Беренче буразна салучы

 docs.mail.ruШушы көннәрдә үткән ел ахырында автомобиль фа­җигасендә һәлак булган мил­ләттәшебез Исмәгыйль ӘМИНОВның кырыгы бил­геләп үтелде.

Исмәгыйль Мирза улы Әминов Тольяттида 80нче еллар ахырында кузгалган татар милли хәрәкәтенең беренче буразналарын салучылар арасында иде. Ул Ульян өлкәсе, Иске Майна районы Иртуган авылында 1949 елда дөньяга килә. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткан егет АвтоВАЗга урнаша һәм 40 ел буе бер урында эшли. Пенсиягә чыккач та берничә ай гына ял итеп өлгерә, җитәкчеләре аның кебек белгечләрдән башка эш бармавын аңлап, Исмәгыйльнең кабат эшкә чыгуын үтенәләр.

Татар авылында туып-үскән Исмәгыйль җаны-тәне белән татар рухлы кеше иде. Тольяттида “Туган тел” татар-башкорт оешмасы барлыкка килгәнче үк Исмәгыйль Әминов милли чараларда актив катнаша башлый. Ул 1987 елда Ставрополь шәһәренең 250 еллыгын бәйрәм иткәндә “Русь” универмагы каршындагы мәйданда уздырылган Сабантуйны оештыруда катнаша. Ике ел үткәч, нәкъ шул энтузиастлар, милли байракны югары күтәреп, Тольятти татарларын һәм башкортларын уяттылар. Исмәгыйль Әминов үзенең фикердәшләре Вәлиян Әхмәдиев, Фәргать Зыятдинов, Ирек Ситдыйков, Миңлегөл Мохитова, Луиза Насыйрова, Наил Заһретдинов, Ирек һәм Роза Кәримовлар, Али һәм Гөлшат Тугушевлар, Нурмөхәммәт Ярмиев, Тәнзилә Хәйруллина, Роза Заһидуллина, Наилә Әбла­тыйпова һәм башкалар белән Сабантуй, Нәүрүз, “Уйнагыз, гармуннар!” кебек бәйрәмнәр үткәреп килделәр, туган телне өйрәнү буенча якшәмбе сыйныфлары ачтылар һәм тагын бик күп башка файдалы эшләр башкардылар.

Әйе, Тольятти татарлары шәһәр өчен, илебез өчен зур хезмәт куялар, безнең бай мәдәниятебез һәм рухи мирасыбыз, матур телебез һәм гореф-гадәтләребез бар икәнен бөтен дөньяга белгертәләр.

Ә Исмәгыйль аганың соңгы еллардагы җәмгыять эшчәнлеге яшьләр белән тәҗрибә уртак­лашуга әверелгән иде. Бәй­рәмнәр оештыруда зур тәҗ­рибәсе булган кеше буларак, ул алмашка килгән егет-кыз­ларга белгәннәрен сөйләп, күрсәтеп калдырырга тырышты. Әллә инде озакламый юл фаҗигасенә эләгеп вафат булачагын сизенде микән?!

Без Исмәгыйль абый Әми­нов белән егерме биш ел буена бер эш башкарганга күрә, миңа аның белән еш кына очрашып, фикер алышып торырга туры килде. Ульян ягы татарларына хас азаккы иҗекләрне сузып әйтә торган матур сөйләме әле дә колагымда яңгырый сыман. Гел елмаеп кына торучы, тыйнак, сабыр, чыдамлы холыклы кеше иде ул. Шундый булып хәтеребездә калыр да…

Шамил ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1213

Один комментарий

  1. Не верится(((( Был в свое время депутатом Тольяттинской городской думы. Бик акыллы кеше иде. Что же такое творится ? Еще был депутатом Хасанов (имя забыл), сын военнослужащего, тоже умнейший человек, работал в свое время руководителем Дома пионеров. Тоже умер, непонятно от чего. Такое впечатление, что смерть (или кто-то еще) охотится за лучшими представителями татарского народа. Жаннете булсын жаны.

    Уточняю, Тольяттинского городского Совета, который, как и все остальные советы, был распущен Б.Н.Ельциным в 1991 году.