җыен уздырды. Анда өлкәнең авыл һәм шәһәрләреннән килгән вәкилләр алдында Самар, Тольятти, Сызран, Яңа Куйбышев шәһәрләрендәге татар җәмгыятьләре әйдаманнары һәм авыллардан килгән вәкилләр бүгенге татар проблемнары турында сүз алып бардылар.

Җыенны оештырган «Туган тел» җәмгыяте рәисе, профессор, банкир Ильяс Шәкүровның төп максаты — май аенда Самар татарлары корылтаен уздыру турында халык вәкилләренең фикерен ишетү иде.

Җыенны Самар губерна депутаты Гомәр Вәлитов алып барды. Җыйнак кереш сүзендә тирән фикерләр әйтергә өлгерде һәм милли хәрәкәттәге йомшак якларны әйдаманнарга ипле генә яңгыратты. Менә аның чыгышыннан берничә фикер:

Ильяс ШәкүровИльяс Шәкүров

«Идел буе һәм Самар төбәге борынгыдан татарлар яшәгән җирләр. Бүгенге көндә чит төбәкләрдән башка милләтләр безгә күпләп килделәр. Самар төбәгендә тынычлык булсын өчен без бердәм һәм барысыннан да алда булып үрнәк күрсәтеп яшәргә тиешбез. Бу бигрәк тә милли оешмаларга кагыла. Шуны да истән чыгармаска кирәк. Ир бар җирдә ил бар дигән бабаларыбыз. Илебез, милләтебез яшәсен өчен безгә чын ирләр булып яшәргә кирәк. Алдыбызда гаҗәеп зур бурычлар тора — телебезне саклау. Тел булса — милләт бар. Бу чараны уздыру — шул олуг максатның берсе».

Гали авылыннан Расыйх Латыйпов:

«Русия Федерациясендә дүрт мең татар авылы бар. Шулар арасында Гали авылы уңышлыларның берсе. Менә хәзер мәктәпләр ябыла дип зарланалар. Ничек ябылмасын бала тумагач! Аның өчен халыкны эш белән тәэмин итәргә кирәк. Авылыбызда ике меңгә якын кеше яши. Даими эш урыннары булдырып торабыз.

Авылдан чыккан читтәге йөз эшбатырны чакырып авыл җыены уздырдык. Авылның киләчәк планын төзедек. Нәтиҗәсе сиздерә. Авылда елда егерме бала туа. Мәктәптә өч йөз бала белем ала. Татар теле укытыла. Самар татарларының җыенын зурлап уздырырга кирәк, аның исеме мөһим түгел, җыенмы, корылтаймы».

«Дуслык» оешмасының җитәкчесе, Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев корылтай җыюга каршылыгын белдерде. Шул ук фикерне аның идеологы Идеал Галәутдинов кабатлады.

Чыгышлар күп булды. Милләт язмышы турында борчылып сөйләделәр. Күпчелек тавыш белән май аенда Самарда Самар татарларының корылтаен уздыру турында карар кабул иттеләр. Әлбәттә, Самар өлкә түрәләре рөхсәт биргән хәлдә.

«Туган тел» җәмгыяте рәисе Ильяс Шәкүров рөхсәт сорап губернаторга хат юллады.

Шамил БАҺАУТДИН.

azatliq.org

НА ЭТУ ТЕМУ:

Сызран шәһәренең «Туган тел» җәмгыяте рәисе Галиулла ГАБДЕРӘШИТОВ: «Еламаган балага имчәк каптырмыйлар»

* * *

Харида ДАШКИНА: «Мне непонятны позиции тех людей, которые против проведения съезда…»

* * *

Азат НАДИРОВ: «Власть не оценит съезд как направленный против нее инструмент. Это большое заблуждение!»

* * *

Винер НУРМУХАМИТОВ: «Не играйте с огнем!»

* * *

Нурсинә ХӘКИМОВА: «Татар корылтае — бик тә кирәкле эш-гамәл!»

* * *

Шамиль Абульнагимович АХМЕРОВ: «Татарский народ – это не стадо, а община, коллектив личностей, имеющих собственное мнение о проблемах татарского народа!»

* * *

Ринат СЫТДИКОВ: «Считаю, что проведение съезда имеет место быть, но под руководством ТНКА»

* * *

Кошки авылында яшәүче татар җанлы Мәсгуть абый Кыямов: «Һичшиксез, җыелып сөйләшергә һәм татар авылларын саклап калу мәсьәләсен корылтай резолюциясенә кертергә кирәк!»

 * * *

Расыйх ЛАТЫЙПОВ: «Корылтай өлкәбез татарларына, бәхәссез, бик кирәк!»

* * *

Заслуженный работник транспорта Российской Федерации, руководитель ЗАО «АГРОАВТО» Наиль Гарифович ТАХАУТДИНОВ: «Необходимо сообща наметить пути выполнения проблем татарского сообщества!»

 * * *

Татар “каймагыннан” май язылмый калмас

* * *

РЕЗОЛЮЦИЯ I собрания социально-статусных представителей татарской нации Самарской области

* * *

ПРОТОКОЛ собрания «Самар татарларының каймагы»

* * *

Фотоотчет №2: в Самаре прошло мероприятие под названием «Самар татарларының каймагы»

* * *

Фотоотчет №1: в Самаре прошло мероприятие под названием «Самар татарларының каймагы»

Просмотров: 1159

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>